МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Уртанчыларда "Яңа ел" бәйрәме 25.12.2018

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы уртанчылар төркеменең "Яңа ел" бәйрәме узды. Бәйрәмгә кунак булып әти-әниләр дә килгәннәр иде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабай, Кар Кызы балалар белән күңелле уеннар уйнадылар, балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Котлы булсын Яңа ел! 24.12.2018

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. Икенче кечкенәләр төркеме балаларының бәйрәм иртәсенә әти-әниләр дә кунак итеп чакырылдылар. Килгән кунакларны, балаларны Кыш бабай һәм Кар Кызы бәйрәм белән котладылар, кызыклы уеннар уйнаттылар. Кыш бабай балаларга бүләкләрен таратты.
-
Гимназияда конференция узды 21.12.2018

Мөслим гимназия базасында республика күләмендә фәнни-практик конференция узды. Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы педагогик коллективы конференциянең күргәзмә өлешендә үзләренең хезмәтләрен: лепбуклар, ковробукларын килгән кунакларга тәкъдим иттеләр.
-
Кар сыннары ясадык 20.12.2018

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы зәвыклы итеп ясаган кар сыннары районыбызның Пушкин урамын бизәп тора. Кар сыннары балаларны, хәттә өлкән яшьтәге кешеләрне дә әкияти дөньяга алып керә, бәйрәм рухы тудыра.
-
Һөнәри бәйге дәвам итте 20.12.2018

Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2019" район бәйгесе эшен дәвам итте. Бәйгедә сигез педагог көч сынаштылар. Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасыннан тәрбиячеләр Ногманова Динара һәм Фәрхетдинова Голнара катнаштылар. Ике педагог та үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Ел тәрбиячесе-2019" бәйгесе башланып китте 19.12.2018

Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2019" бәйгесенең муниципаль туры узды. Бәйгедә 10 тәрбияче катнашты. Бәйгенең беренче өлешендә педагоглар иҗади лабораторияләрен якладылар, икенче өлешендә эшчәнлек күрсәттеләр.
-
Урамда кар сыннары ясыйбыз 17.12.2018

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы бакча территориясенә Яңа ел бәйрәме уңаеннан төрле кар сыннары, әкият персонажлары ясады.
Коллектив Муслюмовского детского сада "Кояшкай" украшает территорию детского сада к Новому году разлиными снежными персонажами из сказок.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез 14.12.2018

Барлык төркемнәрдә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Төркемнәрдә бүлмәләр бизәлде, музыка җитәкчесе белән берлектә тәрбиячеләр балаларга җырлар, күңелле биюләр, әйлән-бәйлән җырлары өйрәтәләр.
-
Семинарда катнаштык 07.12.2018

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Р.З.Бухарова Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасы базасында узган тәрбиячеләр семинарында катнашты.
-
Инвалидлар декадасында катнаштык 06.12.2018

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы район күләмендә "Инвалидлар декадасы" кысаларында узган хәйрия акциясендә актив катнашты. Кече тәрбияче Садикова Ильсеяр Яссир кызының баласы Садиков Исламга һәм бакчада тәрбияләнүче Айназ Кашапованың гаиләсенә коллектив тарафыннан мәтди ярдәм күрсәтелде.







