Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мактау грамотасы белән гимназиябезнең Музей комплексы җитәкчесе, халык укытучысы Хамидуллина Камәрия Зиннур кызы бүләкләнде 03.05.2024
Мәгариф үсешенә зур өлеш керткән, укыту һәм тәрбия эшен камилләштерү, татар теле һәм милли мәдәниятне үсеп килүче буынга өйрәтү, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Россия Федерациясенең Федераль җыелышы Федерация Советының Мактау грамотасы белән гимназиябезнең Музей комплексы җитәкчесе, халык укытучысы Хамидуллина Камәрия Зиннур кызы бүләкләнде!
Котлыйбыз! Сез безнең өчен үрнәк!
#котлыйбыз
-
«Бабай утары» исемле яңа күргәзмә 23.04.2024
Шәп хәбәрләр!
17 апрель көнне Гимназиябездә «Бабай утары» исемле яңа күргәзмә ачылды!
Күргәзмә Башкортстаннан, Туймазы районыннан килде! 17 апрель көнне Гимназиянең хезмәткәрләре күргәзмәнең ачылышында катнаштылар! Ачылышта, Гимназиянең музей комплексының җитәкчесе - Кәмәрия Зиннуровна һәм Татарстан Республикасының рәссамнары катнаштылар!
Ә хәзер барлык укучылар безнең күргәзмәне карый ала!
-
Газета-журналларга язылу 22.04.2024
Газета-журналларга язылу компаниясе башланып өлгермәде, Гимназиябез язылучылар өчен “түгәрәк өстәл” оештырды!
Ел саен гимназиядә подписканы менә шулай зурлап, бәйрәм форматынада уздырабыз, Һәр 2-4 сыйныфлар бердәм булып журналларга альтерантив ысул белән сыйныфлары тулаем язылалар. Укуда, татар теле дәресләрдә журналларны кулланалар, өй эшләрен шуннан бирәләр, балаларда кызыксыну уяталар!
Гимназия җитәкчелегенә, коллективына, укытучыларга, китапханә мөдире Рушания апа Мунировнага рәхмәтебезне җиткерәбез!
Мондый алымның нәтиҗәсе дә уңай. 2023-2024 нче уку елның беренче яртыеллыгында “Сабантуй”га язылучылар - 191 укучы булса, икенче яртыеллыкта 213 укучы. Афәрин! Бик зур рәхмә!
#горурланабыз
-
Разговоры о важном! 08.04.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Мин җирне күрәм! Ул шундый матур!" темасына багышланган!
Дәрестә балалар Ю.А.Гагарин биографиясе фрагментлары белән таныштылар, Россиянең космос тармагындагы казанышлары турында сөйләштеләр.
Дәрес укучыларда космос белән бәйле һөнәрләр белән кызыксынуны стимуллаштыру, ватанпәрвәрлек һәм космос яулаучыларының уңышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатында уздырыла.
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Разговоры о важном! 01.04.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Россия-здоровая держава" темасына багышланган!
Дәрестә балалар сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтләре турында, көндәлек тормышта файдалы гадәтләрнең барлыкка килүенә нәрсә ярдәм итә, үз-үзеңне тотышның һәм хис-кичерешләрнең барлыкка килү сәбәпләренең эмоциональ шартларын аңлау өчен шартлар тудыру, децентрациягә сәләтлелек формалаштыру - вәзгыятьне башка кеше күзлегеннән күрә белү, үз сәламәтлекләренә җаваплы караш тәрбияләү турныда сөйләшүләрне алып бардылар!
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Разговоры о важном! 18.03.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Кырым һәм Севастополь: туган гаваньда 10 ел" темасына багышланган!
18 мартта безнең илдә - Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан берләшүе билгеләп үтелә торган үзенчәлекле көн. Кырым һәм Севастополь Россия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки аларның язмышы һәм тарихы күп еллар дәвамында Россия тарихы белән бик тыгыз үрелгән, Кырым һәм Севастопольнең "туган гаваньга" кайтуы турында сөйләргә мөмкин.
Кырым һәм Севастополь халкының Россия белән 10 ел элек кушылу карары - ул тарихи гаделлекне торгызган һәм төбәкләргә яңадан торгызылырга һәм тотрыклы үсәргә мөмкинлек биргән аңлы сайлау.
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Разговоры о важном! 26.02.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Бөтендөнья яшьләр фестивале" темасына багышланган!
Укучылар "Бөтендөнья яшьләр фестивале" белән таныштылар, аның мәгънәсен тыныч киләчәк булдыру, төрле халыклар мәдәнияте һәм традицияләре белән үзара баету, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен төрле илләрнең яшь кешеләре арасында диалог урнаштыру мөмкинлеге буларак ачтылар!
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Разговоры о важном! 19.02.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе Ватанны саклаучылар көненә багышланган!
Ватанны саклаучылар көне - гражданнарыбызны данлы яклаучыларга хөрмәт хисләрен гәүдәләндерә торган, армия һәм флотта хезмәт иткән, Ватан алдында аның милли мәнфәгатьләрен, суверенитетын һәм бәйсезлеген саклап калуда күрсәткән батырлыкларын, ата-бабаларыбыз васыяте буенча «Батырлык белән дан җырлаган» һәркем өчен горурлык хисләрен гәүдәләндерә торган бөтенхалык бәйрәме ул. Туган илен чын күңелдән яратучы һәм аның иминлеге өчен хезмәт куючы кешеләр - Ватанны саклаучылар.
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Кул көрәше! 17.02.2024
Бүген Гимназиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган кул көрәше турниры узды!
Укучылар өчен Армспорт буенча Россия халыкара класслы спорт мастеры - Мусина Дилбәр Үзбәк кызы остаханә үткәрде, егетләр Дилбәр апа белән сөйләшүләрне алып бардылар, һәм күп яңа файдалы мәгълуматны үзләре өчен белделәр!
Нәтиҗәдә:
65 кг авырлыгында:
3 урын яулаган - Рахимзянов Ислам
2 урын яулаган - Эльмас Чингиз
1 урын яулаган - Каримов камиль65 кг күбрәк авырлыгында:
3 урын яулаган - Низамов Камиль
2 урын яулаган - Абдуллин Айрат
1 урын яулаган - Борханов АйнурУкучыларга алга таба уңышлар телибиз!
-
Бүген 9нчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшыралар! 14.02.2024
Бу сынау - дәүләт имтиханнарына керү шартларының берсе. Укучылар үз мәктәпләрендә әңгәмә узалар. Үткәрү тәртибен үтәүне җәмәгать күзәтүчеләре күзәтә.
- Әңгәмәнең озынлыгы - 15-16 минут.
- Укучылар бурычы - аларның диалог алып бару, текстны уку һәм сөйләү мөмкинлекләрен күрсәтү.
- Максималь санда йомгаклау әңгәмәсе өчен 20 балл җыеп була. Зачет алу өчен 20 балның яртысын җыеп алу да җитә. Незачет" алган укучылар өчен яз көне резерв даталары булачак.Укучыларга уңышлар телибез!