Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Балалар Сабан туе
Опубликовано: 29.05.2026Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 28 нче май көнне Ядегәр авылы җирлегенең Сабантуй мәйданында мәктәбебез Балалар Сабан туен үткәрде. Әлеге чара балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары һәм авылыбыз кунаклары өчен чын балачак бәйрәме булды. Бәйрәмдә Сабантуйга хас булган милли уеннар, татарча көрәш, җыр-биюләр белән беррәттән төрле спорт уеннары, ярышлар һәм бәйгеләр дә оештырылды. Мәктәбебезнең алдынгы укучыларын, спортчыларын, иҗатта зур җиңүләр яулаган балаларны һәм аларның җитәкчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Сабантуйның баш батыры булып, 8 нче сыйныф укучысы Ямалиев Илназ калды. Чын күңелдән котлыйбыз! Чара бик күңелле һәм матур үтте. Балалар Сабан туен оештыруга һәм үткәрергә үз көчен керткән «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына, укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә, авыл җирлеге халкына һәм иганәчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
К списку новостей











