Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сыйныф сәгате "Сулыклар һәм сусаклагычлар янында, сак булыгыз!" 08.11.2017

Тормыш иминлеге дәресе укытучысы Валеев Фәрит Өлфәтович укучыларга "Сулыклар һәм сусаклагычлар янында, сак булыгыз!" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
-
Тугаш башлангыч мәктәбе музеенда районыбыз имамнары 03.11.2017

Тугаш башлангыч мәктәбенең музеенда Рушат Султанов җитәкчелегендә районыбыз имамнары кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Замалиева Ирина Тазиевнаның хезмәтен мактадылар һәм уңай бәяләделәр. Ирина Тазиевнага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тугаш башлангыч мәктәбендә Көзге бал 31.10.2017

28 октябрь көнне Тугаш башлангыч мәктәбендә Көзге бал бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарасында укучылар җырлар җырладылар, матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр. Бәйрәмгә Сөмбелә кызыклы уеннар да алып килгән, укучылар әти-әниләре белән уеннар уйнадылар. Көзге бал бәйрәме ахырында укучылар әти-әниләре белән бергәләп чәй эчтеләр.
-
Раязның җиңүе!!! 30.10.2017

28 октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә бадминтон ярышы үткәрелде. Бу ярышта мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Гибадуллин Раяз катнашып үз яшендә III урынга лаек булды. Раязның тренеры Валеев Фәрит Өлфәтович. Уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу 28.10.2017

27 октябрь көнне полиция хезмәткәре Амиров Р.М. "Куркынычсыз каникуллар" темасына укучыларга аңлату эшләре алып барды.
-
1,3 сыйныфта ата-аналар җыелышы 27.10.2017

24 октябрь көнне 1,3 сыйныфта ата-аналар җыелышы булып үтте. Сыйныф җитәкчесе укучыларга һәм ата-аналарга "Куркынычсыз интернет" дип исемләнгән чыгыш ясады. Инглиз теле укытучысы Насифуллина Р.Р. ата-аналарга 3 сыйныфта инглиз теле дәресеннән ачык дәрес күрсәтте. Җыелыш ахырында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Экологик тәрбия 26.10.2017

Тугаш башлангыч укучылары Экологик тәрбия уңаеннан тирә-якны яфрактан чистарттылар. Укытучылары Замалиева И.Т. белән Рахимова Н.Ф. Дирекция тарафыннан рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Парламент дәресе 25.10.2017

Бүген, ягъни 25 нче октябрь көнне 1-9 классларда парламент дәресе узды. Бу чараны тарих укытучысы Ахметвалиева Р.М. оештырды һәм алып барды. Әлеге чарада Татарстан республикасы Конституциясенең 25 еллыгы,кабул ителү тарихы һәм республикабыз тормышындагы роле турында сөйләшелде.Парламент дәресләре оештыруның төп максаты - укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү булып тора.
-
2 сыйныфта ата-аналар җыелышы 24.10.2017

Бүген, ягъни 24 октябрь көнне 2 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Әниләр инглиз теле дәресе карадылар (укытучы Насифуллина Р.Р.), сыйныф җитәкчесе Хабибуллина Г.Г. "Куркынычсыз интернет" исеме астында җыелышны башлап китте. Җыелыш ахырында әниләр кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Инглиз теле көне 24.10.2017

Мәктәптә инглиз теле көне үткәрелде. Инглиз теле көне кысаларында 1-9 сыйныф укучылары арасында "Күңелле тукталышлар" уены үткәрелде. Укучылар 6 командага бүленеп инглиз теле фәне буенча белемнәрен сынадылар. Җиңүче команда грамотага лаек булды.Уен бик күңелле булды.










