Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423296, Республика Татарстан, Лениногорский район, с.Нижние Чершилы, ул. Советская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-953-95-35 |
| E-Mail: | Guliya.Vafina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Вафина Гулия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 19 учащихся, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 8 учителей (1 совместитель) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечершилинская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Совещание
16.02.2024
Сегодня, 16 января, в МБОУ "Нижнечершилинская ООШ" директор Вафина Г.К. провела мини-совещание, направленное на разъяснение о преступной деятельности злоумышленников, адекватного реагирования на «фейки» в сети "Интернет", о росте активности сообществ "Колумбайн", распространяющих сообщения с угрозами взрывов, захвата заложников и совершения тяжких преступлений в образовательных организациях. Гулия Камиловна подчеркнула, что высказываемые угрозы широко обсуждаются в родительских чатах, в отдельных случаях отмечается тревожная реакция родителей на «вбросы» информации, что приводит к срывам учебного процесса, напомнила о возможной преступной деятельности злоумышленников, об адекватном реагировании на «фейки», при необходимости подключить к работе специалистов-психологов; классным руководителям поручила реализовать меры по формированию у обучающихся навыков критического оценивания информации, распространяемой в сети «Интернет».
-
Химия в школе 15.02.2024

15 февраля, в ходе тематической недели, учащиеся 8-9-х классов оформили доклады о всемирно известных учёных в области химии, таких как Д.И. Менделеев, Н.Н. Зинин, Н.Д. Зелинский и других, где рассказали их краткую биографию, научные достижения, интересные факты из жизни.
-
Химия в школе 14.02.2024

14 февраля учащиеся 8 класса организовали экскурсию в гостиную Менделеева, под названием "Мир воды"
-
Итоговое собеседование по русскому языку 13.02.2024

Приказ МО и Н РТ Об утверждении Порядка проведения итогового собеседования
Памятка для участников итогового собеседования
-
Химия в школе 13.02.2024

13 февраля в рамках тематической недели "Химия в школе" в библиотеке была организована выставка литературы, которая связана с химией.
-
Химия в школе 12.02.2024

12 февраля в школе началась тематическая неделя "Химия в школе". Мероприятие началось с презентации, которую подготовили учащиеся 8 класса, на тему: "Что такое химия?". Познакомили с выдающимся русским химиком Д. И. Менделеевым и таблицей химических элементов. Смотрели клипы про химические элементы.
-
"Җәлил укулары" 08.02.2024

Буген Лениногорск шәһәре Мәдәният йортында район күләмендә "Җәлил укулары" шигырь бәйгесе булып узды. Бәйгедә мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Шарипов Илһам Муса Җәлилнең "Сержант" шигыре белән катнашып уңышлы чыгыш ясады. (Җитәкчесе Сайфиева Т.Ш.) Илһамга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Бердәм иминлек дәресе 07.02.2024

Оборона -масса айлыгы чаралары планы буенча 7 февраль көнне " Бердәм иминлек дәресе" узды. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, ребуслар чишеп иминлек кагыйдәләрен барладылар. Килеп чыккан очракта тиешле коткару чараларында югалып калмас өчен янгын сүндерү, аптечканы куллану тәртипләрен кабатладылар
-
Поздравляем! 04.02.2024

Поздравляем Гилязову Ильсию, ученицу 4 класса, призёра республиканского этапа Олимпиады по татарскому языку и учителя Муллагалиеву А.В. Желаем как можно больше таких побед, интересных знакомств, положительных эмоций и заслуженных наград.
-
Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел уңаеннан төбәк - ара киңәшмә 02.02.2024

