Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 24 обучающихся,6 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
VIII Бөтенрәсәйкүләм фәнни-гамәли конференция 27.11.2017

24 нче ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә "Татар теле , әдәбияты һәм тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип исемләнгән VIII Бөтенрәсәйкүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу конференциядә безнең мәктәп укучылары Гибадуллина Г.Г. (укытучысы Амирова М.Р.), Шакирова С.А. (укытучысы Шакирова А.М.) катнаштылар. Укучыларга, укучыларны әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Көз гүзәле-2017 23.11.2017

22 нче ноябрь көнне Мизгелдә "Көз гүзәле-2017" конкурсы үткәрелде. Конкурста безнең мәктәп укучысы Идиатуллина Аделина (3 кл.) катнашты. Аделина матур итеп чыгыш ясады.
-
"Бәхетле балачак" шигырь конкурсы 21.11.2017

1-4 нче сыйныф укучылары арасында мәктәп туры "Бәхетле балачак" дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды. Укучылар төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлаганнар. Район турына укучылар сайлап алынды. Катнашкан укучыларга грамоталар бирелде.Әзерләгән укытучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Ата - аналар җыелышы үткәрелде. 20.11.2017

Бүген мәктәптә 1-9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Илфат Разиф улы катнашты. Ата-аналар җыелыштан күп яңалыклар ишетеп кайтып киттеләр.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабы 17.11.2017

Бүген район мәдәният йортында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсның районкүләм этабы булып үтте. Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты членнары матур гына чыгыш ясадылар. Дирекция тарафыннан рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
КВН 15.11.2017

12 ноябрь көнне Мәлләтамак авылында урнашкан мәдәният йортында зона тур КВН ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы "Дөбер-шатыр" исеме астында чыгыш ясап, Мәлләтамак авылының командасын җиңде. Укучыларыбызны котлыйбыз!!!
-
фәнни-гамәли конференциянең 2 туры 14.11.2017

Бүген районда укучыларның фәнни-гамәли тикшеренү эшләренең икенче туры булып узды. Безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Гибадуллина Гөлгенә (укытучысы Амирова М.Р. татар теле һәм әдәбияты укытучысы) үз эше белән катнашыты. Укучыга һәм укытучыга рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
Форум юных граждан 13.11.2017

Сегодня в Муслюмовском муниципальном районе прошел Форум юных граждан, в котором приняли участие учащиеся со всех школ района. Из нашей школы участвовали ученики 9 класса. В ходе мероприятия была принята резолюция Форума юных граждан Муслюмовского района в рамках развития детского общественного движения.
-
9 сыйныфларда ата-аналар җыелышы 11.11.2017

10 ноябрь көнне 9 сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып узды. Ата-аналар җыелышы ике өлештән торды. Беренче өлешендә әниләр балалары белән бергә рус теле фәненнән ОГЭ эшләп карадылар, география дәресеннән ачык дәрес карадылар. Икенче өлештә һәр фән укытучысы укучыларның укуга карашлары, имтиханга әзерлекләре турында аңлаттылар.
-
Мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлек 10.11.2017

Атна дәвамында мәктәп белән балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек эшләре дәвам итте. Бүген, 10 ноябрь көнне 1 сыйныф укучылары белән мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар әвәләү эшчәнлегендә булдылар. Тәрбияче Сөләйманова Резеда Таһировнага рәхмәтебезне белдерәбез!!!










