Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
«Музыкаль ринг» 03.03.2018

7 сыйныфта 2 команда катнашында «Музыкаль ринг» үткәрелде. Командалар уен коралларын атау, ноталардан башланган музыка терминнарын белү, ребус чишү, җырга пантомимо ясау кебек сынауларны уңышлы үттеләр.Молодцы!
-
“Эрудит” 02.03.2018

Технология фәненнән 7 сыйныф укучылары өчен “Эрудит” дигән уен үткәрелде. Саннар астында яшерелгән сорауларга төгәл җаваплар бирделәр. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Районное мероприятие по технике лыжного туризма. 28.02.2018

Сегодня наши воспитанники кружка "Азимут" по спортивному туризму провели районное мероприятие, где показали мастер класс по технике лыжного туризма.
-
Технология, сәнгать атналыгы 25.02.2018

Технология, сәнгать атналыгы ребуслар чишү, викторина сорауларына җавап бирү, иҗади эшләр күргәзмәсе белән башланып китте.
-
Әтиләр сүзе-күңелнең күзе. 22.02.2018
22 нче февраль көнне мәктәптә "Әтиләр сүзе-күңелнең күзе" дип исемләнгән матур кичә узды. Бу кичә Ватанны саклаучылар көне һәм Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуларына 29 ел тулу уңаеннан уздырылды. Балалар өчен кичә бар яктан да тәрбияви чара булды. Укучыларда әтиләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт, эчкерсез ярату хисләре тирәнәйде.Үзара дуслык мөнәсәбәтләре ныгыды.Җыр-бию сәнгатенә дә тартылу, ярату хисләре тәрбияләнде. Шулай ук ата һәм бала арасындагы дуслык тагы да ныгыды. Бу бәйрәмдә әтиләр һәм балалар тапкырлык, җитезлек, уңганлыкта бер-берсен сынадылар. Шулай ук хәрби бурычларын Әфганстан җирендә үтәргә туры килгән сугышчы - интернационалистларыбыз бу кичәнең зур кунаклары булдылар. -
21.02.2018

Мәктәбебездә 21 февраль - Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Туган тел һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә укучылар бу көнгә багышлап тематик стенд һәм почмак ясадылар. Китаплар күргәзмәсе оештырылды. Һәр укучының туган телен саклауга керткән өлеше билгеләнде, нәтиҗәләр ясалды.
-
Чаңгы ярышы нәтиҗәләре. 19.02.2018

Мәктәп буенча уздырылган чаңгы ярышы нәтиҗәләре билгеле булды.Бу ярыш 3 төркемгә бүлеп уздырылды: 1-4 сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-11 сыйныфлар. Шушы нәтиҗәләрдән чыгып мәктәп чемпионнарының исемнәре билгеле булды.Кызлар арасында 3 урынга 5 сыйныф укучысы Иванова Эльвина, 2 урынга 10 сыйныф укучысы Афанасьева Юлиана, 1 урынга 6 сыйныф укучысы Афанасьева Полина лаек булдылар. Малайлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:3 урында 5 сыйныф укучысы Иванов Кирилл, 2 урында Емельянов Никита, 1 урында 7 сыйныф укучысы Дмитриев Реас. Укучыларга грамоталар, медальләр тапшырылды. Котлыйбыз!
-
Ату ярышлары. 17.02.2018

12 февральдән 17 нче февральгә кадәр хәрби-патриотик айлык кысаларында ату буенча мәктәп чемпионы билгеләү ярышлары булып узды. Егетләр арасында 8 класстан Хакимов Рияз, кызлар арасында Солдатова Карина бу ярышларда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, 1 нче урынга лаек булдылар.
-
"Өлешләргә тиде безнең...шундый язмыш" 16.02.2018

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 29 ел уңаеннан сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
"А ну-ка, мальчики!" 16.02.2018

В рамках военно-патриотического месяца был проведен конкурс "А ну-ка, мальчики!" для мальчиков начальных классов.















