МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
-
2 нче кечкенәләр төркемендә "Көз" бәйрәме үткәрелде 23.10.2026

Балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан 2 нче кечкенәләр төркемендә "Көз" бәйрәме үткәрелде.
-
"Көзге ярминкә" үткәрелде 22.10.2026

Безнең "Күбәләк" балалар бакчасында "Көзге ярминкә" бәйрәме ел саен зур әзерлек белән үткәрелә. Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле булды: ул милли рухта узды. Балалар татар халкының милли киемнәрен киеп, бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәделәр. Кызларның матур калфаклары, бизәкле күлмәкләре, малайларның түбәтәйләре бәйрәм мохитен тагын да баетты. Ярминкә өстәлләре дә көзге муллыкны чагылдырды. Алмалар, кишер, бәрәңге, кабак, кәбестә, төрле җиләк-җимешләр, өйдә әзерләнгән тәм-томнар – барысы да үз урынын тапкан иде. Һәр өстәлдән уңган хуҗабикәләрнең хезмәте, көзнең бәрәкәте һәм муллыгы сизелеп торды. Күңелле музыка, балаларның шат авазлары һәм дәртле биюләр бәйрәмгә аерым җанлылык өстәде.
-
Паркка экскурсияга бардык 13.10.2026

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән көзге табигатьнең күзәтү максатыннан паркка экскурсияга бардык. Туган ягыбызда көзге табигатьнең матурлыгына сокландык, уеннар уйнадык.



