МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, РТ, с.Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 166/1 |
| Телефон: | +7(855)-563-90-02 |
| E-Mail: | DKub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кубэлэк" |
| Руководитель: | Карамова Гульназ Рустамовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 100 |
| У нас учат: | 13 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида "Кубэлэк" Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Музейда экскурсиядә 19.03.2019

Балаларда туган як тарихына кызыксыну уяту максатыннан, зурлар төркеме балалары музейда экскурсиядә булдылар. Музей үзенең бай тарихы һәм экспонатлары белән балаларда һәрвакыт зур кызыксынучанлык уята. Балалар бу экскурсия ярдәмендә үзләренә бик күп мәгълүмәт тупладылар.
-
Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлегендә "Бозау, колын, бәрән" турында сөйлибез. 18.03.2019

-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары язның беренче чәчәге-умырзая һәм тал песие ясыйлар. 18.03.2019

-
Бакчабыз кунаклар кабул итә 15.03.2019

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Мөслимдә Татарстан Республикасыннан гына түгел, РФ ның 40 регионыннан килгән 800 гә якын делегат кунак булды. Зур кунакларны безнең "Күбәләк" балалар бакчасы да кабул итте.Кунаклар бакчабыздан, безнең кунакчыллыктан хәйрән калып киттеләр.
-
Беренче кечкенәләр төркеме балалары өйрәнә...
14.03.2019
Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән индивидуаль эш.Татар халык ризыгы-өчпочмак.Тозлы камырдан ясап карау серләренә төшенәбез.
-
Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Менә нинди минем әнием" темасына рәсем ясадылар. 14.03.2019

-
Бездә Май чабу бәйрәме!
12.03.2019
Бакчабызда бүген "Май чабу" бәйрәме булып узды.Балалар рәхәтләнеп уйнадылар,җырладылар,биеделәр.Соңыннан бәйрәм коймагы белән сыйландылар.
-
Һөнәрләр белән танышуны дәвам итәбез!
12.03.2019
Беренче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге "Әниләрнең һөнәрләре".Табибә һөнәре белән танышу.Балалар белән аларның эш коралларын тотып карадык,кешеләргә ничек ярдәм иткәннәрен белдек.
-
Без өйрәнәбез!
07.03.2019
Уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге "Минем әнием". Уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге булуын исәпкә алып, нәкъ менә аның аркылы балаларның фикерләү сәләтен үстерү мөһим.
Кече яшьтән уен формасында үткәрелүче уен һәм күнегүләр аша балалар программа материалын яхшырак үзләштерде. Әлеге уеннардан алынган шатлык хисе, белем алудан сөенеч кичерүгә китерде. Без шуңа ашкынабыз да бит инде!
- Икенче кечкенәләр төркеме балалары традицион булмаган метод белән рәсем ясыйлар. 07.03.2019



