ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
22.11.2021

Түбән Табын җирлеге объектлары белән танышу максатыннан,район башлыгы Хузин Альберт Роберт улы мәктәбебез эшчәнлеге белән танышты.
-
Район семинары 19.11.2021

18 нче ноябрь көнне Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында технология укытучыларының район семинары узды.Технология укытучысы Халимова Г.М. әлеге семинарда катнашты.
-
18.11.2021

Бүген ZOOM платформасы аша, Мәскәү өлкәсе мәгариф министрлыгы, Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты белән берлектә III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә үзенчәлекле балалар үсеше, өстәмә белем бирү, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында бәян ителде.
-
18.11.2021

В рамках социальной программы по профилактике безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних "На пороге жизни" в ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат для детей с ОВЗ" специалистом по работе с семьёй было проведено групповое занятие с несовершеннолетними на тему: "Скажем " Нет! вредным привычкам "
-
18.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы.""Мөслим егете". проекты кысаларында укучылар белән "Күп укысаң, күп белерсең- татар халык әкиятләре белән танышу" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
-
18.11.2021

Өлкән сыйныф укучыларының нинди дә булса эшчәнлек төренә яки мәктәп фәненә карата кызыксынуыннан булачак һөнәр сайлау тора. Укучыларга булачак олы тормышта нинди эшчәнлек алып баруын яхшырак аңларга ярдәм итү өчен, 9 нчы сыйныфта психолог балалар белән "Профиль"(укучыларның мәнфәгатьләре картасы") методикасын үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән инструкцияне үтәделәр һәм сораулар бирделәр.
-
«Тормышка хокук» 17.11.2021

Хокукый белемнәр һәм хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында 5-9 сыйныфларда «Тормышка хокук»дигән сыйныф сәгатьләре узды.
Сыйныф сәгате барышында балалар «Кеше хокуклары», «Бала хокуклары», «Нәрсә ул закон» төшенчәләре буенча белемнәрен гомумиләштерделәр, шулай ук кеше хокуклары декларациясенең, административ һәм Җинаять кодексының кайбер маддәләренең эчтәлеге белән таныштылар. Сыйныф сәгатьләре барышында укучылар дискуссиядә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, балигъ булмаган балаларның хокукка каршы гамәлләр кылган төрле ситуацияләрне анализладылар.
Сыйныф сәгатьләре ахырында балалар «Рөхсәт ителә - тыела " уенында актив катнаштылар һәм «Бәла булмасын өчен" белешмәлеге алдылар. -
16.11.2021

Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелүен дәвам итә. Балалар, педагоглар арасында «Суд бара»дигән хокукый уен бик күп уңай фикерләр алды. Төп геройлар- балалар үзләре иде. Үзешчән артистлар әкият персонажлары үрнәгендә урлашу кебек хокук бозу очракларының нәтиҗәләрен ачык һәм матур итеп күрсәтте.
-
16.11.2021

Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары психолог белән берлектә мультфильмнар карадылар һәм төрле хокук бозуларның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
-
16.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим кызы, Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында Тубән Табын интернат мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының күренекле артисты ,якташыбыз Зөфәр абый Харисовның абыйсы Җәүдәт абыйда кунакта булдылар. Җәүдәт абый балаларга Зөфәр абыйның бала-чагы турында сөйләде, истәлекле гаилә фотоларын күрсәтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әнгәмә бик тә кызыклы булды.







