МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
Новости Шугуровской СОШ имени В.П.Чкалова
Чәк-чәк музеена онлайн-сәяхәт.
Опубликовано: 29.04.2023Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 29 нчы апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары арасында татар халкының мәдәни мирасы белән кызыксынуларын үстерү максатыннан Чәкчәк музеена онлайн-сәяхәт оештырылды.
Чәк-чәк музее Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан. Биредә үзеңне өеңдә кебек хис итәсең, кунаклар самовардан хуш исле мәтрүшкәле чәй эчә, татар милли ризыклары чәк-чәк, бавырсактан авыз итә. Чәй эчкән арада кунакларга татар халкының көнкүреше, йолалары, шулай ук төп татлы ризык чәк-чәк һәм башка милли ризыкларның ничек әзерләнүе турында сөйләрләр. Музейда төрле халык милләтләренең милли киемнәре белән дә танышып була. Теләүчеләр, аларны киеп тә карый ала. Бу музейның үзенчәлеге шундый: барысын да куллар белән тотып карарга һәм гамәлдә сынап карарга була.
К списку новостей