• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1
Телефон: +7(855)-563-90-02
E-Mail: DKub.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Кубэлэк"
Руководитель: Карамова Гульназ Рустамовна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 132
У нас учат: 14

История детского сада

                                   "Күбәләк" балалар бакчасының тарихы

Республика президент программасы буенча 2015 елның 1 сентябрендә “Күбәләк” балалар бакчасын ачу тантанасы уза.

Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннехановның “Кубәләк” балалар бакчасын ачу мизгелләре иң истәлеклесе булгандыр, мөгаен. Тантанада Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры  Энгель Фаттахов, район башлыгы Рамиль Муллин, бакча төзелеше өчен җаваплы подрядчик оешма “Евростиль” төзү җәмгыяте җитәкчесе Ленар Гайсин, әти-әниләр һәм мөслимлеләр катнашты.

Кунаклар бакчага узды. Рөстәм Миннеханов та, килгән кунаклар да бакчаның исеменә туры китереп зәвык белән эшләнгәненә, бүлмәләрнең иркен һәм оригиналь булуына соклану белдерде.

2014 елның көзендә нигез салынган бакчада эшләрнең кызу темплар белән барганыннан Мөслимлеләр хәбәрдар булгандыр.  140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешенә федераль бюджеттан 86 миллион сум акча тотылды. Әлеге бакчаның сафка басуы бакчаларга булган урын кытлыгын хәл итәсенә шигебез юк иде. Заман таләпләренә туры китерелеп  проект  буенча  салынган яңа балалар бакчасында башка балалар бакчасыннан үзгә буларак физкультура һәм сенсор бүлмәләре дә бар. Иркен һәм якты бүлмәләр Европа стандартлары буенча ясалган. Бакчада булдырылган шартлар һәм мөмкинлекләр һәрбер сабый өчен өй атмосферасы тудыра һәм бу мөһиттә балалар дөрес һәм яхшы тәрбия алуга беркемнең дә шиге юктыр, әлбәттә.

Әлеге күркәм бакчаның җитәкчесе итеп Карамова Гөлназ Рөстәм кызы билгеләнде.

Тиз арада бакча балаларның яраткан урынына әверелде.

Бүгенге көндә “Күбәләк” балалар бакчасында 143 балага 14 тәрбияче 18 хезмәткәр тәрбия һәм белем бирә.

Бакчабыз тулысынча үз эшенә бирелгән, тирән белемле педагоглар белән тәэмин ителгән.

Балаларны физик сәламәтләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Заман таләпләренә туры килгән спорт залыбыз, аш әзерләу блогы, җиһазландырылган медицина кабинеты эшли.

Көндезге йокыдан соң гимнастика,төрле чыныктыру чаралары: юеш җәймәләрдән, чәнечкеле келәмнән йөрү, тамак чайкау, витаминлы чәй эчү- боларның ачык мисалы.

Балаларның үсешен, хәрәкәтләнүен, туклану процессын дөрес оештыру һәм режим моментларының төгәл үтәлешен контрольда тоту балаларның авыру очракларын киметергә ярдәм итә.

Бакчабызда шулай ук психолог ярдәме күрсәтелә, кирәк очракларда бу эш индивидуаль алып барыла. Психолог янында һәм сенсор бүлмәсендә балалар үзләрен бик яхшы хис итәләр.

Кечкенәдән үк балаларны сәнгатьне яратырга, җырларга, биергә,сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтәбез. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр, әти-әниләр белән очрашулар үткәрәбез, конкурсларда катнашабыз. Театр эшчәнлегенә аерым басым ясарга тырышабыз.

Балаларны ана телебезгә һәм рус теленә өйрәтү белән беррәттән инглиз телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә.

“Уйныйбыз, танып беләбез, өч телдә сөйләшәбез” проектын тормышка ашырабыз.

Бакчакүләм берничә елга исәпләнгән проектларыбыз арасында “Яхшы гадәтләр дөньясы”, “Әти-әнием һөнәре” кебекләре дә бар.

