Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Балалар Сабан туе 01.06.2025

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 1 нче июнь көнне Ядегәр авылы җирлегенең Сабантуй мәйданында мәктәбебез "Балалар сабан туе"н үткәрде. Әлеге чара балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары һәм авылыбыз кунаклары өчен чын балачак бәйрәме булды. Бәйрәмдә Сабантуйга хас булган милли уеннар, татарча көрәш, җыр-биюләр белән беррәттән төрле спорт уеннары, ярышлар һәм бәйгеләр дә оештырылды. Мәктәбебезнең алдынгы укучыларын, спортчыларын, иҗатта зур җиңүләр яулаган балаларны һәм аларның җитәкчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Сабантуйның баш батыры булып, 9 нчы сыйныф укучысы Ямалиев Марсель калды. Чын күңелдән котлыйбыз! Чара бик күңелле һәм матур үтте. Балалар сабан туен оештыруга һәм үткәрергә үз көчен керткән "Беренчеләр хәрәкәте" активистларына, укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә, авыл җирлеге халкына һәм иганәчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Котлыйбыз! 30.05.2025

29 нчы май көнне Кукмара шәһәрендә район укучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантана барышында олимпиада хәрәкәтендә зур күрсәткечләргә ия булган сәләтле укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф кызлары Галимуллина Ризәлә белән Файзуллина Алсуга, аларның әти-әниләренә һәм остазларына (Хазиева Зөлфия Файзелхаковна, Мухаметзянова Ләйсән Хамитовна) республикакүләм олимпиадаларда зур җиңүләре белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Котлауларга без дә чын күңелдән кушылабыз! Җиңүләрегез дәвамлы булсын!
-
Табигатькә экскурсия 29.05.2025

29 нчы май көнне мәктәбебезнең 2-4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә табигатькә экскурсиягә чыктылар. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табигать белән тагын да якыннанрак таныштылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Табигать кочагында 27.05.2025

Мәктәбебезнең 5-6, 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә табигать кочагында ял итеп кайттылар. Алар рәхәтләнеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, аралаштылар, күңелле вакыт кичерделәр.
-
Антитеррористическая безопасность
27.05.2025

-
Казан шәһәренә сәяхәт 26.05.2025

Бүген мәктәбебезнең 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Нуриева М.М., Галиева З.В. һәм әти-әниләр белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Сәяхәт бик күңелле үтте.
-
Кукмара шәһәренә экскурсия 26.05.2025

26 нчы май көнне 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мубаракова Г.Р., Башарова Я.З. һәм әти-әниләр белән бергәләп, Кукмара шәһәренә сәяхәткә бардылар. Алар Кукмара шәһәре китапханәсендә, А.М.Булатов исемендәге ял паркында, кинотеатрда булдылар. Сәяхәт бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Соңгы кыңгырау белән! 24.05.2025

Мәктәбебездә бүген 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, һәрчак ярдәм иткән, җан җылысын биргән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйбыз. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Ак юл сезгә, укучылар!
-
Традиция "Самолётик будущего" 24.05.2025

Сегодня для обучающихся 11 класса МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" прозвучал Последний звонок. По традиции, 1 сентября одиннадцатиклассники разукрасили и написали на самолётиках напутственные слова для первоклассников. Сегодня же, на Последнем звонке, под руководством советника по воспитанию Шафигуллиной Л.Р. первоклассники подарили свои самолётики с пожеланиями выпускникам школы - обучающимся 11 класса. Мы также присоединяемся к напутственным словам ребят и желаем успехов нашим выпускникам! Удачи вам на экзаменах и во всех начинаниях! В добрый путь!
-
Квиз "Аз Буки Ведия" ко Дню славянской письменности и культуры 23.05.2025

24 мая ежегодно отмечается День славянской письменности и культуры. Празднование Дня славянской письменности и культуры в Российской Федерации связано с именами святых равноапостольных Кирилла и Мефодия, которые считаются создателями первого славянского алфавита. Сегодня советник по воспитанию МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" Шафигуллина Л.Р. провела квиз "Аз Буки Ведия" для обучающихся 7 класса. В рамках квиза ребята изучили историю развития русского языка, узнали о значимых исторических личностях, связанных с этим развитием.











