Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
14.02.2019

14 февраль, пәнҗешәмбе, "Туклану" темасына багышланды. Укучылар туклану турында әйтемнәр һәм мәкальләр буенча көч сынаштылар. Башлангыч сыйныфлары белән берлектә "Полезная и вредная еда" конкурсы бик күңелле үтте. Шулай ук 7 нче сыйныф укучы кызлары ярдәме белән 5 нче класс укучыларына гофрированная бумагадан мастер класс үткәрелде.
-
Соревнование по стрельбе 14.02.2019

Февраль - месяц в нашей школе оглашён месячником военно-патриотического воспитания. С 11 по 14 февраля прошли соревнования из пневматической винтовки. Участвовали учащиеся 5-11 классов. Победителями стали: среди юношей - ученик 9 класса Абросимов Юрий, среди девушек - ученица 10 класса Игнатьева Юлиана.
-
Универсиада дәресләре 13.02.2019

13 нче февраль көнне мәктәбебездә 2019 нчы елда узачак Универсадага багышланган дәресләр үткәрелде. Дәресләр бик мавыктыргыч, җанлы үтте. Иң элек укучылар бу хакта үзләренең белгәннәрен сөйләделәр, ә соңыннан сыйныф җитәкчеләре мәгълуматны тагын да баеттылар. Укучылар Универсиада кайда, кайчан, нинди спорт төрләре буенча үтәчәк һәм биредә катнашучыларга таләпләрнең нинди булуы хакында бай мәгълүмат тупладылар.
-
13.02.2019

13 февраль, чәршәмбе, 6-8 сыйныф егетләре белән "Пока мамы дома нет" дип аталган куңелле конкурс уздырылды. Укучылар бик теләп катнаштылар, узләренең бар яктан да уңганлыкларын курсәтә белделәр.
-
"Технология атналыгы старт алды" 11.02.2019

11 - 16 февраль көннәрендә мәктәп күләмендә технология һәм рәсем атналыгы үткәрү каралган. Әлеге атналык кысаларында 11 февраль көнне укучыларның кул эшләреннән күргәзмә, кроссвордлар чишү һәм табышмакларга җавап табу үткәрелде.
-
10.02.2019

10 декабря в Кукморской горнолыжной базе состоялись соревнования "Лыжня Татарстана 2019". Педагоги и учащиеся нашей школы приняли активное участие в соревнованиях.
-
“Сәламәтлек фестивале” 09.02.2019

9 нчы февраль көнне Село-Чура урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Сәламәтлек фестивале” оештырылды. Бәйрәмнең программасы бик бай һәм үзенчәлекле иде. Бу көнне укучылар саф һавада спорт уеннары, тау шуу, биюләр белән бергә үзләре яраткан команда өчен җан атарга, чаңгы ярышларында катнашырга да өлгерделәр. Бәйрәм иртәнге зарядкадан башланып китте. Зарядкадан соң 1-4 нче сыйныф укучылары “Күңелле стартлар” ярышында көч сынаштылар. Җитезлек кенә түгел, хәйләкәрлек һәм үз тактикаңны дөрес сайлап алу да әһәмиятле иде биредә. “Ак барс”, “Чемпионнар” һәм “Галактика” командалары киеренке ярышларда матур уен күрсәттеләр. Укучылар белән бергә аларның сыйныф җитәкчеләре дә һәрберсе үз сыйныфы өчен җан атып тордылар.
Бәләкәйләрдән соң эстафетаны урта һәм югары сыйныфлар кабул итеп алды. Алар туплы хоккейда көч сынаштылар. Ярышлар бик киеренке булды. Арада иң оста капкачы 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Гөлинәгә тиңнәр булмады. Ләкин 10,11 нче сыйныф егетләре һәм кызлары оста капкачыны да уздырып җибәреп беренче урынны яуладылар.
Чаңгычылар ярышы да бик мавыктыргыч булды. 1-4 сыйныфлар арасында Чуктиев Ярослав иң җитез чаңгычы булуын раслады. Матвеев Родион һәм Тимофеев Игорь аннан бераз гына калышып призер булдылар. Балалар көн буе кышкы табигатьнең матурлыгына хозурландылар: уйнадылар, шаярдылар, тау шудылар, карда аунадылар. Өйләргә таралганда кайберләре кардан әвәләгән Кар малайларына ошап калган иде. Уйлап карасаң, балачакның бөтен матурлыгы нәкъ менә шунда бит инде.
-
Лыжные соревнования 05.02.2019

26 января прошли районные соревнования по лыжным гонкам. Учащиеся нашей школы во главе с учителем физкультуры Афанасьевым А.Н. приняли активное участие в соревнованиях. Отрадно, что пример учителя является образцом для учащихся. Андрей Николаевич занял 2 место в своей возрастной категории. Сезон только начинается. Удачи в остальных соревнованиях.
-
Очрашу кичәсе. 02.02.2019

2 нче февраль конне мәктәбебез күләмендә Очрашу кичәсе үтте. Мәктәпне 10,20,30,40 ел элек тәмамлаган сабакташлар бу кичне мәктәп елларын искә төшерделәр. Кичә матур истәлекләр, хәтирәләр белән бик кызыклы итеп оештырылган иде. Килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял итүләре хакында әйтеп зур рәхмәт җиткерделәр.
-
"Туган як" музеена сәяхәт. 02.02.2019

2 нче февраль көнне 8,10 сыйныф укучылары Кукмара шәһәрендәге "Туган як" музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар анда районыбызның үткәне, бүгенгесе турында тарихи һәм файдалы мәгълүмат тупладылар.















