МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423985, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д. Амикеево, ул. Ленина, д. 28 |
| Телефон: | +7(855)-563-30-14 |
| E-Mail: | Samik.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Амикеевская ООШ" |
| Руководитель: | Хакимова Гульнара Шариповна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 19 обучающихся, 3 воспитанника |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Амикеевская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
М.Ю.Лермонтовның тууына 200 ел. 16.10.2014

Бөек рус шагыйре М.Ю.Лермонтовның (1814-1841) тууына 200 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Кичәдә 10 класс укучылары Мурзина И., Насретдинова А., Сафиуллина Г., 9 класс укучысы Вәлиева А., 6 класс укучысы Суфиев Р. нең чыгышлары тыңланды.
-
Хәтерләрне уяу саклыйк! 15.10.2014

Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,
Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.
Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:
Вакыт яшәр, яшәгәндә Җирдә Хәтер!
15 октябрь көнне мәктәп күләмендә Хәтер көне үткәрелде. Тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. Хәтер көне турында чыгыш ясады. Бәдретдинова Г.М. укучылар белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Презентация елән баетылган кичә укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 14.10.2014

Бүген мәктәптә 7-11 класс укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме узды. "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.
-
Олимпиадалар. 11.10.2014

Мәктәпләрдә Россиякүләм олимпиадаларның мәктәп туры тәмамлану алдында. Биология,тарих, математика, рус теле, литература, ОБЖ фәннәреннән узды инде. Алда узачак олимпиадаларда укучыларга уңышлар телибез.
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр. 09.10.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында киләсе ел уңышына нигез салынды: 120 төп кура җиләге үсентесе утыртылды.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Өлкәннәр көне . 02.10.2014

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
-
"Сөмбелә" бәйрәме күңелле үтте. 01.10.2014

1-4 класс укучыларының "Сөмбелә" бәйрәме уеннар белән үрелеп барды. Укучылар хәрәкәтле уеннарда теләп катнаштылар, иң җитезләр бүләк оттылар."Көз бүләкләре" исеме астындагы күргәзмәне югары класслар да сокланып карадылар.
-
ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең II җәйге Спартакиадасында мәктәп коллективы уңышлы чыгыш ясады. 27.09.2014

Кул көрәшендә Мубараков И.М. - II урын, мишеньга атуда - III урын, командалар арасында мишеньга атуда Мубараков И.М. һәм Мубаракова Д.Ф. -III урын, озынлыкка сикерү ярышында Исламов Р. А. III урын яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Агач утыртырга ашык! 24.09.2014

6 октябрь Татарстанда агач утырту көне буларак уздырыла. Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын акциядән читтә калмаска чакыра. Шул уңайдан мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары "Сабантуй мәйданы"на агач үсентеләре утырттылар. Күмәк эш бик күңелле узды.









