ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Занятие "Ежики-орешки"
17.12.2021
С младшей группой ребят психолог провела занятие "Ежики-орешки!"
Игры с мячиком — ёжиком можно использовать ежедневной. Конечно «ёжик» развивает ручную умелость, мелкую моторику, формирует навыки выразительности, пластичности в движении. А ещё он делает ребёнка активным, бодрит его и активизирует. Закругленные массажные шипы на поверхности мячика воздействуют на биологически-активные зоны кожи и способствуют улучшению состояния всего организма. Игры с мячом — это высокоэффективный, универсальный, доступный, абсолютно безопасный метод оздоровления детей и взрослых. -
Әңгәмә
16.12.2021
Татар халкының яшәү рәвеше һәм ислам диненең сәламәт тормыш алып барудагы роле турында, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында сөйләшү максатыннан Муса хәзрәт укучылар әңгәмә уздырды.
-
Тормыш дәресләре
15.12.2021
"Тормыш дәресләре" проекты кысаларында бүген районның имам-мөхтәсибеТүбән Табын интернат мәктәбе укучылары белән очрашулар үткәрде. Сәламәт яшәү, вакыт кадере, туган телне саклау мөһимлеге турында әңгәмә алып барылды.
-
14.12.2021
Бүген Күбәк урта мәктәбе базасында мөгәллимебез Садриева А Р. "Ел укытучысы" республикакүләм профессиональ конкурсының муниципаль этабында ачык дәрес күрсәтте.
-
"Тиздән Яңа ел!"
11.12.2021
Инвалидлар декадасы кысаларында «Үзәк китапханә», «Үзәк балалар китапханәсе» хезмәткәрләре, «Гаилә һәм балалар» бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Түбән Табын авылы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе» укучылары өчен Яңа ел алдыннан "Тиздән Яңа ел!" дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар. Бәйрәм кунаклары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм ике клоун Клепик һәм Клепик иде. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Интернатта мәрхәмәтлек һәм җылылык рухы хөкем сөрә.
Без балаларга әкият бүләк итәргә тырыштык, чөнки Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм, могҗизага ышанып кына калмыйча, аны үзең дә булдырасы килә, - ди китапханә хезмәткәрләре -
"Син һәм мин, бергә без-бер гаилә!"
10.12.2021
Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында әхлакый сыйфатларны формалаштыру максаты белән психолог кече яшьтәге мәктәп укучылары белән "Син һәм мин, бергә без-бер гаилә!"исеме астында әхлакый сәгать уздырды.Балалар дуслык кагыйдәләрен искә төшереп,"Дуслык елмаюдан башлана"уенын уйнадылар. "Кар бөртекләре " дигән иҗади күнегүне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп башкардылар.
-
«Бергә – коррупциягә каршы»
09.12.2021
2021 елның 3 декабреннән 10 декабренә кадәр Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлешле «Бергә – коррупциягә каршы» дигән рәсем һәм плакатлар конкурсы үткәрелде.Конкурс укучыларның коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләү, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Конкурс комиссиясе рәсемнәр һәм плакатларны теманың ачылу дәрәҗәсе, агитация (пропаганда) көче (плакат өчен), эшнең оригинальлеге, плакатның эстетик (сәнгати) дәрәҗәләренә карап бәяләде.
Әлеге конкурс,Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Кыяметдинов Р. Ш. белән берлектә үткәрелде. Башлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды,киләчәктә дә төрле чараларда актив булырга өндәде. -
Аулак өй
08.12.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 8 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Аулак өй” муниципаль проектының чираттагы утырышы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе”ндә уздырылды. “Аулак өй”нең темасы- “Капка төбендә кичке уеннар”. Бу чара яшь буынга татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында чагылуын күрсәтте. Килгән кунакларыбыз татар орнаментларын кулланып башмак бизәү серләренә төшенделәр һәм бизәп карадылар. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!
-
07.12.2021
1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шушы көн уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәге " "СПИДка юк!ВИЧ-инспекцияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән онлайн рэсем конкурсы игълан итте. Түбән Табын мәктәбе интернатында тәрбияләнүчеләр дә әлеге конкурстан читтә калмады. Укучылар үзләренең рәсемнәрен җибәрделәр һәм җиңүчеләр булдылар
-
07.12.2021
Бүген «ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә оештырыла торган «Яшәү чыганагы — газ!» дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясадылар һәм бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.Әлеге конкурска безнең мәктәп укучылары да катнашып,сертификатка ия булдылар.