Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Котлыйбыз 28.08.2023

42 ел эш стажы булган Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы Багаутдинова Әнисә Бинәрис кызы сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча максатчан эшли, укучыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек, мөстәкыйльлек бирә, ихтыяр көче тәрбияли, куйган максатка ирешү кирәклеген төшендерә. Быелгы август киңәшмәсендә шәһәр һәм район мәктәпләрендә профессиональ осталыклары белән зур уңышларга ирешкән укытучыларны дәүләт бүләге белән бүләкләделәр. Алар арасында безнең хезмәттәшебезнең булуы да бик куанычлы. Аңа да Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен күкрәк билгесе медале бирелде. Әнисә Бинарисовнаны уңышы белән котлыйбыз, яңа җиңүләр һәм сәламәтлек телибез.
-
Аттестат тапшыру 07.07.2023

Бүген Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирүче мәктәбендә тантаналы бәйрәм. Ниһаять, 9 сыйныф укучыларының имтиханнары тәмамланды, сынаулар үтелде. Буген кабаттан әти-әниләр, чыгарылыш укучылары, укытучылар мәктәпкә "Аттестат тапшыру" чарасына җыелдылар. Шунысы куанычлы:барлык укучыларыбыз да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып чыктылар. Мәктәп җитәкчесе, Гөлия Камил кызы, укучыларны түргә чакырып, жылы сүзләрен әйтеп, уңышлар теләп, өлгергәнлек таныклыгын тапшырды. Сыйныф җитәкчесе Ришат Салих улы да һәр укучысына аерым теләкләр җиткерде. Әти-әниләр дә шатлыклары белән уртаклаштылар. Соңыннан чәй табыны артында жылы сөйләшү дәвам итте.
Укучылар! Бәйрәмегез котлы булсын! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә, укырга язсын. Сынатмадыгыз, ышанычыбызны акладыгыз. -
Уважаемые учащиеся и родители (законные представители)! 30.05.2023

В целях организации профильного обучения в 2023/2024 учебном году, предоставления обучающимся качественных образовательных услуг в рамках введения профильного обучения на старшей ступени общего образования информируем вас об открытии 10-х классов в 2023/2024 учебном году в общеобразовательных учреждениях Лениногорского муниципального района.
Письмо в школы по открытию профильных классов в 2023-2024 учебном году.pdf
-
День защиты детей 24.05.2023

В Нижнечершилинской школе 24 мая состоялось комплексное мероприятие "День защиты детей" с целью закрепления практических навыков и углубления знаний по правилам поведения в чрезвычайных и экстремальных ситуациях, умению сохранять и защищать свою жизнь и здоровье, при возникновении экстремальных ситуаций
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Түбән Чыршылы мәктәбендә "Соңгы кыңгырау " бәйрәме узды. Бу чара бер ягы белән күңелле булса, икенче яктан моңсу. Тугыз ел белем алган, мәктәп гаиләсендә кайнаган укучыларның сынау бирү, хушлашу вакыты килеп җитте. Бәйрәмгә килүче мәгариф булеге методисты Эльмира Тәлгать кызы да, беренче укытучылары Роза Батырша кызы да, авыл хәзрәте Хәким абый да чыгарылыш сыйныфка карата иң җылы сүзләр әйттеләр, теләкләр теләделәр. Ә инде 9 сыйныф укучылары үзләренең күңел түрендә булган олы рәхмәтләрен укытучыларга, аш пешерүче, җыештыручы апаларга юлладылар, матур җырлар бүләк иттеләр. Чыгарылыш укучылары алдында зур сынаулар, киләчәккә һөнәр сайлау чоры башлана. "Барыр юлларыгыз якты, имтиханнарыгыз уңышлы, максатларыгыз ирешерлек, дөньялар тыныч булсын", - дип үзенең теләкләрен җиткерде мәктәп директоры Гөлия Камил кызы. Хәерле сәгатьтә чыңласын соңгы кыңгырау!
-
23.05.2023

Түбән Чыршылы мәктәбендә җылы очрашу булды. Соңгы кыңгырау бәйрәменә остазларыбыз - өлкән укытучылар да килде. Алар бәйрәм карадылар, теләкләрен әйттеләр, чәй табыны артында мәктәп яңалыкларын сөйләштеләр. Якын итеп килүче ветеран укытучыларыбызга без бик шат һәм рәхмәтле. Барлык укытучыларны, остазларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Киләчәктә озын гомер, ныклы исәнлек, хөрмәттә яшәүләрен телибез.
Кайгы килгәндә дә егет бул, дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы" белән "Әнкәй" сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Футбол 13.05.2023

Занятия спортом - это залог здоровья. Завершая спортивный сезон учебного года команда футболистов школы 13 мая приняла участие в муниципальных соревнованиях по футболу среди учащихся 7-9 классов. А футбол - это не просто игра, он полезен для тела и ума, для развития логического мышления.
-
Ата - аналар җыелышы 12.05.2023

12 нче май көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата- аналар җыелышы узды. Җыелышта узып баручы уку елына, тәрбия эшләренә, йомгак ясалды, җәйге яллар вакытына иминлекне саклау, юл, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар каралды. Укытучылар, ата-аналар укыту - тәрбия процессында булган уңышлар, җитешсез яклар турында сөйләштеләр, юл кагыйдәсенә багышланган видеоролик карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Алда күңелле яллар көтә. Бу яллар файдалы, рәхәт булсын өчен, әти-әни ягыннан контроль яхшы булырга тиеш, диелде җыелышта.
-
Җиңу көне 06.05.2023

Ямьле май ае бәйрәмнәргә бай. Бу көннәрдә шәһәр-авылларда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналар бара. Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары да бу чарага алдан әзерләнделәр. Сугыш чорындагы батырлыкларны, авыр вакытларны яктырткан шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Бүген, 6 май көнне, Җиңү паркында авылдашларны, Җиңү көнен искә алуга багышланган бәйрәм тантанасы булды. Укучылар килгән кунаклар каршында оста итеп чыгыш ясадылар. Әйе, сугыш китергән кайгы - хәсрәт онытылмас яра булып йөрәкләрдә саклана. Мәрмәр ташларда батыр авылдашларыбызның исемнәре уеп язылган, алар онытылырга тиеш түгел. Чарада сугыш чоры балалары: Мөгәззәмә апа Гайнетдинова, Әнәс абый Кадыйров та үзләренең авыр балачаклары турында сөйләп, яшь буынга тыныч көннәр, бәхетле булып үсүләрен, яхшы һөнәр ияләре булуларын теләделәр. Кем генә чыгыш ясаса да, тик бер теләк яңгырады: "Күкләребез аяз, дөньялар тыныч, үзебез исән - сау булыйк. Тыл хезмәтчәннәрен, ветераннары хөрмәт итик, Җиңү өчен башларын салган авылдашларны туганнарны онытмыйк".
-
Многоборье 29.04.2023

29 апреля спортивная команда нашей школы приняла участие в соревнованиях по спортивному многоборью среди учащихся 7 – 9 классов Лениногорского муниципального района. Все участники заняли призовые места в различных дисциплинах и в общекомандном зачете 1 место.






