Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Фәнис Яруллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә безнең гимназия җинүче! 10.02.2024
Кичә Татарстан Республикасы халык шагыйре,язучы һәм драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 86 ел уңаеннан 103 нче мәктәптә Республика фәнни-гамәли конфиренциясе узды????????
Гимназиянең 16 укучы һәм 1 укытучы шул бәйгедә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар!
Җинүчеләрне котлыйбыз, алга таба да төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнашырга һәм җинүгә ирешергә телибез!
-
Укучыларыбыз Республикакүләм олимпиадаларның җинүчеләре! 08.02.2024
Республикакүләм Рус теленнән олимпиада призерларын котлыйбыз!
Архипова Ралина
Шагимарданова Ләйсән
Гирфанова Камилә
Зарипова Азалия
Загидуллина Зәйнәп
Салимзянова Ләйлә
Гимадиев Аяз
Менибаев Алмаз
Зиатдинова Альмира
Нигматуллина Амелия
Арысланова ДанияУкытучыларга - Татьяна Николаевнага, Зилә Нургалиевнага зур рәхмәт!
-
Разговоры о важном! 05.02.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Д.И. Менделеевның тууына 190 ел. Россияда фән көне!" темасына багышланган!
Дәрестә укучылар рус галиме Дмитрий Иванович Менделеев шәхесе белән таныштылар. Ул кеше фикеренең иксез-чиксез мөмкинлекләре үрнәге булып тора, яңаны белергә һәм халык иминлеге хакына иҗат итәргә теләк уята, Ватанга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып тора!
Аның сәләтләре һәм казанышлары бөтен фәнни дөнья тарафыннан танылган. Талантлы педагог буларак, Менделеев үзеннән соң фәнгә ачышлар рәвешендә генә түгел, ә укучылар һәм дәвамчылар плеядасын да калдырды!
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Укучыларыбыз Республикакүләм олимпиадаларның җинүчеләре! 05.02.2024
Республикакүләм Татар әдәбияттан олимпиада призерларын котлыйбыз!
Муртазина Самира
Гарипова Хәнифә
Архипова Ралина
Гирфанова Камилә
Шарипова Азалия
Мөхәммәтрәхимова Әминә
Зиатдинова АльмираУкытучыларга - Гөлия Аскатовнага, Тәнзилә Фатыховнага зур рәхмәт!
-
Укучыларыбыз Республикакүләм олимпиадаларның җинүчеләре! 03.02.2024
Шатлыклы хәбәрләр!Безнең укучылар күптөрле Республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призерлар һәм җинүчеләр исемлегенә керделәр!
Русс теле буенча олимпиаданың призеры:
6 нчы сыйныфы укучысы Гарипова Ханифә Җәүдәт кызы, укытучысы: Ильдар Асхатович;Туган (татар) теле буенча олимпиаданың призерлары :
4 нче сыйныфы укучысы Гайнуллина Ралина Нияз кызы, укытучысы: Ләйсән Бариевна; 4 нче сыйныфы укучысы Зиатдинова Адилә Ильгам кызы, укытучысы: Зилә Илшатовна;
5 нче сыйныфы укучылары - Ханифуллина Ясминә Рамис кызы, Миргаязов Аслан Алмаз улы, Зарипова Дилә Илдар кызы;
7 нче сыйныфы укучылары - Муртазина Самира Руслан кызы, Юсупова Камилә Айрат кызы;
8 нче сыйныфы укучылары - Шарипова Азалия Рафис кызы, Архипова Ралина Радислав кызы;
Укытучылары - Тәнзилә Фатыховна, Гөлия Аскатовна!Котлыйбыз!
-
Разговоры о важном! 29.01.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Союзники России" темасына багышланган!Дәрестә укучылар "союзник", "дипломат" төшенчәләр белән таныштылар. Россия союздашлары - илнең уртак кыйммәтләре, максатлары һәм дөньяга карашы булган илләр һәм кешеләр, дигән фикер алыштылар!
Кече сыйныф укучылары иҗади бирем аша Россиянең һәм союздаш илләрнең уртак эшчәнлегенең төрле үрнәкләре белән таныштылар!
Дәрестән соң укучылар үз Ватаныңа мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделә!
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!
-
Республикакүләм Татарстан тарихы олимпиадасында гимназиянең укучылары - җинүчеләр! 20.01.2024
Республикакүләм Татарстан тарихы олимпиадасында гимназиянең 8В сыйныф укучысы Архипова Рәлинә - җиңүче!
Шулай ук, 9 укучы - призерлар!
Зиятдинова Альмира
Садыйков Фархат
Менибаев алмаз
Вафина Самира
Сайфина Диляра
Миннеханова Рената
Гадельшина Алина
Бегишева Азалия
Нигметзянов БулатУкытучыларга, Гүзәл Равилевнага, Рузилә Раисовнага һәм Рамиль Рашитовичка балаларны әзерләнгән өчен зур рәхмәт!
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 206 ел! 17.01.2024
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 206 ел.
Атаклы татар дин белгече, тарихчы, этнограф Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районының Ябынчы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның нәсел тамырлары Мәрҗани авылыннан башлана, Әл-Мәрҗани тәхәллүсе дә шуннан башлана.
Мәрҗани, әтисе Баһаветдин мәдрәсәсендә Ташкичү авылында укыган. 17 яшендә ул биредә укыта һәм фарсы теленең морфологиясе дәреслеген төзи. 1838 елда Мәрҗани Урта Азиягә китә һәм унбер ел Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Биредә ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, мөстәкыйль рәвештә математика һәм тарихны өйрәнә, китапларны күчереп яза, карталарны төзи, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашуын да төзи.
Үз гомерендә Шиһабетдин Мәрҗани утыздан артык фәнни хезмәт язган, шуларның унөченчесе аерым китап булып нәшер ителгән. Аларның күпчелек өлеше - гарәп телендә язылган дини-фәлсәфи хезмәтләр.
Аның Хәнәфиләр хокукы һәм ислам тарихы буенча хезмәтләре аеруча зур. Аның «Вафият әл-Әсләф...» тарихи-биографик хезмәте Шәрык дөньясы галимнәре һәм аларның хезмәтләре турында бәян итә. Бу хезмәтнең гарәп телендә язылган кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (6 том, 4500 бит чамасы). Автор шулай ук бу әсәрне кайбер чит ил китапханәләренә кулъязма рәвештә таратып җибәргән. Мәрҗанинең тагын бер күренекле хезмәте «Мостафадель ахбар фи әвәли Казан вэ Болгар» дип атала һәм татар халкы тарихын язуның беренче тәҗрибәсеннән гыйбарәт.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.
-
"Хәтер китабы" Мемориалы хезмәткәре Кариева Л.М 16.01.2024
Бүген гимназиядә 5 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Хәтер китабы" Мемориалы хезмәткәре Кариева Ләйсән Анисовна белән очрашу узды. Очрашу "Бөек Ватан сугышы якташларыбыз-геройлары" темасына багышланган!
Очрашу кызыклы үтте, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм актив тыңладылар!
-
Разговоры о важном! 15.01.2024
Бүгенге "Разговоры о важном" дәресе "Салым грамоталылыгы" темасына багышланган!
Дәрестә укучылар "салым" төшенчәсе белән таныштылар. Һәр дәүләт гражданинының тормыш сыйфатына салымнар йогынтысы турында сөйләштеләр. Дәрес, үз карарлары өчен җавап бирүче финанс белемле гражданны тәрбияләргә, икътисади фикерләү нигезләрен үзләштерергә ярдәм итте!
Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм кызыксындырган сорауларны бирделәр!