Балаларның сөйләм этикетына аерым игътибар бирү мөһим. Тирә-юньдәгеләр белән аралашу кагыйдәләрен һәр бала үз яшенә туры килгәнчә үзләштерергә тиеш. Безнең балалар бакчасында бу юнәлештә эш “Ягымлы тел” проекты кысаларында алып барыла.

Балалар белән эшне югары дәрәҗәдә оештыру өчен хезмәткәрләрнең сәламәт булуы мөһим. Бары тик сәламәт педагог кына карьера үсешенә, белем дәрәҗәсен үстерүгә, зур һөнәри потенциалга ия була ала. Сәламәт булган педагог эшкә сәләтле, актив һәм үз-үзенә ышанучан һәм бәхетле булырга сәләтле. Әлеге максатларга ирешүдә “Сәламәт педагог” проекты ярдәмгә килә. 

Бакчабызда методик эш тулы бер система буларак оештырылган.

“It- тәрбияче” методик берләшмәсе эшчәнлеге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә яңа информацион технологияләрне дөрес файдаланырга, шөгыльләрне, гомумән, бакчада эшчәнлекне заман таләпләренә туры китереп, кызыклы итеп оештыруга юнәлдерелгән.

Мөслим гимназиясе коллективы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең бакчадан менә инде 3 ел рәттән 85% бала 1 сыйныфка гимназиягә укырга китә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнага 1 тапкыр компьютер классына, бассейнга йориләр. Һәр атнаның сишәмбесе көнне гимназиянең физкультура укытучысы бакчага килеп шөгыльләр үткәрә.

Балалар бакчасы ачылганнан башлап бугенге көнгәчә  дәвердә педагогларыбыз район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда даими  катнашып югары нәтиҗәләргә ирешүләрен дәвам итәләр.

2016 елда музыка җитәкчесе Мазитова Айгол Наил кызы районда үткәрелгән “Ел тәрбиячесе” конкурсында уңышлы чыгыш ясап зона этабына уза. Анда да чыгышы уңай бәяләнеп финалга үтә. Айгол свидетельство  белән бүләкләнә.

2017 елда шулай ук муниципаль һәм зона этапларында югары нәтиҗәләргә ирешеп  Гыйздәтова Регина Валентин кызы да Казан шәһәрендә уздырылган “Ел тәрбиячесе – 2017” профессиональ конкурсының финал өлешендә катнашып свидетельствога ия була. 2020 елда муниципаль этабында 1 урынны яулый. Зона турында свидетельствога ия була.

2018 елда Абдуллина Резеда Рифкат кызы район турында призлы урынга лаек булып Минзәлә шәһәрендә узган “Ел тәрбиячесе – 2018” зона этабында уңышлы чыгыш ясады.

2016 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” Милли кадрлар әзерләү үзәге оештырган “Әдәби туган як” исемле Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан һәм чыгыш ясаган Абдуллина Р.Р., Хатипова Г.М., Гиздатова Р.В., Зигангирова Д.И., Латипова А.Ф.лар диплом белән бүләкләнделәр.

2017 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” Милли кадрлар әзерләү үзәге оештырган “Әдәби туган як” исемле Республика фестивале “Лепбук” бәйгесендә катнашып 2 дәрәҗә дипломга ия булды.

2017 елда бөтенроссия Лев Семенович Выготский исемендәге конкурста катнашкан Гыйздәтова Р.В. сертификат белән бүләкләнде.

2017 елда республикакүләм “Туган як” конкурсында катнашып Гыйздәтова Р.В. сертификатка ия булды.

2017 елда республикакүләм иң яхшы дидактик уен эшләнмәсе “Сабыйлар өчен гаилә нигезләре” бәйгесе нәтиҗәләре буенча Гыйздәтова Р.В., Халиуллина В.В дипломнарга лаек булдылар.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча үткәрелгән “Яшел ут – 2018” конкурсында тәрбиячеләр арасында Закирова Лилия Рәйхан кызы 3 урын ала, балалар бакчасы 3 урынга лаек була. “Яшел ут – 2020” конкурсы нәтиҗәләре буенча Хатипова Гөлчәчәк Мирзасалих кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, бакчабыз 3 урын алды.

