МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Халкымның күңел көзгесе.
Опубликовано: 21.11.2023Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 21 ноябрь көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф 1А һәм 1Б укучылары белән китапханәдә "Халкымның күңел көзгесе" дип исемләнгән чара үтте. Укучылар, халкыбызның рухи дөньясына керү өчен иң уңайлы капка булып торган : әкият дөньясына сәяхәт иттеләр. Беррәттән , китапханәгә кайткан яңа китаплар , "Татар халык әкиятләре", "Балалар фольклоры" һәм татар халкының йөзек кашы булган шагыйребез Роберт Миңнуллинның "Алма бабай" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы белән дә таныштылар. Укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә китап сөюләрен, бик күп әкиятләр, шигырьләр белүләрен исбатлап күрсәттеләр. Чара бик күңелле, җанлы рәвештә үтте. Сыйныф җитәкчеләре: Римма Гөлүсовнага, Лилия Индусовнага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Укучылар уз-үзләрен тотышлары, тәртипләре , белемнәре ягыннан миндә укучыларга карата соклану уяттылар.
К списку новостей