Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
-
Лагерьнең 3нче көне 03.06.2026

«Кояшкай» мәктәп яны лагерендә бүген «Әкиятләр көне» иде. Көн гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар яраткан әкиятләренә багышланган рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Шулай ук, балалар Ядегәр авылы китапханәсендә булдылар, анда алар өчен кызыклы чаралар уздырылды. Төшке аштан соң алар өчен «Могҗизалы әкият дөньясы» исемле викторина үткәрелде.
-
Лагерьнең 2нче көне 02.06.2026

Бүген «Кояшкай» мәктәп яны лагерендә икенче көн «Мастерлар көне» астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. «Уттан сак бул!» темасына видео күрсәтелде һәм әйдаманнар балалар өчен викторина оештырды. Көн дәвамында балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм көн темасына карата иҗади эшләр ясадылар.
-
«Кояшкай» мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде 01.06.2026

1 нче июнь көнне «Кояшкай» мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Иртәнге линейкадан соң, балалар физзарядка ясадылар, иртәнге аштан соң отрядларда оештыру эшләре үткәрелде. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды, балалар лагерьның көн тәртибе белән таныштылар. Көн дәвамында саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды, «Балаларны яклау көне»нә карата квест үткәрелде. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте.











