МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
« Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек».Сыйныфтан тыш чара. 29.04.2024
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 26 нчы апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатын һәм аның язган шигырьләрен искә алу, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан 5А сыйныф укучылары белән « Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде.
Һәр елны 26 апрель көнне без татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдыз - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Габдулла Тукай – ул милләтебезнең горурлыгы, аның шигырьләре үлемсез. Укучылар Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрьнең тормышын, иҗатын данлап шигырьләр сөйләделәр. Кичә милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
“Милли җәүһәрләр”. Татар халык уеннары. 29.04.2024
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 27 нче апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары арасында тәнәфестә, физик культура, татар теле дәресләрендә татар халык уеннары үткәрелде. Әлеге уеннар татар халык фольклорын тирәнрәк өйрәнүне, милли үзаң, туган илгә карата горурлык хисләрен уяту максатын күздә тотып уздырылды.
-
Кояш нуры 27.04.2024
уган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 27 нче апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына Иске Шөгер мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары балалар өчен "Кояш нуры" спектаклен күрсәтте. Укучылар спектакльне елмаеп, зур кызыксыну белән, узләренә дуслык турында берникадәр дәрес алып карадылар. Балалар өчен эчтәлекле театр алып килгәннәре өчен Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
«Моңлы Тукай теле. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 26.04.2024
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 26 нчы апрель көнне Г.Тукайның тууына 138 ел уңаеннан 1-4 сыйныфлар өчен «Моңлы Тукай теле” дип исемләнгән сәгнатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукайның, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәгнатьле укыдылар. Бәйге шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган презентация, мультфильм карау белән үрелеп барды һәм “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
Просмотр фильма "Императрицы" 26.04.2024
Фильм «Императрицы»
В рамках воспитательной работы Министерство просвещения Российской Федерации реализует проект «Всероссийские детские кинопремьеры». С 15 апреля 2024 года в рамках Проекта ведется показ документально-художественного фильма «Императрицы».
Фильм повествует о событиях, повлиявших на формирование великой Российской империи, и способствует развитию чувства патриотизма, формированию эстетической культуры на основе российских духовно-нравственных ценностей.
-
Муниципаль конкурс-бәйге.“Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән!” 26.04.2024
25 апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары арасында муниципаль конкурс-бәйге уздырылды.
Конкурсның максаты: яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, мили үзаң үстерү.
Конкурсның бурычлары: татар халкының гореф-гадәтләрен, традиция - йолаларын барлау; татар телен өйрәнүнең практик юнәлгәнлеген булдыру, милли мәдәниятебезне, ядкарьләребезне саклауга омтылыш булдыру.
Бәйгедә катнашучылар беренче этапта үзләренең “Таныш булыгыз менә...” исеме астында визит карточкасын тәкъдим итттеләр.
Икенче этапта“Мин үземне ни өчендер, Талантлы диеп уйлыйм” исеме астында шөгыльләрен күрсәттеләр.
Өченче этапта “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында монолог рәвешендә әдәби әсәрнең героен сурәтләделәр.
Әлеге бәйгенең өч этабын да уңышлы үтеп, 3а сыйныфы укучысы Шамсутдинова Диләрә җиңүче дипломына лаек булды. Җитәкчесе – Насибуллина Г.Ф.
-
«Диктант Победы». 26.04.2024
26.04.2004 учащиеся 11-х классов (учитель Кириллова Л. А.) приняли участие в Международной исторической акции «Диктант Победы».
Диктант проводится в целях привлечения широкой общественности к изучению истории Великой Отечественной войны и Второй Мировой войны, повышения исторической грамотности и патриотического воспитания молодежи
-
Неделя психологии 24.04.2024
Организована выставка на тему "Волшебный мир взросления и его трудности" ученики здесь могут обсуждать вопросы межличностного и внутригруппового общения, закономерности взаимодействия людей, меры психологической коррекции этого взаимодействия со стороны учителя и родителей. Цель этой выставки- способствовать росту культуры межличностных контактов, привлечь внимание читателя к этике и эстетике общения, расширить кругозор знаний читателя о психологии личности. Библиотека ждёт своих гостей.
-
Тукай әсәрләре буенча күргәзмә. 24.04.2024
Мәктәп тормышы умарта күче кебек гөрләп тора. Бигрәк тә бу апрель ае өчен хас күренеш. Нинди генә чаралар үтми! Әле генә, галәм киңлекләрен яулаган булсак, бүген язучы Таһир Шамсуаров белән очраштык. Иртәгә инде "Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән" дип аталган лозунг астында очрашулар булачак, бәйгеләр үтәчәк.Шундый матур чаралар үткәндә мәктәбебезнең китапханәсе читтә кала алмый билгеле. Бәйрәмнәргә ямь өстәп, укучыларда китапка кызыксыну уяту максатыннан күргәзмәләр оештыра. Бүген, яраткан, хөрмәтле, язучыбыз Габдулла Тукай әсәрләренә күргәзмә оештырылды.
-
Әдәби кичә. Якташ язучы Т.Шәмсуаров белән очрашу “Т.Я.Шәмсуаров-туган як җырчысы” 24.04.2024
Туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 24 апрель көнне шагыйрь Таһир Ярулла улы Шәмсуаров белән очрашу кичәсе узды. Бу очрашуны түземсезлек һәм дулкынлану белән көттек, чөнки шагыйрь үзе күрше авылдан , мәктәбебездә укытучы булып эшләгән. Таһир Ярулла улының шигырьләре — эчкерсез, игелекле — беркемне дә битараф калдырмады. Ул үзенең хис-тойгыларын, кешеләр турында шигырьләрен — җиңел, мавыктыргыч, нәзакәтле юмор белән укыды. Кыскасы, ТаҺир Ярулловичның иҗаты-ул аның күңел дөньясы.Тормыш юлының һәр мизгеле яшәү, дуслык, мәхәббәт турында уйлану— борчылу, сызлану. Очрашу матур һәм онытылмаслык эз калдырды.
Мондый чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә иде, чөнки укучыларыбызның , безнең арада яшәүче җирле шагыйрьләрне китаплары буенча гына түгел, йөзләре буенча да белүләре мөһим .