ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
21.10.2021

"Мөслим егете,Мөслим кызы" проекты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укучыларыбыз бүген район матбугаты үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар. Җирле басма, радио,телевидение хезмәткәрләре, тапшырулар әзерлеге турында мәгълүмат алды укучылар. Әлеге экскурсия радиотапшыру өчен укучылар чыгышы белән тәмамланды.
-
21.10.2021

Октябрь аенда, Рәсәй прокуратурасы оешуга 300 ел тулу уңаеннан, Мөслим белем бирү оешмалары арасында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурска туган якны өйрәнү музеенда бүген нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк һәм дипломнар тапшырылды.Укучыларыбызны һәм аларның мөгалимәләрен җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
"Күңелле сәхнә" балалар театры 20.10.2021

"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, игелеклелек айлыгы уңаеннан , Тугаш авылы мәдәният йортының "Күңелле сәхнә" балалар театры, Галимҗан Гильмановның "Булат нигә яхшы укый" исемле әкият-тамашасын Түбән Табын интернат-мәктәбе балалары каршында сәхнәләштерделәр. Балалар әкиятне яратып, зур кызыксыну белән карадылар.
-
19.10.2021

«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында «Театр жанрлары» темасына зуум аша, шушы төбәктә туып үсеп, белем алган Юриков Николай белән онлайн очрашу үткәрелде. Шушы мәктәпне тәмамласа да, үз тырышлыгы белән югары уку йортына керү бәхетенә ирешкән Николай укучыларга үзенең үгет-нәсиһәтләрен бирде.
-
"Мөслим районының иҗат җимешләре" 19.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы,Мөслим егете"проекты кысаларында "Мөслим районының иҗат җимешләре" дигән темага Югары Табын җирлеге китапханәчесе Фәхимә апа чыгыш ясады. Балалар Мөслим язучыларының китапларын карадылар, иҗатлары белән таныштылар.
-
"Туган телемдә шигырьләр бәйләме" 19.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Туган телемдә шигырьләр бәйләме" астында сәңгатьле сөйләм бәйгесе үтте.
-
18.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы,Мөслим егете"проекты кысаларында,контур буенча кисү темасына кагылышлы дәресне әтиләребез үткәрде.
-
Акция "Белый цветок" 15.10.2021

С целью развитие у обучающихся потребность в милосердии,сострадании,желании прийти на помощь,воспитывать уважение к окружающим людям в 9 классе прошел урок Милосердия,посвященное акции "Белый цветок".
-
15.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы,Мөслим егете" проекты кысаларында укучылар "Татар орнаментлары"үстерешле уены белән таныштылар. Укучылар татар халык киемнәрендә кулланылган орнаментлар белән таныштылар. "Рәсем җый", "Бизәк яса" уеннарын уйнадылар.
-
14.10.2021

Рәсәй президенты указы нигезендә 2021 елның 17 октябре Әтиләр көне буларак игълан ителде. Шул форсаттан, 7сыйныф класс җитәкчесе Сайфуллина Г.Ф. "Әтиләр сүзе-күңелнең күзе" исеме астында тәрбия чарасы уздырды.







