Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Новости школы Ядыгерь
Котлыйбыз!
Опубликовано: 25.02.2022Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныфында белем алучы асыл егетебез — Бәшәров Ислам 13 нче февраль көнне якын тирә авылларда яшәүче 5 егет катнашында үткән «Татар егете- 2022» сайлап алу бәйгесендә уңышлы катнашып, финалга үткән иде. Ә инде 23 нче февраль көнне Ислам Кукмара районы мәдәният йортында район күләмендә уздырылган «Татар егете — 2022» бәйгесенең йомгаклау турында катнашты һәм «Иң уңган егет» номинациясендә җиңү яулады! Чыннан да, Ислам — мәктәбебезнең иң уңган, иң булган егетләренең берсе! Ул укуда да, спортта да сынатмый, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләрдә дә еш катнаша һәм призлы урыннарга ия була. Исламны һәм аны әлеге бәйгегә әзерләгән барлык катнашучыларны чын күңелдән әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин! Киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
К списку новостей











