Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Муса Жэлил эзлэре буйлап...
18.02.2022
Боек шагыйребез Муса Жэлилне искэ алу.
-
"Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк" 04.02.2022

-
Витаминнар - безнең дусларыбыз.
21.01.2022
Балалар белән яшелчә һәм җиләк-җимешнең файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында без кайсы яшелчә, җиләк-җимештә нинди витамин барын, нәрсәләргә файдалы икәнен ачыкладык, табышмаклар әйтештек.
-
Сак булыгыз грипп!!! 13.01.2022

Көз җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга?
- Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).
Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин.
Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.
Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.
Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.
Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.
Тулырак: http://spas-rt.ru/news/zdravoohranenie/salkyin-tiyudn-m-gripptan-nichek-saklanyirga
-
Яна ел белэн! 29.12.2021

Бакчабызда котеп алынган Яна ел бэйрэме булып узды. Бэйрэмебез жыр, бию, уеннар белэн урелеп барды, экият геройлары да килгэн иде. Балаларга бэйрэм кичэсе бик ошады. Кичэбез бик кунелле утте.
-
Сак булыгыз, юлда бозлавык!
17.12.2021
Урамда көздән кышка күчү чоры. Бер туңдыра, бер җылыта. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Таеп егылган кеше гадәттә тиз генә сикереп торырга тырыша.
Ләкин ашыгырга кирәкми. Башта кул-аякларны селкетеп карарга кирәк. Берәр җирдә авырту сизелсә, аның нәрсәгә бәйле икәнен ачыкларга тырышыгыз. Гадәттә авырту бәрелү, сеңерләр тартылу яки сөяк сынуга бәйле. Бәрелгән вакытта йомшак тукымаларга кан сава. Тән зәңгәр төскә керә. Кан савуның күләме кечкенәрәк булсын өчен, бәрелгән урынга салкын куярга кирәк. Тырналып-сыдырылып киткән җирне йод, зеленка белән сөртергә киңәш ителә. Бәрелгән аяк-кул каты авыртса, ул җирне бәйләп, йоклаганда күтәртебрәк куялар. Егылгач, баш әйләнсә, костырса, эч авыртуы көчәйсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Егылган вакытта сеңерләр тартылырга, хәтта өзелергә дә мөмкин. Сеңер тартылганда буыннарга тынычлык бирергә һәм 10-15 минутка боз яки салкын әйбер куярга кирәк. Буынны салкын су астында тотсаң да була. Бер тәүлектән соң авыртуы бетмәсә, эластик бинт салалар. Беренче көннәрдә авыртуны баса, бер-ике көннән соң җылыта торган мазьлар сөртәләр, өч-дүрт көннән җиңелчә массаж ясый башлыйлар. Бу чараларны эшләгәндә һәм әле авырту беткәннән соң да зарарланган сеңернең өзелү ихтималы барлыгын онытасы түгел, сакланып эш итәсе. Өч көн эчендә авырту бетми, ни басып, ни таянып булмый икән, табибка барырга кирәк.
Иң куркынычы һәм иң еш кабатлана торганы – беләзек буыныннан кул сөяген сындыру. Таеп егылганда кеше, йомшаграк төшәргә омтылып, кулына таяна. Егылу көче беләзеккә туры килә һәм еш кына ул сына. Сынган җир каты авырта, шешә, буын белән хәрәкәтләнергә бирми. Мондый очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка бару зарури.
Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк. -
День неизвестного солдата 06.12.2021

"Хэбэрсез югалган солдатлар" конкурсында катнаштык, поделка ясадык.
-
Об оплате за детский сад на 2022 год (Постановление)
29.11.2021
Об оплате за детский сад на 2022 год (Постановление)
-
Эбием сандыгы 25.11.2021

Бакчабызда " Эбием сандыгы" дип исемлэнгэн кичэ уздырдык. Монда без эби-бабаларыбыздан калган борыгы гореф гадэтлэрне, уеннарны, табышмак,сынамыш, мэкаль-эйтемнэрне искэ тошердек.Татар милли киемнэрен, милли бизэклэрен карадык. Бэйрэмебез бик кунелле утте. Балаларга да, энилэргэ дэ бэйрэм бик ошады.
-
ПАМЯТКА ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ!
17.11.2021
Сервис приема заявлений и проверки статуса заявлений на прием в дошкольные образовательные организации через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан временно приостановлен.
Проверить статус ранее поданного заявления Вы можете через Единый портал государственных и муниципальных услуг Российской Федерации, (https://www.gosuslugi.ru/10909).






