ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Куркыныч шаярулар
06.12.2021
Наркотикларга каршы айлык кысаларында тәрбиячеләр "Куркыныч шаярулар" дигән мәгълүмати сәгате үткәрделәр. Укучыларны начар гадәтләргә юк дип әйтергә кирәклеген өндәп алар белән көрәшергә, кисәтергә дә кирәклеген искәртеп уздылар. Чара ахырында балалар "Үзләренә тормыш бүләк ит" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, зарарлы гадәтләр һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында материал тәкъдим ителде.
-
06.12.2021
Бүген, 6 декабрьдә, Түбән Табын интернат мәктәбе спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.Әлеге чарага Мөслим районының 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Фестивальне ачу тантанасында мәктәп директоры Хәбибуллин И. Р., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров И. Р. һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, хөкемдар Фәттахов Р. К. чыгыш ясадылар.
Фестивальдә катнашучыларны төрле спорт сынаулары көтә иде. Ә барысы да төгәл теркәлсен һәм ярышлар беркетмәсенә кертелсен өчен, ГТО фестивалендә һәр этапта судьялар командасы вәкилләре эшләде. Ярышлар эмоциональ узды, балалар бер-берсен, ә рекордка баручыларны алкышлар белән каршы алдылар. Егетләр дә, кызлар да сынауларны лаеклы үтәделәр.
Чара ахырында балаларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәбибуллина Л. Я. уңышлары белән котлап, җиңүчеләрне тәбрикләде. -
06.12.2021
Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре " Эх күңелле балачак! Уйнап-биеп, усэр чәк!" дип исемләнгән чара белән бездә булып киттеләр. Анда балалар төрле башваткычлар, табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чара ахырында һәр бала татлы күчтәнәч белән бүләкләнде.
-
03.12.2021
Мәрхәмәтлелек декадасы уңаеннан, 2 декабрь көнне 7-9 сыйныф укучылары тәрбиячеләр белән бергә кинотеатрда булдылар. Кинотеатрга баруның максаты булып җәмәгать урыннарында аралашу күнекмәләрен, үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру торды.
Кинотеатрда мультфильм караудан алган тәэсирләре һәм телевизордан шул ук мультфильмны караудан алган тәэсирләре белән чагыштыруы кыен. Ә мәктәп дуслары белән мультфильм карарга һәрчак кызык. Кинотеатрга кадәр бергә узган юл, фильм карау вакытында фикер алышу-барысын да якынайта. Һәм бу кинотеатрга күмәкләп бару зур булмаган бәйрәмгә әверелде. Ә мультфильм гыйбрәтле иде: балаларны игелекле, дустанә булырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә торган. -
Декада инвалидов
02.12.2021
1 декабрьдә инвалидлар декадасы башланды. Шул ук көнне 7-9 нчы сыйныф укучылары тәрбиячеләр белән бергә балалар сәнгать мәктәбенә экскурсиягә бардылар .
Әлеге чараның максаты-тәрбияләнүчеләрнең сәнгать остаханәләре турында белемнәрен актуальләштерү,шулай ук сәнгать һәм халык иҗатының төрле жанрлары белән таныштыру. Тәрбияләнүчеләр мәктәпкә йөрүче балаларның эшен карау мөмкинлегенә ия булдылар . Уку укыту эшләре буенча директор урынбасары Деникаева Р.Р. балаларга сәнгать мәктәбе эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Рәсем укытучысы Талипова Г. "Яхшылык учагы" акциясе үткәрде, хореография укытучысы Солтанов Б. Р. һәм театр эшчәнлеге буенча педагог Замалова Л. Р. мастер-класс үткәрделәр. -
01.12.2021
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балигъ булмаган балалар һәм яшьләр арасында наркомания ВИЧ (СПИД) кебек начар авырулар таралу проблемасын аңлау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, 3группа укучылары белэн мәктәбебез медицина хезмәткәре Хасанов И.М әнгәмә үткәрде.
-
01.12.2021
Бүген ,1-9 сыйныф укучылары өчен"Кышкы юлда куркынычсызлык кагыйдәләре" исеме астында сыйныф сәгатьләре узды. Укытучылар,укучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен тагы бер кат искәртеп уздылар,инструктаж алдылар.
-
01.12.2021
1 декабрь-Бөтенроссия СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Мәктәп психологы җитәкчелегендәге Мөстәкыйль балалар отряды "Стоп Вич/спид!"исеме астында чара үткәрделәр.Гильфанова Г.Г. куркыныч авыруның килеп чыгу тарихы турында бәян итте, профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен "Фактлар һәм мифлар"дигән уен үткәрелде. Акция нәтиҗәсендә көн символы-авырудан үлгәннәрне искә алу йөзеннән плакатта кызыл тасманы беркеттеләр.
-
"Мы и наше настроение!"
30.11.2021
С учащимися 5 класса психолог провела занятие"Мы и наше настроение!" На уроке ребята учились эмоциональной компетентности, учились распознавать эмоциональное состояние свое и других людей. Ребята поняли, как важно быть в хорошем настроении, потому что оно влияет на общую работоспопобность, вспомнили, как цвет влияет на самочувствие, узнали, что настроение можно создавать и изменять с помощью некоторых приемов. В конце занятия детям получили "Психологические зеркала" с приемами повышения настроения.
-
"Без-тылсымчылар"
29.11.2021
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында Гильфанова Г.Г. 7сыйныф укучылары белән "Без-тылсымчылар" исеме астында дәрес үткәрде. Психолог балаларны арттерапия ысулының берсе булган "Нейрография" алымын кулланып, психологик халәтне гармонияләштерергә абстракт фикерләүне үстерергә ярдәм итте.