МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән" 25.04.2019

25 апрель көнне В.П. Чкалов исемендәге Шөгер гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Милләтең белән горурлан, халкыңның үзе белән" муниципаль бәйге үткәрелде. Конкурсның максаты: яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли үзаң үстерү. Конкурсның бурычлары:татар халкының гореф-гадәтләрен, традиция - йолаларын барлау; татар телен өйрәнүнең практик юнәлгәнлеген булдыру, милли мәдәниятебезне, ядкарьләребезне саклауга омтылыш булдыру. Конкурсның биремнәре: 1. “Таныш булыгыз менә...” (визит карточкасын тәкъдим итү). 2. “Мин үземне ни өчендер, Талантлы диеп уйлыйм” (минем шөгыльләрем). 3. “Җырдай моңлы татар теле” (әдәби викторина). 4. “Театр яктылыкка, нурга илтә” (монолог, нинди дә булса әдәби әсәрнең героен сурәтләргә). Әлеге бәйгедә 3Б сыйныфы укучысы Бадыгина Алия җиңүче булып танылды.Котлыйбыз.
-
Тукай- сүнмәс кояш ул 25.04.2019

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү; Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, сәнгати зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, милли әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 7б сыйныфында “Тукай- сүнмәс кояш ул” дигән исем астында сыйныф сәгате узды.
-
"Тукай эзләре буйлап" 24.04.2019

24 АПРЕЛЬ көнне 7 сыйныф укучылары белән "Тукай эзләре буйлап" дигән баш астында зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе уздырдык. Бәйге Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.
-
"Курай моңлы әкиятче апа" 24.04.2019

Балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 90 ел тулу уңаеннан, 7 сыйныф укучылары белән "Курай моңлы әкиятче апа" дип аталган әхлак сәгате уздырдык. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, "Актәпи ник моңая" әкиятенә аерым тукталдык. Быел театр елы булуын да исәпкә алып, балалар белән берлектә сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укыдык. Бу сәхнәләштерелгән тамаша балаларга әсәрне аңлап кабул итү өчен үтемле чара булды.
-
Татар халык уеннарын уйнау. 23.04.2019

”Куянкай”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:
Ак куянга ни булган,
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый,
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер!
Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә. -
Халкыбызның милли бизәкләре. ( Мәктәп музеена экскурсия) 23.04.2019

23 апрель көнне мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Укучылар музейдагы экспонатлар белән таныштылар.Музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алганнар. Укучылар татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр белән таныштылар.
-
Мин кулыма китап алам. 23.04.2019

23 апрель көнне 5-11 сыйныф укучылары татар теле атналыгы кысаларында мәктәп китапханәсенә сәяхәт ясадылар.Китапханәче Гөлфия Вәлиевна укучыларны борынгы язулар, китаплар, хәзерге матбугат басмалары белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы кайбер сүзләрнең килеп чыгышын аңлатты. Укучылар китапханәдә оештырылган "Туган якны өйрәнү" почмагында урнаштырылган экспонатлар белән таныштылар.
-
“Тапкыр тиен” 22.04.2019

22 апрель көнне 5-8 сыйныф укучылары Рәсәй күләмендә үткәрелгән “Тапкыр тиен” дип аталган уен- бәйгедә катнаштылар. Иң актив укучылар 6а һәм 7б сыйныфларыннан иде. Уен – бәйге” Тапкыр тиен- һәркем өчен тел белеме! Находчивая белка – языкознание для всех!” дигән девиз астында үтте.
-
«Урок цифры» по теме «Управление проектами» в 4-х классах. 21.04.2019

Учащиеся 4-х классов на уроке узнали, что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их специфика в области информационных технологий. Учащиеся на онлайн-тренажере попробовали руководить проектом онлайн, используя изученные подходы и в конце получили сертификаты.
-
«Урок цифры» по теме «Управление проектами» во 2-х классах 21.04.2019

Учащиеся 2-х классов на уроке узнали, что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их специфика в области информационных технологий. Учащиеся на онлайн-тренажере попробовали руководить проектом онлайн, используя изученные подходы и в конце получили сертификаты.