“Сәйяр”балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашып  2016 елда тәрбиячеләр Марданова Алисә Әнәс кызы һәм Сагдиева Алсу Муллагалиевна, 2018 елда – Латипова Айсылу Фәрит кызы, Хатипова Голчәчәк Мирзасалих кызы, Халиуллина Венера Васил кызы, 2019 елда – Абдуллина Резеда Рифкат кызы җитәкләгән театр коллективлары мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән  бүләкләнделәр.

2018елда Латипова А.Ф., Ахунова Э.Н.,Гыйздәтова Р.В, Ахметова Р.Т. лар “Татмедиа”акционерлык җәмгыяте, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналларының дипломы белән бүләкләнделәр.

2017 елдаТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татмедиа”акционерлык җәмгыяте, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары үткәргән “Сәйяр”балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең лауреаты булып тәрбичеләр Ахунова Э.Н. , белән Закирова Л.Р. Диплом белән бүләкләнделәр.

 “Татмедиа”акционерлык җәмгыяте филиалы – “Мәгариф” журналы Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе Татарстан Язучылар берлеге 5 республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2018” чарасында 3 урын яулаганы өчен Җиһангирова Диләрә Илдус кызын Диплом белән бүләкли.

2017 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы” Милли кадрлар әзерләү үзәге оештырган “Эзләнү, табу, нәтиҗә”информацион буклетлар ясау буенча Гыйздәтова Р.В. - 2 дәрәҗә, Латипова А.Ф. – 3 дәрәҗә дипломнарга ия булдылар.

2018 елда Мөслим матбугат үзәге Фоат Садриев укуларында уңышлы чыгыш ясаганы өчен Әхмәтова Р.Тны диплом белән бүләкләде.

2018 елда район балалар бакчалары арасында уздырылган “Минем яраткан балалар бакчам” конкурсында безнең бакча 1 урын яулады.

2019 елда узган “Педагог-психолог – 2019” профессиональ конкурсында Латипова А.Ф. 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

2019 елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсында катнашып бакчабыз Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына һәм 500000 күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.

Татарстан республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган “Экояз – 2020” акциясендә катнашып бакчабыз “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә җиңү яулап Дипломга лаек булды.

2020 елда "Туган телдә иң яхшы тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы" республикакүләм бәйгесендә катнашып бакчабыз финалга чыкты һәм тәрбияченең автоматлаштырылган эш урыны -интерактив такта белән бүләкләнде. 

2022 елда Мөслим районы буенча тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча үткәрелгән “Яшел ут – 2022” бәйгесендә катнашып балалар бакчасы 1 урынга лаек булды, тәрбиячеләр арасында Закирова Лилия Рәйхан кызы 2 урын алды.

2022 елда Халиуллина Венера Васил кызы районда үткәрелгән “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә 1 урынга лаек булды. Зона турында уңышлы чыгыш ясап свидетельствога ия булды. 

Бүгенге көндә бакчабыз коллективы киләчәккә зур өметләр баглап, матур күрсәткечләргә ирешеп, яңа үрләр яулый. Иң мөһиме, бакчабызга үзенең нәниен җитәкләп килгән һәр әти-әнинең йөзендә елмаю балкуын, баласы өчен, аның киләчәге өчен ышанычы булуын тели.

Балаларга тәрбия һәм белем бирү эше, бакчабызда үткәрелгән һәрбер чара, сабыйларыбыз сәламәт, күркәм холыклы, әдәпле, үскәч тормышта үз урынын табардай, белемле, зур кешеләр булсыннар дип оештырыла. Моның өчен коллектив бөтен көчен куя.

https://cloud.mail.ru/public/2KXs/284sHYqPv