Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422124, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с.Ядыгерь, ул.Школьная, дом 11а |
| Телефон: | +7(843)-644-01-05 |
| E-Mail: | Sydg.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Ядыгерь" |
| Руководитель: | Нуриев Рамис Расимович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 144 обучающихся |
| У нас учат: | 27 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Парламент дәресе - 2022 17.02.2022

17 февраль көнне мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Башарова Рәмзия Ваккасовна 8-11 сыйныф укучылары өчен «Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел» дип исемләнгән Парламент дәресе үткәрде. Дәреснең максаты һәм бурычлары итеп, «Конституция», «Президент», “Хокуклар һәм бурычлар” аңлатмаларының мәгънәсенә төшенү, тарих һәм хокук өлкәсендәге мәгүлүмати материалны ныгыту, укучыларда фикерләү, анализлау, нәтиҗә ясау дәрәҗәсен үстерү һәм туган илгә карата ихтирамлылык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү билгеләнгән иде. Чара вакытында шулай ук ике команда үзара төрле бәйгеләрдә көч сынашты.
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2022

Әфган... Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
Быел совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел тулды. 16 февраль көнне мәктәбебездә Ядегәр җирлегеннән Әфган сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә шушы җирлектә гомер итүче авылдашларыбыз: Вафин Миннихан, Бикбаев Камил һәм Ибрагимов Камил абыйлар катнашында сыйныф сәгатьләре оештырылды. Очрашулар вакытында хөрмәтле кунаклар үзләренең хезмәт иткән җирләре, хәрби хезмәттән соңгы тормыш юллары турында сөйләделәр, тетрәндергеч хатирәләр белән уртаклаштылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Сыйныф сәгатьләре барышында шулай ук Әфган сугышының хронологик вакыйгалары хакындагы видеофильм да күрсәтелде. Әлеге очрашулар бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. -
Неделя русского языка и литературы 16.02.2022

В рамках предметной недели по русской литературе среди учащихся 10-11 классов была проведена интеллектуальная игра "Что? Где? Когда?" по литературе 19 века. Учащиеся мерились силами с учителями, отвечая на их вопросы.
-
Әфганчылар көне 15.02.2022

15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е гарипләнә, 546 сы яралана, контузия ала. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без. Укучыларыбыз да бүген Ядегәр мәдәният йорты янында урнашкан ял паркында урнаштырылган мемориаль такта янында Әфганда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларны, якташларны искә алдылар.
-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2022

Бүген каһарман шагыйрь — Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Туган тел атналыгы кысаларында һәм патриот-шагыйрьне искә алу максатыннан бүген 7 нче сыйныфта Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чара оештырылды.
-
Неделя психологии в школе 15.02.2022

В рамках недели психологии в школе сегодня прошла акция "Моё настроение". Учащиеся, совместно с классными руководителями, украсили кабинет позитивными картинками и яркими шарами.
-
Неделя психологии в школе 15.02.2022

В школе проходит неделя психологии. В связи с этим, сегодня в 5 классе было проведено развлекательное занятие "Рисуем несуществующее животные". Учащиеся с большим увлечением выполнили задание, а в конце вместе с учителем изучили интерпретацию своих рисунков. Было очень интересно и познавательно.
-
Туган тел атналыгы. М.Җәлил тууына 116 ел 15.02.2022

Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Муса Җәлил 1941 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елның июнендә каты яраланып, аңсыз килеш әсирлеккә эләгә. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырларча һәлак була.
Яраткан шагыйребезнең туган көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе — 8, 9,10 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылган «Үз уеным» интеллектуаль бәйгесе. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына бәйле булган биремнәрне башкаруда ике команда үзара көч сынашты. Уен бик җанлы рәвештә үтте.
-
Китаплар күргәзмәсе 15.02.2022

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан мәктәп китапханәсендә шагыйрьнең шигырьләре тупланган китаплардан һәм шагыйрьгә багышланган язмалардан күргәзмә оештырылды.
-
Неделя психологии в школе 14.02.2022

В школе началась неделя психологии. В рамках этой недели и в честь Дня Святого Валентина мобильная группа Республиканского проекта "SMS - дети" провела акцию "Дарю тебе радость". Участники раздавали сердечки с пожеланиями учащимся и учителям школы.











