муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422172, Республика Татарстан, Мамадышский район, с. Малые Кирмени, ул. Г. Нигматуллина, д.31 |
| Телефон: | +7(855)-632-96-31 |
| E-Mail: | SMKirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малокирменская ООШ" |
| Руководитель: | Фархуллин Раиф Сунгатович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 4 учащихся |
| У нас учат: | 4 учителя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38
-
Өмә. 21.04.2014

19 нчы апрель көнне мәктәбебездә өмә үтте. Өмәдә мәктәп территориясе чистартылды, карлар таратылды.
-
Унышлар телибез!
16.04.2014
Бгенге көндә 8 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу Казан шәһәрендә үтүче "Йолдызлык-2014" эстада фестивалендә катнаша. Аңа уңышлар телибез!
-
Нәүрүз бәйрәме. 05.04.2014

22 нче март көнне авыл мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә авыл халкы һәм мәктәбебез укучылары кышны озаттылар, язны каршы алдылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмннән сон авыл халкы һәм укучылар карга боткасы белән сыйландылар.
-
Котлыйбыз! 05.04.2014

4 нче март көнне район мәдәният йорты каршында районкүләм "Кошлар көне" үтте. Бу бәйрәмдә безненң мәтәптән 7 нче сыйныф укучысы Газизов Илдан үзе ясаган сыерчык оясы белән катнашты. Ул бу бәйге дә икенче урынны яулады. Илданны котлыйбыз!
-
Шигыриять бәйрәме.
05.03.2014
28 нче февраль көнне авыл мәдәният йортында укучыларыбыз катнашында "Туган яктан күчкән балкыш" исемле шигыриять бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә шагыйр-прозаик авылдашыбыз Рафаил абый Газизов, авылдашыбыз шагыйрь Вәрис Минегалиев, авылдашыбыз шагыйрь Гыйлмулла Салаховлар чакырылган иде. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Укучылар шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм концерт номерлары күрсәттеләр.
-
"Йолдызлык-2014"
22.02.2014
16 нчы февраль көнне Мамадыш шәһәре мәдәният йортында "Йолдызлык-2014" фестиваленең район туры үтте. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 8 нче сыйныф укучысы Исрафилова Алсу катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Алсуны котлыйбыз!
-
21 нче февраль - телләр көне. 22.02.2014

21 нче февраль көнне мәктәбебездә телләр көне билгеләп үтелде. 1-9 нчы сыйныф укучылары телләр көненә карата үзләре әзерләгән рус теледә, инглиз телендә, татар телендә шигырьләрен укыдылар.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены. 22.02.2014

Мәктәптә 21 нче февраль көнне 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында хәрби-спорт уены үтте. Бу бәйгедә 2 команда ярышты. "Бөркет" һәм "Лачын камандалары. Ярыш йомгаклары буенча "Лачын" командасы җиңү яулады. Җиңүче команданы котлыйбыз.
-
Экскурсия 22.02.2014

6 нчы февраль көнне 1-8 нче сыйныф укучылары, "Тормыш дәресләре" планы нигезендә, Норма урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында һәм Су-Елга авылында Шакурова Нурия апаның фермер хуҗалыгында экскурсиядә булдылар.
-
"Иң яхшы әйдәман" 22.02.2014

6 нчы февраль көнне 6 нчы сыйныф укучысы Гимазов Лилия Түбән Сөн урта гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Иң яхшы әйдаман" конкурсында катнашты. Әлеге конкурста "Иң кызыксынучан һәм булдыклы әйдаман" номинациясендә җиңүче булды. Лилияне котлыйбыз!





