Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Лагерьнең 14нче көне 14.06.2025

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагерендә "Уеннар, уенчыклар, шарлар һәм бантиклар көне" иде. Көн дәвамында әлеге темага багышланган уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар уздырылды. Шулай ук, балаларга "Бөтендөнья донорлар көне" турында презентация күрсәтелде. Көн дшвамында саф һавада хәрәкәтле уеннар, эстафеталар уздырырлды. Сегодня в пришкольном лагере «Кояшкай» были проведены следующие мероприятия: минутка здоровья «Друзья Мойдодыра и наше здоровье», увлекательная программа на тему «Игры, игрушки, шарики и бантики», показ презентации на тему «Всемирный день донора крови», спортивные игры в спортзале и на свежем воздухе.
-
Лагерьнең 13нче көне 13.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагерендә бүген "Хәтер көне" билгеләп үтелде һәм патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе оештырылды. Көн дәвамында саф һавада хәрәкәтле уеннар уздырылды. Шулай ук, төшке аштан соң әйдаманнар "Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре" турында әңгәмә үткәрделәр. Сегодняшний день в пришкольном лагере «Кояшкай» прошел под темой «День памяти и скорби». В течение дня были проведены следующие мероприятия: минутка здоровья «Закаливание», беседа «Осторожно, водоем», конкурс военной песни и стихов, подвижные игры на свежем воздухе.
-
Россия көненә карата асфальтта рәсем ясау 12.06.2025

12 июнь көнне без Россия көнен бәйрәм итәбез. Россия көне – ул Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. 1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Әлеге истәлекле датага багышлап, бүген "Кояшкай" мәктәп яны лагерендә төрле чаралар үтте. Шуларның берсе - асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау. Балалар үзләренең рәсемнәрендә илебезгә карата булган мәхәббәт һәм горурлык хисләрен чагылдырдылар. Бәйрәмнең төп символы булган Россия триколоры һәр рәсемдә чагылыш тапты.
-
Лагерьнең 12нче көне 12.06.2025

Бүгенге көн "Кояшкай" мәктәп яны лагерендә "Россия көне" буларак билгеләп үтелде. Иртәнге зарядкадан соң балалар асфальтта Россия көненә карата төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Төшке ашка кадәр әйдаманнар җитәкчелегендә Ядегәр авылы мәдәният йортында урнашкан музейга, китапханәгә һәм Ядегәр авылы мәчетенә экскурсия оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен интерактив уен уздырды. Шулай ук, лагерьдә балалар белән "Россия көне"нә карата тантаналы линейка һәм 6 станциядән торган квест үткәрелде. Көн дәвамында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик мавыктыргыч үтте. Сегодня в пришкольном лагере "Кояшкай" день прошёл под темой "День России". Были организованы следующие мероприятия: минутка здоровья о пользе витаминов, экскурсия в краеведческий музей, конкурс рисунков мелом на асфальте ко Дню России, спортивные игры на свежем воздухе, квест-игра "Следопыты Великой России", экскурсия в мечеть и дом культуры села Ядыгерь.
-
Квест "Следопыты Великой России" ко Дню России 12.06.2025

