МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рәсем эшчәнлегендә 21.09.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллары кысаларында кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге.
Кече яшьтәге балалар өчен рәсем ясау белән шөгыльләнү, белем бирү процессының нигезен тәшкил итә. 2-3 яшьтә балаларда сынлы сәнгать ярдәмендә психик процессларның, аерым алганда, фикерләү һәм кабул итү процессларының актив үсеше бара. Кечкенәләр төркемендәге балалар рәсем ясарга бик яраталар, бигрәк тә гуашь, якты буяулар белән. Бүген нәниләр тәрбияче белән яңгыр тамчысы ясап карадылар. Барысы да бик тырышты. Рәсемнәр бик яхшы килеп чыкты!
Для младших дошкольников занятия рисованием составляют основу образовательного процесса. В возрасте 2–3 лет у детей благодаря занятиям по изобразительному искусству происходит активное развитие психических процессов, в частности мышления и восприятия. Кроме того, в рисовании бесформенных, хаотичных линий проявляются творческие задатки, передающие представления малышей о мире вокруг. Во второй группе раннего возраста детишки очень любят рисовать, особенно гуашью, яркими красками. Сегодня малыши с воспитателем попробовали нарисовать капли дождя. Все очень старались. Получились забавные капельки!
-
Яшелчә күргәзмәсе 20.09.2021

Мөслим “Ләйсән”балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында яшелчәләр күргәзмәсендә сәяхәттә булды. Балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү, яшелчәләр турындагы белемнәрен уеннар, җырлар аша ныгыту максаты булып торды.
-
Сайлау - 2021 17.09.2021

17-19 сентябрьдә сайлауларга барыр өчен нинди сәбәпләр булырга мөмкин?
Ким дигәндә, мәгариф системасы үсешенә ярдәм итәр өчен.
Безнең районда соңгы 5 ел эчендә мәгариф системасында бик күп файдалы һәм мөһим эшләр башкарылды: балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ремонт үткәрелде, ә укучылар игътибардан читтә калмады. Карточкадан районда мәгариф өлкәсендә нинди уңай вакыйгалар булганы турында карый аласыз.17-19 сентябрдә сайлауга барырга онытма!
#Муслюмово#Муслюмовскийрайон#выборыТатарстан #5причинИдтиВыборы #Татарстан #ОбразованиеРТ #ГосдумаРФ -
Көзге уңыш. 15.09.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Көзге уңыш" темасы астында әвәләү эшчәнлеге үткәрелде. Максат:көзге уңыш турында әңгәмә үткәрү, балаларда әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, вак кул моторикасын үстерү, пөхтә, матур эшләргэ өйрәтү.
-
Көзге табигать 14.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, кечкенәләр төркемендә балаларның көз турында гади күзаллауларын формалаштыру, көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.
-
Театрда кунакта. 13.09.2021

Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасынын икенче кечкенәләр төркеме Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында «Театрда кунакта» булды. Балалар курчак театры карадылар, анын аша татар халык әкиятләре белән таныштылар.
Во второй младшей группе Муслюмовского детского сада “Лейсан” в рамках Года родного языка и народного единства мы побывали в «Гостях у Театра». Дети посмотрели кукольный театр, познакомились с татарскими народными сказками.
-
Листик листопад! 10.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркем балалары әйләнә-тирәне төрле уен алымнары аша өйрәнәләр. Төсле кәгазьләрдән киселгән төрле агач яфраклары бәйрәм кичәсен бизәргә бер дигән алым.
В МБДОУ" Ляйсан", в рамках "Года родного языка и нородного единства", дети подготовительной группы познают окружающей мир через различные игры. Вырезанные из цветной бумаги различные листья, отличное решение для украшения группы.
-
Туп, туп, тубыбыз. 09.09.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме балалары туплар белән таныштылар. Туплар белән уйнадылар, төсләрен өйрәнделәр, җырлар тыңладылар.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 08.09.2021

Мөслим районы "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә иртәнге гимнастика. Балалар бакчага килгәч иң беренче хәрәкәт режимы, иртәнге гимнастикадан башлана. Балалар күнегүләрне бик теләп, яратып ясыйлар. Иртәнге гимнастика балаларда көч, дәрт, күңел күтәренкелеген тудыра.
В МБДОУ "Ляйсан" в рамках года Родного языка и народного единства дети второй младшей группы начинают свой день с утренней гимнастики. Дети выполняют упражнения с большим интересом и охотой. Утренняя гимнастика даёт детям заряд положительных эмоций на весь день.
-
Тылсымлы туп. 07.09.2021

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының кечкенәләр төркеме "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында "сәнгати- эстетик үсеш" белем бирү өлкәсендә балалар пластилин белән таныштылар, туп әвәләргә өйрәнделәр.








