Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 106 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Укытучылар көне белән!
Опубликовано: 05.10.2026Бүген - 5 нче октябрь, бөтен дөньяда иң изге һәм олы бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә! Хөрмәтле, яраткан укытучыларыбыз! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, балаларга биргән белемегез, чиксез түземлегегез, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади уңышлар телибез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа үрләргә, фәнни ачышларга этәрсен, ә балаларның рәхмәтле күз карашлары сезгә һәрчак илһам бирсен! Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә Рамилә Нургаяновна белән Лилия Рашитовна җитәкчелегндә үзидарә көне һәм матур бәйрәм концерты оештырылды. Бүген өлкән сыйныф укучылары үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. Бәйрәм кичәсендә укучылар ихлас күңелдән үзләренең остазларын бәйрәм белән котладылар, матур җырларын, шигырьләрен, дәртле биюләрен башкардылар, видеороликлар һәм уеннар белән күңелләрне күтәрделәр. Афәрин, укучылар! Сез оештырган бу бәйрәм остазларыбызның йөрәгендә озак сакланыр!
К списку новостей











