Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
| Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
| E-Mail: | Enze.Nabiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 21 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу 17.11.2021

Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу максатыннан безнең мәктәптә дә акция оештырылды. Юлларда автомобильләр саны арта бара, дөньяның күп кенә төбәкләрендә , кешеләрнең имгәнүенә һәм һәлак булуына китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең саны югары булып кала бирә. Балаларга юл кагыйдәләрен саклап, тиешле тизлектә хәрәкәт итеп, һәлакәтләрнең санын беразга гына булса да киметеп, күпме кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге аңлатылды.
-
День Народного Единства 04.11.2021

4 ноября вся Россия отмечает «День Народного Единства». Накануне праздника в школе проходили мероприятия, посвященные этой дате. В ходе мероприятий дети познакомились с историей возникновения праздника, подвигами наших предков во имя независимости Родины. Ученики вспомнили о том, как велика и красива наша Родина, как богата событиями её история, закрепили свои знания о государственных символах, а так же познакомились с культурой и традициями некоторых народов нашей страны.
-
Общероссийская акция " Где торгуют смертью" 29.10.2021

Учащиеся нашей школы приняли активное участие в общероссийской акции " Где торгуют смертью". Классные руководители провели классные часы "Вредные привычки и жизнь человека", "Равнодушным быть нельзя". Актив дружины распространил буклеты "Скажи нет наркотикам". Среди учащихся начальных классов прошёл конкурс рисунков на тему " Мы - за здоровое будущее" , а также приняли участие в спортивных состязаниях под лозунгом " Мы выбираем здоровье".
-
ЮИД эшлэре 28.10.2021

Көзге каникуллар алдыннан балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге атнасы уза. Кадрәк төп белем мәктәбнең ЮИД членнары Кадрәк һәм Җәмәк балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр.
-
Субботник 23.10.2021

Субботник - это прекрасный способ проявить наше желание жить в красивом мире, всем вместе пообщаться в неофициальной обстановке на открытом воздухе в осенний денёк, ведь порядок должен быть как в человеке, так и вокруг него, поэтому субботники просто необходимы.
И как приятно, проведя уборку, смотреть на мир, который стал ещё красивее благодаря нашим стараниям.
Сегодня прошел субботник на прилегающей территории. Сотрудники школы и детского сада, а также учащиеся школы вышли наводить порядок на свои участки.
Денёк выдался ясным, солнечным, что способствовало отличному настроению. Вооружившись необходимым инвентарем, ребята и педагоги с удовольствием приводили в порядок территорию. Все трудились с большим душевным подъемом. Уставшие, но с отличным настроением закончили работу. Приятно было видеть результат своего труда, каждый внес в это дело частичку своего тепла, чистая территория нашей школы радует глаз всех окружающих, везде чисто и сказочно красиво. Все были довольны собой и работой, которую сделали. Все потрудились на славу! Молодцы!!! -
Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер! 19.10.2021

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн халык күңеленә кан белән, йөрәк сыкравы аша язылган. Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал. Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар.
Хәтер көне уңаеннан мәктәптә “ Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер! “ дигән темага мәктәпнең тарих укытучысы Ландыш Алекссевна һәм Кадрәк авыл китапханәчесе Альбина Асгатовна әңгәмә-викторина уздырды. -
Акция «Посади дерево» 13.10.2021

Акция «Посади дерево» - имеет большое значение для подрастающего поколения, потому что один раз посаженное дерево своими руками запомнится надолго и сохранится в сердце каждого ребёнка. Мы надеемся, что деревца приживутся и в скором времени зашелестят густой листвой, напоминая о своих учениках, о доброй и мудрой традиции. Хочется, чтобы эта традиция продолжалась.
-
Очрашу 12.10.2021

Минзәлә шәһәре гимназиясендә “Мәйдан” журналы , “Көмеш кыңгырау” газетасы журналистлары белән очрашу булды. Бу чарада безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Гермагентова Инзилә дә катнашты. Укучылар шигырь язу, журналистика серләренә өйрәнделәр. Мастер-классларда катнаштылар.
-
Акция милосердия / Шәфкатьлелек акциясе 06.10.2021

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен тирәнрәк төшенә бара. Ул сүзләрне тормыш безнең күңелләребезгә язып куя, аларны мәңге җуелмаслык итә. Йөрәктән чыгып йөрәккә барып җитә торган сыйфат- ул изгелек кылу. “Изгелек орлыклары чәчегез”, - дигән галимебез Р.Фәхреддин.
Мәктәбебездә укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр өлкәннәр декадасы кысаларында “Шәфкатьлелек акциясе”ндә катнаштылар. Ә бүген җыелган күчтәнәчләрне Минзәләдәге картлар йортына тапшырып кайттык. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең теләк – һәркөн яхшылык кылырга омтылыйк! Әйләнә-тирәдәгеләр арасында безнең ярдәмгә – ягымлы йөзебезгә, җылы сүзебезгә мохтаҗ булганнар бар бит! Игелек эшләр өчен әллә кая йөрисе түгел, ә тирә-ягыңдагыларга игътибарлы гына булыйк! -
День учителя / Укытучылар коне 05.10.2021

Укытучы – изге бер сүз ул. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирә. Әйе, укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә алар- укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбияли. Фидакарь хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, сабыр һәм ярдәмчел булулары өчен тирән ихтирамга лаек алар.
Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, балаларның күңелләренә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбыз өчен “Сезгә булган хөрмәтебез яши безнең йөрәктә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Чарада район советы депутаты, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Нәбиуллин Хәлил Хәнәфи улы катнашты. Ул барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә, укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Депутатыбыз, изге җанлы, зур хөрмәткә лаек, ярдәмчел авылдашыбыз Шәрипов Таһирҗан Кәшфи улы әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Мәктәп коллективы иганәче Таһирҗан Кәшфи улына зур рәхмәтләрен җиткерә. Үз изгелегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын; сәламәт булып бәрәкәтле мул тормышта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә.Хөрмәтле мәгариф ветераннары! Сезне бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы хисләребезне берни дә алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез. Рәхмәт Сезгә, хезмәтегез өчен! Бәйрәм белән, хөрмәтлеләребез!












