Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Сыйныф җитәкчеләренең профессиональ конкурсы. 29.01.2019

29 нчы гыйнвар көнне Янил урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең профессиональ конкурсы оештырылды. Зонада барлыгы 7 урта мәктәп иде. Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Крибова Ирина Лазеревна әлеге профессиональ конкурста катнашып, яхшы күрсәткечләргә иреште. Матур дәрес күрсәтеп һәм үз эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән таныштырып жюри тарафыннан иң яхшылардан дип бәяләнде.
-
Студентлар белән очрашу 26.01.2019

26 нчы гыйнвар көнне профориентация айлыгы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен мәктәбебезне тәмамлап хәзерге вакытта төрле уку йортларында укучы студентларыбыз белән очрашу кичәсе булып узды. Кичә бик җылы атмосферада үтте. Студентлар үзләренең мәктәп елларын сагынып искә алдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
-
Мәрхәмәтлелек 25.01.2019

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында , 3-4 нче сыйныф укучылары катнашында “Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана”- дип исемләнгән бик тә эчтәлекле сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар чарада үзләренең активлыкларын, яхшыны яманнан аера белүләрен тагын бер кат исбатладылар. Молодцы!!!
-
Прокурор ярдәмчесе белән очрашу 25.01.2019

25 нче гыйнвар көнне районыбызның прокурор ярдәмчесе - Каримов Вильнур Ильсурович мәктәбебез укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрде. Очрашуда экстремизм, терроризм, яшүсмерләрнең закон каршында җаваплылыгы хакында сүз алып барылды.
-
24.01.2019

21нче гыйнвардан -26 нчы гыйнварга кадәр мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара.Шул унайдан 3-4 сыйныфлар арасында “Тамчы шоу” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.Балалар бик тырышып һәм кызыксынып катнаштылар,үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.Молодцы!!!
-
КВН "Сказочный денёк" 22.01.2019

22 января среди учащихся 1 и 2 классов был проведен КВН "Сказочный денёк". Участвовали 2 команды. Участники показали себя только с хорошей стороны. Все конкурсы и загадки о сказках, были разгаданы. Победила 2-я команда. Поздравляем!
-
Конкурс "Сказочные герои" 22.01.2019

На конкурсе "Сказочные герой" было предложено начальным классам аккуратно и правильно покрасить раскраски сказок. Среди 1,2,3 и 4 классов самый красивый и аккуратный рисунок получился у 4-го класса. Поздравляем их!
-
22.01.2019

22 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә 9,11 сыйныф укучылары һәм әти-әниләре өчен Бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханы тәртипләре, үткәрү вакыты, норматив документлары, һ.б. барлык нечкәлекләрне үз эченә алган сыйныф җыелышлары үтте. Җыелышны Мәгариф бүлеге методисты Галиева З.Р. алып барды. Җыелыш бик продуктив һәм оешкан төстә үтте.
-
Мастер класс "Оригами" 21.01.2019

В рамках недели начальных классов был проведен мастер-класс по теме "Оригами" для 1-2 классов. Ученики познакомились с техникой оригами и с удовольствием сделали изделие.
-
Без булдырабыз! 21.01.2019

Яңа елга кадәр мәктәбебез укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Кар шәһәрчеге төзеп куйган идек. Инде менә сөенечле хәбәрләр дә килеп иреште. Шәһәрчегебез район бәйгесендә 1 нче урынга лаек дип табылган. Биредә хезмәт куйган барлык укучыларга, укытучыларга, бигрәк тә физкультура укытучысы, Афанасьев А.Н. зур рәхмәт. Аның чиксез фантазиясе, тырышлыгы һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы - уңышка ирешүнең бер юлы.















