Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
| Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
| E-Mail: | Enze.Nabiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 21 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
День здоровья 12.02.2022

День здоровья. Подвижные игры на свежем воздухе.
Сәламәтлек көне. Саф һавада хәрәкәтле уеннар. -
Парламент дәресе 11.02.2022

Бүген мәктәптә Татарстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан «Мин — гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресе уздырылды. Чарада Минзәлә районы Кадрәк авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы, ТР Минзәлә муниципаль районы Советы депутаты Нәбиуллин Хәлил Хәнәфи улы катнашты. Ул авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Тарих укытучысы Гыйләҗева Ландыш Алексеевна “Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары“ темасына чыгыш ясады.
-
Хәрби-патриотик тәрбия 11.02.2022

Кадрәк төп белем мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә.
Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Айлык тантаналы төстә 23 гыйнварда башланды. Аның барышында план эзлекле рәвештә тормышка ашырыла.
Классларда уздырылган викториналарда да балаларга бик ошады, балалар бу ярышта бик теләп катнашты. Уен ахырында актив балалар призлар алды. -
“Татар халкының милли баш киемнәре” 09.02.2022

Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. “Россия халыклары мәдәни мирасы елы” кысаларында 6 нчы сыйныфларда “Татар халкының милли баш киемнәре” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар татар милләтенә хас баш киемнәре тарихы белән таныштылар.
-
Яшь антифашистларны искә алу көне 08.02.2022

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә.
Без Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.
Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә.
Яшь антифашистлар көне уңаеннан мәктәптә «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар яшь геройлар, аларның батырлыклары турында сөйләштеләр, яшь антифашистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. -
Сталинград сугышын искә алдык 03.02.2022

Сталинград сугышы (1943 елның 17 июле - 2 феврале) - Икенче бөтендөнья сугышының иң зур һәм хәлиткеч көрәшләренең берсе. Көрәш 200 көн һәм төн дәвам иткән, төрле этапларда анда ике яктан да 2 миллионнан артык кеше катнашкан. Ел саен 2 февральдә бу датаны билгеләп үтәбез. Тарих укытучысы Гыйләҗева Л.А. җитәкчелегендә укучылар белән әңгәмә оештырылды. “Бөек Җиңү” дигән документаль фильм карадык. Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
День победы в Сталинградской битве 02.02.2022

Ежегодно 2 февраля отмечается один из дней воинской славы - День победы в Сталинградской битве. Педагог- организатор Сафиуллина Г.Ш. провела урок мужества "Город-герой - Сталинград". В течение урока мужества ребята узнали о героизме и мужестве наших солдат, познакомились с историческими памятниками той великой битвы: Мамаевым курганом, музеем-панорамой "Сталинградская битва", посмотрели хронику Сталинградской битвы.
-
День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады 27.01.2022

27 января мы отмечаем день полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады.
27 января 1944 года Ленинград отпраздновал свою Победу. В нашей школе прошли мероприятия, посвящённые этой дате. А также возложили гирлянду к памятнику павших в годы Великой Отечественной войны.
-
Мирас.. 27.01.2022

Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз.
Матди байлык ул – фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлык, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгалләмәсе, гореф-гадәте - мәңгелек
Кадрәк төп белем бирү мәктәбендә Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елына багышланган чаралар дәвам итә. Нәбиуллина Энҗе Хәнифовна җитәкчелегендә 5 сыйныфта түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Балалар Россия халыкларының сәнгате, милли киемнәре турында сөйләштеләэр -
Изучение проблем безопасности в сети Интернет 27.01.2022

С целью изучения проблем безопасности в сети Интернет и отношения к ней провели анкетирование в форме анонимного опроса.












