муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
| Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
| E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
| Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 4 учащихся |
| У нас учат: | 4 учителя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 25.02.2013

Башлангыч сыйныфлар атналыгы.
11 нче февральдән 17 нче февральгә кадәр мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының атналыгы үтте. Атналыкта укучылар белән "Әкиятләр илендә" исемле кичә, "Математик КВН" һәм "Күңелле стартлар" бәйгеләре үткәрелде.
-
ФГОС буенча семинар 25.02.2013

ФГОС буенча семинар.
Төп мәктәпкә яна дәүләт стандартлары керү сәбәпле, мәктәптә төп мәктәп өчен булган ФГОС материалларын өйрәнү дәвам итә. 15 нче 16 нчы фераль көннәредә Методик эш айлыгы кысаларында мәктәпкүләм семинар үткәрелде. Семинарда ФГОС буенча дәрескә таләпләр өйрәнелде. Төбәндәге фәннәрдән ФГОС таләпләренә җавап бирерлек итеп ачык дәресләр үткәрелде: физика - 8 класс (Фархуллин Р.С.), технология - 5 класс (Закирова Ф.Р.), инглиз теле 5 класс (Фархуллина З.Т.), математика - 6 класс (Зиннатуллина З.Х.).
-
Котлыйбыз! 16.02.2013

31 нче гыйнвар көнне 7 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу районкүләм үткәрелгән "Инглиз телендә җырлыйбызда, сөйләшәбез дә" исемле конкурста уңышлы гына чыгыш ясады. Алсуны котлыйбыз!
-
Укытучылар спартакиадасы. 16.02.2013

1 нче февраль көнне мәктәбебездә укытучылар спартакиадасы үтте.Әлеге ярыш түбәндәге төрләрдән үтте: ир-егетлә - тартылу, хатын-кызлар-этелү, шахмат, теннис, канат тартышу, дарст. Спортакида да барлык укытучыларда катнашты.
-
Методик эш айлыгы 16.02.2013

1 нче февральдән мәктәбебездә укытучыларның методик эш айлыгы башланды. Методик эш айлыгы планы нигезендә укытучылар коллективы белән мәктәпнең методик проблемасы буенча төрле чаралар, педагогик укулар, семинарлар планлаштырылды. Төп тема айлыкта төп мәктәп өчен яңа дәйләт стандартларын өйрәнү һәм практикада сынап карау.
-
Рухи-әхлак тәрбиясе буенча эш. 16.02.2013

Гыйнвар аенда мәктәптә рухи - әхлак айлыгы үтте. Бу айлыкны йомгаклап 31 гыйнвар көнне Маһинур абыйстай белән мәктәпкүләм очрашу үткәрелде. Әлеге очрашуда Маһинур абыстай укучыларыбызны акны карадан һәм яхшылыкны яманнан аерырга өйрәтте.
-
Россия чаңгы юллары 16.02.2013

10 нчы февраль көнне Кече Кирмән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары" бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә 42 укучы, 5 мәктәкәчә яшьтәге балалар, 12 укытучы һәм 8 техник хезмәткәр, 2 ветеран укытучы, 20 ата-ана чаңгыга басты.
-
Котлыйбыз! 16.02.2013

11 нче февраль көнне 5 нче сыйныф Гыймазова Лилия "Иң яхшы әйдаман" конкурсының зона турында катнашты. Бу бәйгедә Лилия 3 нче урынны яулады. Гыймазова Лилияне котлыйбыз!
-
Мәктәпкүләм семинар. 16.02.2013

Башлангыч сыйныфка ФГОС кертелү һәм киләчәктә төп мәктәпкә яңа дәүләт стандартлары керү сәбәпле башлангыч сыйныф укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан 12 нче февраль көнне мәктәпкүләм семинар үткәрелде. Мәктәкүләм семинарда ФГОС буенча башлангыч сыйныф укытучыларының тәҗрибәсе өйрәнелде һәм ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Мәктәпкүләм чаңгы ярышы 16.02.2013

17 нче гыйнвар көнне мәктәпкүләм чаңгы ярышы үткәрелде. Чаңгы ярышында 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чаңгы ярышында малайлар арасында 1 урынны алган Насибуллин Динарны, 2 нче урынны алган Фатихов Рәмисне һәм кызлар арасында 1 нче урынны алган Шарифуллина Рүмияне, 2 нче урынны алган Шахиева Лилияне котлыйбыз.