2 февраль көнне, Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел уңаеннан төбәк - ара киңәшмә булды. Мәктәп бу көнне Әлмәт, Лениногорск район һәм шәһәренең туган тел укытучыларын, сыйныф җитәкчеләрен, кунаклар каршы алды. Шулай ук Самара, Чирмешән районнарыннан да видеоязма рәвешендә килгән эшләр булды. Чыгыш ясаучылар 3 юнәлеш буенча эшләрен тәкъдим итте. Чараны үзенең видеоязма рәвешендәге сәламе белән Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Самиуллович ачып җибәрде. Билгеле сәбәпләр аркасында киләлмәсә дә, Кичүчат мемориаль музее мөдире Диләрә ханым Гимранова да үзенең сәламләү видеосын җибәреп, уңышлы эшләр теләде. Тәрбия юнәлешендә бөек галимнең нәсыйхәтләренә таянып, гаилә, әдәп-әхлак темаларын яктырткан чыгышлар күрсәтергә иде. Әзерләнеп килгән һәр мәктәп хәзерге чорның төп проблемасы булган ана телен белмәү, әти-әнине тыңламау, кунакта үз- үзеңне тота белмәү кебек күренешләрне оста итеп уйнап күрсәттеләр һәм Ризаэддин Фәхреддиннең алтын сүзләре белән ныгытып куйдылар. Кирлегәч, Куакбаш, Федотовка мәктәбе укучыларына һәм җитәкчеләренә зур рәхмәт. Ә инде Иске Иштерәк мәктәбеннән Мортазина Рәзинәнең галимгә атап үзе язган шигырен тыңлау да кунакларны шатландырды.
Туган телне укытучы мөгаллимәләр исә күпкырлы хезмәт башкарды. Алар төрле сыйныф укучыларына Р. Фәхреддиннең хезмәтләрен кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын тикшерүгә, бәяләүгә нигезләнгән банк биремнәре төзеп җибәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу эштә 11 гимназия, 2, 5, 7, 12, Керкәле, Иске Писмән, Урман Асты, Иске Иштерәк мәктәпләре мөгаллимәләре аерылып торды. Шундый чараларда үзебезнең мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан остазларыбызны күрү дә шатлыклы. Мәктәп музеен оештырган, Риза Фәхреддиннең бөеклеген, хезмәтләренең кирәклеген укучыларга, укытучыларга танытучы Рузалия Солтановна да музейның ачылу тарихын, галимгә атап уздырылган чараларны искә алды һәм киңәшмәгә уңышлы эш көне теләде. Шулай ук кунак булып килүче Әлмәт шәһәренең "Туган як" клубы әгъзасы, "Ак калфак" оешмасы вәкиле - Гөлия ханым Замалиева "Гаиләдә кыз бала тәрбиясе" дигән темага чыгыш ясап, галимнең бу турыда язган хезмәтләрен атады, аларны чараларда кулланырга кирәклегенә басым ясады, истәлеккә китаплар бүләк итте. Клара апа Хасанзянова да Р. Фәхреддин хезмәтләрендә укыту- тәрбия мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты. Әлфия апа Ямаева мәктәпнең даими кунагы. Ул укытучыларны, укучыларны гаилә шәҗәрәләре ясарга да өйрәтте һәр яңалык белән безне таныштырып та тора, язган китапларын да бүләк итә. Бу юлы да галимнең үги әнисе яклап төзегән шәҗәрәсен алып кайткан, Утыз Имәнигә атап чыгарган китабын да бүләк итте. Салкын Алан авылы мәчете хәзрәте Илдус әфәнде белән очрашу да бик урынлы булды. Аның сәләмәт яшәү рәвеше, "Тимер" титулына лаек булуы, яшь буынга карата әйткән буынга карата әйткән теләк- киңәшләре сокландырды.
Мәктәп музее экскурсоводлары кунакларга галимнең Чыршылы мәдрәсәсендә тырышып укуы, китаплар яратуы, телләр өйрәнүе турында сөйләделәр. Музей булекләрендәге истәлекләр белән кыскача таныштыру үткәрделәр. Киңәшмә эшен алып баручы, сәхнә күренешен куючы югары категорияле укытучы- остазыбыз Талига Шамил кызына да зур рәхмәт белдерәбез.
Төбәк- ара гамәли киңәшмәбез үз алдына куйган максатларны утәгәндер, дип уйлыйбыз. Мәшһүр дин эшлеклесе, укытучы, Ризаэддин Фәхреддиннең юбилеена атап үткәрелгән чарада тәрбияле балалар да, туган телебез сагында торучы оста мөгаллимәләр дә, яшь буынга урнәк эшләре белән нәсыйхәт өстәүче кунакларыбыз да булды. Без, киңәшмә оештыручы мәктәп коллективы, барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Коллективка яңа уңышлар, сәләмәтлек, кызыклы очрашулар теләп калабыз.






