Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423715, Республика Татарстан, Мензелинский район, д. Кадряково, ул. Новая, д. 16 |
| Телефон: | +7(855)-552-61-18 |
| E-Mail: | Enze.Nabiullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кадряковская ООШ" |
| Руководитель: | Набиуллина Энзе Ханифовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 21 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадряковская основная общеобразовательная школа» Мензелинского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы "Кадрәк төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Нәүруз мөбарәк булсын 19.03.2022

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән көн, ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме . Нәүрүз бәйрәме- игелек, дуслык бәйрәме. Язгы гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, күңел ачалар. Нәүрүз бәйрәме озак еллардан бирле сакланып килә.
Без дә бүген мәктәптә Кадрәк җирле үзидарәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Нәүруз мөбарәк булсын” дип исемләнгән күңелле тамаша уздырдык. Укучылар нәүрүз такмаклары әйтеп, һәркемгә бәхет, уңышлар теләделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә дә ярыштылар.Ярыш нәтиҗәсендә Кыш бабай үз урынын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Чара кызыклы уеннар,төрле ярышлар, җыр-бию белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да, авыл халкы да кайнар чәй һәм бәйрәм коймагы белән сыйланды. Нәүрүз мөбарәк булсын! -
Язлар матур хатын-кызлар белән.. 07.03.2022

Көннең яктылыгы - кояшта, Күкнең матурлыгы - йолдызларда, Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Теләкләрегез тормышка ашсын, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Мәктәбебездә бәйрәм уңаеннан “Язлар матур хатын-кызлар белән.. “ дигән кичә уздырылды. Чарада укучылар хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап җырлар, биюләр башкардылар. Әйе,җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән бәйрәм бит бу. Шушы шатлыклы, куанычлы көнегездә сезгә язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез! -
Әлифба бәйрәме 05.03.2022

Кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул
дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә.
Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган.
Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Безнең 1 нче сыйныф укучылары Әлифбаны укуны төгәлләделәр һәм шул уңайдан мәктәптә «Әлифба бәйрәме» үтте. Беренче укытучылары Зөлфия Зәкиевна ярдәмендә балалар белем иле белән таныштылар, хәреф танырга, язарга өйрәнделәр. Бәйрәмдә дә сынатмады алар. Матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмаклар чиштеләр. -
Акция "Покормите птиц зимой!" 24.02.2022

Сегодня ученики начальных классов приняли участие в акции "Покормите птиц зимой!".
-
В преддверии праздника / “Батырлык дәресе” 22.02.2022

В преддверии праздника "День зщиты Отечества" в нашей школе состоялась встреча с учатсником войны в Афганистане, жителем деревни Ямаково, Ильсуром Ракиповичем Фаттаховым. В качестве почетного гостя на празднике присутствовал глава СП Набиуллин Халил Ханафиевич, который поздравил учеников и гостя с наступающим праздником.Праздник был очень интересным, помимо рассказов о войне, состоялось принятие учеников 5-6 классов в ряды "Юнармейцев".
Музей нашей школы пополнился новым экспонатом - армейской одеждой Ильсура Ситдикова, отслужившего в Афганистане и проживавшего в деревне Новый Такерман, который был вручен руководителю школьного музея Мороз Зульфие Рфиковне. Благодарим за такой щедрый подарок!
Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә “Батырлык дәресе” уздырылды. Чарада Кадрәк авылы җирлеге башлыгы Нәбиуллин Хәлил Хәнәфи улы, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз Фәттахов Илсур Рәкыйп улы катнашты. Илсур Рәкыйп улы үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Ул башкарган “Афганистан” җыры күңелләргә уелып калды. Кунаклар мәктәп музеена Яңа Тәкермән авылында туып- үскән , мәрхүм әфганчы Ситдиков Илсурның киемен тапшырдылар. 5-6 нчы сыйныф укучылары яшь юнармиячеләр сафына кабул ителде.Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. Хәлил Хәнәфи улы батырлык һәм тәвәккәллекнең нигезендә әхлаклылык һәм ихтыяр көче булуына, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк булуына басым ясады.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2022

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Халыкара туган телләр көне уңаеннан мәктәптә “Туган телем- иркә гөлем” дигән кичә уздырылды. Чарада укучылар белән туган телебез, аның җәүһәрләре турында әңгәмә оештырылды, презентация карадык. “Газиз туган телем” исемле интеллектуаль викторинада укучылар табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып таралыштык.
Мондый чаралар телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. -
Песни военных лет 21.02.2022

Ученицы 6 класса нашей школы: Гермагентова Динара, Мурзаханова Айсылу, Фаттахова Зарина выступили с песней на конкурсе.
-
“Әфган яралары” 19.02.2022

15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн.
Минзәлә районыннан барлыгы 78 якта¬шыбыз Әфганстанда хезмәт иткән. Аларның икесе - Дамир Латыйпов һәм Михаил Кириков - өйгә кайту бәхетенә ирешмәгәннәр. Кадрәк авылы җирлегеннән дә Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән егетләребез шактый.
Шушы уңайдан 6 нчы сыйныфта “Әфган яралары” дигән сыйныф сәгате уздырылды. Чарада укучылар үзебезнең җирлектән Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан якташларыбыз турында сөйләштеләр, аларга багышланган истәлекләр белән таныштылар. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! -
“Илһамлы халык – бәхетле халык” 16.02.2022

“15 февраль- Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” акциясе кысаларында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировка багышланган “Илһамлы халык – бәхетле халык” дип исемләнгән кичә уздырылды. Чарада укучылар бөек җырчының тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация белән таныштылар. Кадрәк авылы китапханәсе мөдире Альбина Гарнышева Илһам Шакиров турында әнисе сөйләгән истәлекләре белән уртаклашты. Альбина ханымның әнисе белән Илһам ага бер авылдан , ә башлангыч сыйныфта Илһам Шакировка да Альбина Гарнышевага да бер үк укытучы белем биргән. Бу истәлекләрне укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Кичә ахырында Илһам Шакиров башкарган җырлар тыңланды.
Әйе, һәр кеше үз милләтенең шундый олы шәхесләрен белергә, алар белән горурланып яшәргә тиеш. -
“ 15 февраль – Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” 15.02.2022

Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә .Батыр шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын үсеп килүче буынга җиткерү максатыннан, “ 15 февраль – Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне” акциясе кысаларында мәктәптә ,,Җыры белән җиңде дошманны" дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә укучылар “Моабит дәфтәрләре” дигән фильм карадылар, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Кадрәк авылы китапханәчесе Гарнышева Альбина укучылар белән “Муса Җәлил батырлыгы" дигән темага викторина уздырды. Җинүчеләр билгеләнде.
Без, җәлилчеләр, безнең өчен кан койган солдатлар җиңүе белән бүгенге көндә бәхетле яшибез. Шундый аяз күкле тыныч, матур тормышның кадерен белик. Муса Җәлил җырлары мәңгелеккә күңелләрдә калсын.












