МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
«Татар халык уен кораллары» 06.09.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасында "Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы" кысаларында зурлар төркемендә «Татар халык уен кораллары» белән таныштылар. Балалар уен коралларынын узенчәлекләрен, аларның яңгырашын белделәр.
-
"Чек-лист" 03.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркем балалары көн саен үзләренең башкарган эшләрен "Чек-лист" ка билгеләп баралар.
В МБДОУ "Ляйсан", в рамках "Года родного языка и нородного единства", дети подготовительной группы отмечают свои ежедневные выполненные задания в "Чек-листе". -
"Тылсымлы билгеләр "."Волшебные знаки". 02.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында,"Тылсымлы билгеләр" темасына карата әнгәмә үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ачыкладылар һәм урамда йөргәндә игьтибарлы булырга икәнен аңладылар.
В МБДОУ "Ляйсан", в рамках "Года родных языков и народного единства",дети старшей группы продолжают знакомиться с правилами дорожного движения и о правилах поведения на улице. Дети повторили знаки обозначающие пешеходный переход и о сигналах светофора.
-
“Саумы, Белем бәйрәме!” 01.09.2021

Белем бәйрәме – ул мәктәп укучыларының гына түгел, ә бакчага йөрүче балаларның да яраткан бәйрәме. 1 нче Сентябрьне балалар бакчасында каршы алу традиция булып бара. Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында да "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында “Саумы, Белем бәйрәме!” исеме астында әңгәмәләр үткәрелде. Кечкенә генә булсалар да, рәхмәт йөзеннән тәрбияче апаларына чәчкәләр бүләк иттеләр. Бу көнне тәрбиячеләрнең төп максаты- Белем бәйрәменең әһәмиятле булуын аңлату, балаларда бәйрәм кәефе тудыру, шатлык хисләре уяту һәм дус-тату мөнәсәбәттә булырга өндәү иде.
-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек. 31.08.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенэлэр төркеме балалары "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан рус халкының "Шалкан" әкиятен курчак театры аша сәхнәләштерделәр. Әкият аша алар үзләрен сынадылар, рухи байлыкка ия булдылар. Әкиятне сәхнәләштергәндә балаларда әхлак тәрбиясе ныгытыла, халык авыз иҗатына мәхәббәт, туган телне яратырга өйрәтелә.
В МБДОУ “Ляйсан” дети второй младшей группы познакомились с кукольным театром и сами инсценировали русскую народную сказку “Репка”. При инсценировке сказки дети испытали себя и обрели духовное богатство. В процессе игры у детей укрепляется нравственное воспитание, прививается любовь к народному творчеству и любовь к родному языку.
-
"Табигать һәм бала" 26.08.2021

Баланы мәктәпкәчә яшьтән башлап, табигатькә тарту, бәхәссез.
Мәктәпкәчә яшьтән үк, балалар табигать белән, елның төрле вакытында анда барган үзгәрешләр белән танышалар. Алынган белемнәр нигезендә, табигать күренешләрен реалистик аңлау, кызыксынучанлык,күзәтә белү, логик фикерләү, эстетик яктан бөтен тереклеккә карый белү кебек сыйфатлар формалаша.
Без,"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән күрсәтмә дидактик кулланма ясап үзебезнең төркемне бизәдек. Без, эзлекле рәвештә барлык ел фасылларын күрсәтә торган агач ясадык.
Нәтиҗәдә, табигатьтә сезонлы үзгәрешләрне өйрәнү буенча менә шундый кулланма килеп чыкты.
Приобщение ребёнка к природе, начиная с дошкольного возраста, бесспорна. Уже с дошкольного возраста дети знакомятся с природой, происходящими в ней в разное время года изменениями. На основе приобретенных знаний формируются такие качества, как реалистическое понимание явлений природы, любознательность, умение наблюдать, логически мыслить, эстетически относится ко всему живому.
Мы с ребятами 2 младшей группы МБДОУ "Ляйсан” сделали наглядную дидактическую пособию и украсили нашу группу. Мы сделали именно дерево, которое отображает последовательно все времена года, наглядно показывает особенности каждого времени года.
В результате получилось вот такое пособие по изучению сезонных изменений в природе -
"Мавыктыргыч бармак уеннары" 25.08.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, төрле бармак уеннары аша сүзлек запасын баеталар.Бармак уеннары сөйләм телен камилләштерү һәм туган телгә өйрәтүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы булып тора.
-
Бакчабызда семинар. 24.08.2021

Бүген Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасында бакча мөдирләре катнашында семинар узды. Семинарда яңа уку елына максат куелды, планнар, көн - күреш мәсьәләләр чишелде.
-
"Әкиятләр көне" 23.08.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында "Әкиятләр көне" үткәрелде. Балалар өстәл театры белән татар халкының "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкиятне сәхнәләштергәндә балаларның әкиятләр турында белемнәрен гомумиләштерү, сөйләмнең коммуникатиф функцияләрен камилләштерү буенча эш алып барылды.
-
Татар халык уены "Түбәтәй" 19.08.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, татар халкының "Түбәтәй" уенын уйнадылар. Уенның максаты: татар халык гореф - гадәтләренә хөрмәт хислләре уяту.








