Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2021

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр белән бергә табигатьтә күңелле ял итеп кайттык. Укучылар өчен төрле кызыклы уеннар, эстафеталар, бәйгеләр оештырылды. Уку елын шулай матур һәм күңелле тәмамлап, җәйге каникулга таралышты укучыларыбыз. Җәйге ялларыгыз файдалы һәм кызыклы үтсен! В честь Международного дня защиты детей, который отмечается 1 июня, мы вместе с учениками нашей школы, учителями и родителями весело провели время на природе. Для учащихся были организованы различные интересные игры, эстафеты, конкурсы. Завершив учебный год так красиво и весело, наши школьники разъехались на летние каникулы. Пусть ваш летний отдых будет полезным и интересным!
-
Акция "Россия без табака!" 31.05.2021

31 мая 2021 года в 10.00 в селе Ядыгерь Кукморского муниципального района Республики Татарстан участники Республиканского проекта "SaMoSтоятельные дети" провели акцию "Россия без табака!" ("Брось сигарету-получи конфету"). Мероприятие было организовано в связи с проведением Международного дня отказа от курения. Целью проведения акции было формирование у учащихся негативного отношения к курению, повышение эмоциональной и мотивационной зрелости учащихся и актуализация активной гражданской и правовой антинаркотической позиции у участников Республиканского антинаркотического проекта «Самостоятельные дети».
В ходе мероприятия волонтёры школьного объединения, мобильная группа "Горячие сердца" устанавливали плакат и провели акцию. Ее символом стала голубая ленточка - "Лента свободы", которая символизирует чистый воздух и свободу выбора. Участники проекта опрашивали прохожих, употребляют ли они табачные изделия и тем, которые не курят, завязывали на руку ленточку как знак приобщения к здоровому образу жизни. Прохожие не только повязывали ленточки, но и участвовали в викторине, посвященной ЗОЖ. Всем участникам акции раздавались конфеты. Акция проходила весело и оживлённо.
В акции приняли участие 12 человек.
Организаторами данного мероприятия являются волонтёры объединения "Горячие сердца" (участники проекта "SMS-дети") и руководитель объединения - Шафигуллина Лилия Рашитовна. -
Сад памяти" акциясе / Акция Сад памяти" 29.05.2021

Мәктәбебезнең 11 нче сыйныфны тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары Бөтенроссия күләмендә узучы "Сад памяти" акциясендә катнаштылар һәм мәктәп яны паркына роза чәчәкләре утырттылар. Выпускники 11 класса нашей школы приняли участие во Всероссийской акции "Сад памяти" и посадили цветы роз в пришкольном парке.
-
Сабантуй 29.05.2021

Бүген бездә Сабантуй! Мәктәбебезнең матур бер традициясе буенча бүген укучылар һәм балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырдык. Җырлы-биюле, уеннарга һәм бәйгеләргә бай булган әлеге күркәм бәйрәмебез бик күңелле һәм матур үтте. Сабантуйны оештыручыларга, спонсорларыбызга, бүләк җыюга өлеш керткән авыл җирлеге халкына, барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Иң-иң булган укучылар 29.05.2021

Балалар өчен оештырылган Сабантуй бәйрәмендә мәктәбебезнең "иң-иң булган" укучыларын бүләкләп киттек. Алар арасында 2020-2021 нче уку елын гел "5" легә генә бетергән укучыларыбыз, уку алдынгылары, фән олимпиадаларының Республика күләмендә һәм региональ турында җиңүчеләр (Акбирова Назлыгөл һәм Миннибаев Дәниф), мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бар. Шулай ук, уку елына йомгак ясап, һәр сыйныфтан "Ел укучысы"н билгеләдек. Алай гына да түгел, мәктәп күләмендә "Ел укучысы"н да ачыкладык. Ул - 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтҗанова Айгөл! Афәрин! Барлык укучыларыбызны да чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы уку елына тагын да көч җыеп килеп, зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Гомуми җыелыш 28.05.2021

28 май көнне Ядегәр авылы мәдәният йортында гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Әлеге җыелышта мәктәп директоры Нуриев Р.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахмадуллина Р.Р., 8 нче сыйныф җитәкчесе Башарова Р.В., авыл җирлеге башлыгы Файзуллин А.Н. һәм Кукмара районының "Юл йөрү куркынычсызлыгы"н профилактикалау бүлеге җитәкчесе Яковлева Е.В. чыгыш ясадылар. Җыелыш барышында 2020-2021 уку елына йомгак ясалды, җәйге каникул чорында укучыларның иминлеге хакында аңлату эшләре алып барылды, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт һәм гаилә кыйммәте турында чыгышлар тыңланылды.
-
Җиңүчеләрне котлау 26.05.2021

Бүген Кукмарада район күләмендә уку алдынгылары һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны тантаналы рәвештә котлау чарасы үтте. Әлеге слётта мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Миннибаев Дәниф белән 9 нчы сыйныф укучысы Акбирова Назлыгөл катнашты. Укучыларыбыз фән олимпиадаларында зур уңышларга ирешүләре белән мәктәбебез данын якладылар. Тантана вакытында шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларны (Нуриев Р.Р., Шарафиева Р.Р., Фатыхова Л.Ш.) һәм аларның әти-әниләрен дә котлап, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Без укучыларыбыз һәм аларның җитәкчеләре белән горурланабыз! Афәрин! Киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Кукмарага экскурция 26.05.2021

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Язилә Зиннуровна һәм әти-әниләр белән берлектә Кукмара шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар район китапханәсендә кунакта булдылар һәм кинотеатрга кереп, күңелле ял итеп кайттылар.Учащиеся 2 класса нашей школы вместе с классным руководителем Язилой Зиннуровной и родителями отправились на экскурсию в город Кукмор. Они побывали в районной библиотеке, зашли в кинотеатр и весело отдохнули.
-
Полезная встреча 21.05.2021

21 мая ИПДН Кирилова Л.Р.и ведущие специалисты по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних Габдуллина А.И. и Никитина Г.М. провели профилактическую беседу с учащимися нашей школы перед летними каникулами. Беседы были проведены на такие темы, как "Умей сказать "Нет"!", "Компьютер - друг или враг?", "Опасные привычки", "Шутки или хулиганство?", "Жизнь - главная ценность человека", "Мы в ответе за свои поступки", "О правилах поведения в экстремальных ситуациях", "Вместе против терроризма и экстремизма" и другие
-
Күңелле очрашу 21.05.2021

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Башарова Рәмзия Ваккасовна белән берлектә, Мәмәшир һәм Мәчкәрә мәктәпләрендә белем алучы укучылар белән бик күңелле очрашу оештырдылар. Әлеге очрашулар алар өчен матур бер традициягә әйләнде: ел саен үзара "кунакка йөрешә" мәктәп укучылары. Быелгы очрашулары үзенчәлекле үтте: укучылар табигатькә, сәяхәткә чыктылар. Кунакларны тәмле пылау белән сыйладылар, үзара волейбол, футбол уеннары уйнап, күңелле ял итеп кайттылар. Афәрин!











