МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Гаилә көне уңаеннан 15.05.2025

Мәктәпкә әзерлек төркемендә гаилә көне уңаеннан гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урыны хакында сөйләштек.
-
15 май - Халыкара гаилә көне 15.05.2025

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән «Гаилә көне» уңаеннан кул эше ясадык.
-
Җиңү паркына экскурсия 13.05.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан... Җиңү паркына экскурсия.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән район үзәгендәге Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты булып балаларда Совет сугышчыларына, ветераннарга, тыл балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү торды. Тәрбиячеләр Җиңү паркында урнаштырылган сугыш техникасы, андагы кораллар турында балаларга мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Һәйкәл янында, кабат сугышлар булмасын, бу техника һәм кораллар мәңгегә музейларда һәм паркларда гына,80 ел элек булып узган дәһшәтле сугышның хатирәсе булып, басып кына торсыннар, беркайчан да хәрәкәткә килмәсеннәр иде дигән теләкләр теләнде. Ә илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булып калганнарга мәңгелек Дан!
-
Татмедиа оешмасына экскурсияга бардык 13.05.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Мөслим авылында эшләп килүче Татмедиа оешмасына экскурсияга бардылар. Газета һәм радиотапшырулар әзерләнә торган бүлекләрдә булып, андагы эш тәртибе һәм анда эшләүчеләр белән таныштылар. Татмедиа житәкчесе Римма Авзалова Җиңүнең 80 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә җиңү яулаган әлеге төркемдә тәрбияләнүче Халиуллина Сабинаны тәбрикләде.
-
"Военный парад дошколят" 09.05.2025

Сегодня воспитанники подготовительных групп участвовали на параде, посвященном 80 летию Победы!
-
Иртәнге гимнастика/ Утренняя гимнастика 06.05.2025

Иртәнге гимнастика балаларны сәламәтләндерү һәм тәрбияләүнең кыйммәтле чарасы булып тора. Иртәнге гимнастика белән системалы рәвештә шөгыльләнүче балаларда йокымсырау халәте югала, күтәренкелек хисе барлыкка килә, эмоциональ күтәрелеш башлана, эшчәнлек сәләте арта. Иртәнге зарядка баланың организмын «уятырга», аны нәтиҗәле итеп көйләргә, мускул системасына күпкырлы, әмма уртача тәэсир итәргә, организмның йөрәк, сулыш һәм башка функцияләре эшчәнлеген активлаштырырга, эчке органнар һәм тойгы органнары эшен стимуллаштырырга, дөрес позиция, Яхшы йөрү формалаштыруга ярдәм итәргә, яссы аяклылык барлыкка килүен кисәтергә тиеш. Бу файдалы гадәт кешедә гомер буе саклана. Иртәнге гимнастика балалар бакчасында оешкан рәвештә көн башларга мөмкинлек бирә, көн режимын төгәл үтәүгә ярдәм итә.
Утренняя гимнастика является ценным средством оздоровления и воспитания детей. У малышей систематически занимающихся утренней гимнастикой, пропадает сонливое состояние, появляется чувство бодрости, наступает эмоциональный подъём, повышается работоспособность.
Утренняя зарядка как бы призвана «разбудить» организм ребенка, настроить его на действенный лад, разносторонне, но умеренно влиять на мышечную систему, активизировать деятельность сердечной, дыхательной и других функций организма, стимулировать работу внутренних органов и органов чувств, способствовать формированию правильной осанки, хорошей походки, предупреждать возникновение плоскостопия. Также она ценна и тем, что у детей вырабатывается привычка, и потребность каждый день по утрам проделывать физические упражнения. Эта полезная привычка сохраняется у человека на всю жизнь.
-
"Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесендә Ильхан җиңү яулады! 30.04.2025

Бүген "Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" исеме астында үткән районкүләм бәйгедә катнашып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нәгимов Ильхан җиңү яулады. Ильханны әзерләгән тәрбиячесе Гөлсинур Ханифовнага, музыка җитәкчесе Айгөл Мәҗитовага, әти- әниләренә бакчаның Администрациясе исеменнән рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
"Яшь бөреләр" фестивалендәге җиңүләр 28.04.2025

Бүген районкүләм үткәрелүче "Яшь бөреләр" фестиваленең гала концертында бию һәм җыр коллективларыбыз уңышлы чыгыш ясап 1 нче урынны яуладылар. Исхаков Камиль белән Шамиль һәм Башаров Тимур "Нәфис сүз" номинациясендә шулай ук 1нче урынга лаек булдылар. Аларны котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Организовали и провели «День Эколят». 25.04.2025

25 апреля 2025 года в нашем детском саду был организован и проведён «День Эколят». Основными целями мероприятия являлись экологическое просвещение воспитанников, формирование у них ответственного экологического поведения. В этот день дети продолжали вместе со сказочными героями «Эколятами» – друзьями и защитниками природы: Шалуном, Умницей, Тихоней и Ёлочкой, беречь и сохранять Природу, закрепляли правила поведения в природе: как надо поступать и как поступать нельзя.
-
Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан төрле чаралар оештырылды 25.04.2025

Безнең "Күбәләк" балалар бакчасында сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.