12 июня на территории нашей страны ежегодно отмечается государственный праздник - День России. В этот день во всех российских городах проходят торжественные и праздничные мероприятия. В честь Дня России советник по воспитанию МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" Шафигуллина Л.Р. совместно с вожатыми пришкольного лагеря провела квест-игру по станциям "Следопыты Великой России". Во время квеста ребята прошли увлекательные испытания, искали ответы на вопросы викторины, сыграли в народные игры и другие. В игре приняли участие два отряда. 1 отряд набрал 40 баллов, 2 отряд - 38. Молодцы!
-
Лагерьнең 11нче көне 11.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагерендә унберенче көн "Мисс и Мистер лагеря" дип аталды. Иртәнге күнегүләрне ясап, тәмле иртәнге ашны ашаганнан соң, балалар Ядегәр амбулаториясеннән килгән кунак - Самиева Эльмира Габделахатовна белән очраштылар. Очрашу вакытында алар сәламәтлекне саклауга карата файдалы киңәшләр белән таныштылар. Шуннан соң "Мисс и мистер лагеря" дип исемләнгән бәйгедә катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң, пешекчеләр аларны тәмле төшке аш белән сыйлады. Көннең икенче яртысында әйдаманнар балалар өчен "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту" темасына ситуатив уеннар уздырдылар. Шулай ук, алар Ядегәр авылында урнашкан мобиль китапханәдә кунакта булдылар һәм китапханәчеләр үткәргән викторинада катнаштылар. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте. Сегодня в пришкольном лагере "Кояшкай" были проведены следующие мероприятия: минутка здоровья "Как снять усталость с ног", конкурс "Мисс и мистер лагеря", ситуационная игра "Правила поведения в общественных местах", подвижные игры на воздухе.
-
Лагерьнең 10нчы көне 10.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагеренең икенче атнасы да башланып китте. Бүгенге көн гаилә белән бәйле иде, "Энекәш һәм сеңлекәш көне" дип аталды ул. Иртәнге зарядка ясап, тәмле иртәнге ашны ашаганнан соң, балаларга "Йолдызлы коктейль" дип исемләнгән кызыклы уен үткәрелде. Уен барышында балалар ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Иртән "Өйдәге гигиена" темасына әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдән соң, Ядегәр авылында урнашкан "Восток" агрофирмасының машина-трактор паркына экскурсия оештырылды. Балалар анда авыл хуҗалыгында кулланыла торган төрле техника белән таныштылар, Исхак абыйларына үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын да бирделәр. Экскурсия бик мавыктыргыч үтте. Шулай ук, көн дәвамында әйдаманнар саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм эстафеталар уздырдылар. Төшке аштан соң балалар "Минем гаиләм", "Минем энем һәм сеңлем" темаларына рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар. Сегодняшний день в лагере прошел под темой "День братика и сестрички". В течение дня были организованы следующие мероприятия: минутка здоровья "Гигиена в доме", развлекательная программа "Звездный коктейль", конкурс рисунков "Мой брат, моя сестра", спортивные игры на воздухе, экскурсия в машинно-тракторный парк агрофирмы "Восток".
-
Лагерьнең 9нчы көне 09.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагерендә бүген "Сәламәтлек һәм спорт көне" буларак игълан ителде. Шул уңайдан балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, спорт төрләре буенча спартакиада оештырылды. Төшке аштан соң балалар өчен "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!" темасына әңгәмә үткәрелде һәм алар әлеге темага карата рәсемнәр ясадылар. Сегодняшний день в лагере прошёл под девизом "День спорта и здоровья". Были проведены следующие мероприятия: минутка здоровья "Мой рост и мой вес", малая спартакиада - первенство лагеря по различным видам спорта, конкурс рисунков "Дети против наркотиков", подвижные игры на свежем воздухе.
-
Лагерьнең 8нче көне 08.06.2025

Лагерьдә бүгенге көн иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар кояштан, эссе сугудан саклану чаралары белән таныштылар. Балалар өчен әйдаманнар велосипедистларга кагылышлы конкурс программасын үткәрделәр. Төшке аштан соң отрядларда "Бөтендөнья океан көне"нә карата рәсем бәйгесе узды. Шулай ук, көн дәвамында саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Сегодня в пришкольном лагере "Кояшкай" прошли следующие мероприятия: минутка здоровья "Солнечный ожог. Первая помощь при ожоге", конкурсная программа "Велосипедист - участник дорожного движения", конкурс рисунков "Всемирный день океанов", подвижные игры на свежем воздухе.
-
Лагерьнең 7нче көне 07.06.2025

"Кояшкай" мәктәп яны лагерендә җиденче көн "Театр һәм музыка көне" темасы астында үтте. Иртәнге күнегүләрне ясап, тәмле иртәнге ашны ашаганнан соң, балалар "До, ре, ми, фа, соль" дип исемләнгән концертта катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң, пешекчеләр аларны тәмле төшке аш белән сыйлады. Көннең икенче яртысында әйдаманнар җитәкчелегендә балалар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте. Тема сегодняшнего дня в пришкольном лагере была посвящена театру и музыке. Были организованы следующие мероприятия: минутка здоровья "Осанка-основа красивой походки", концерт "До, ре, ми, фа соль", спонтанная постановка сказки "Репка", подвижные игры на свежем воздухе.











