Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Чәчәк һәм урман көне 14.06.2017

Буген укучылар агачлыкка экскурсиягэ бардылар, композиция ясар өчен материал тупладылар. Чәчәкләр турында концерт оештырылды. Чәчәк костюмнары карнавалы булды һәм чәчәкләр бәйрәме үтте.
-
Фантазия һәм юмор көне 13.06.2017

13 июнь көнне лагерьдэ "Фантазия һәм юмор көне" уңаеннан викторина, төрле бәйгеләр, "Мульти-пульти карнавал" үткәрелде. Укучылар мультфильм геройлары рәсемнәрен ясадылар, җырларны таныдылар, яраткан мультфильмнары турында сөйләштеләр. Балалар хыялланырга яраталар, үзләренең фантазияләрен кәгазьдән киемнәр ясауга багышладылар. Модельләрне күрсәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый. Бу көнне мәктәбебездэ Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.
-
Экология көне 10.06.2017

Экологик көне уңаеннан урман куркынычсызлыгы кагыйдәләре ойрәнелде. Табигать турында әкиятләр иҗат ителде, табигатькә экскурсия оештырылды. "Әйдзгез, Планетаны саклыйк!" уен программасы үткәрелде. Балалар мәктәп әйләнәсеннән чуп-чар җыю өмәсендә бик актив катнаштылар.
-
Без талантлар эзлибез! 09.06.2017

Бу көнне укучылар төрле юнәлештә үзләренең талантларын күрсәттеләр: җыр-бию, спорт, матур сүз,кул эшләре.
-
Сәламәтлек көне 08.06.2017

Мәктәптә Сәламәтлек көне уңаеннан спартакиада, спорт уеннары, күңелле стартлар булып узды.
-
Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт 07.06.2017

Лагерьдә "Светофория иле" темасына рәсем конкурсы, "Куркынычсыз тәгәрмәч" викторина үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау максатыннан төрле уеннар оештырылды.
-
Рус теле көне 06.06.2017

Рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан лагерьдә "Рус теле" көне үткәрелде. Балалар рус телендә аралаштылар, викторинада катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр сәхнәләштерделәр, рәсемнәр ясадылар.
- Лагерь - 2017 05.06.2017 5 июнь көнне мәктәп яны ял лагерын ачу тантанасы булды. Лагерьга 21 көн дәвамында 30 бала йориячәк.
-
Экскурсия Казанга 02.06.2017

1 - 4нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Зоопаркта, Океанариумда булып шатланып кайттылар.










