Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
| E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 68 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Спорт айлыгы - 2017
17.02.2017
15 - 16 февраль көннәрендә спорт һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында баскетбол ярышлары узды.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә"
17.02.2017
15 февраль көнне "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән темага үткән үзешчән коллективлар бәйгесендә 3-4нче сыйныф укучылары Хамидуллина Г.М. җитәкчелегендә Р.Батулланың "Сипкелле әкият" пьессасы белән катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Белдерү!!!
17.02.2017
18нче февраль көнне 18.00 сәгатьтә мәктәпнең чыгарылыш укучылары һәм мәктәпне тәмамлаган студент яшьләр арасында Очрашу кичәсе була. Рәхим итегез!
-
Ачык дәрес 16.02.2017

3нче сыйныфта татар теленнән "Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау" темасына ачык дәрес үткәрелде.
-
Спорт һәм без.
15.02.2017
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлекне арттыру максатыннан, 2нче сыйныф укучылары "Зилант" спорткомплексы бассейнында булдылар.
-
Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил 15.02.2017

Бүген, 15нче февраль көнне - патриот шагыйрь М.Җәлилнең туган көненә багышланган китапханә дэресе үткәрелде.(Мухаметзянова А.М.). 3нче сыйныф укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. М.Җәлил китаплары буенча китапханәдә күргәзмә оештырылды.
-
"Лыжня Кукмора - 2017"
12.02.2017
12нче февраль көнне укучылар "Лыжня Кукмора - 2017" ярышында катнаштылар.
-
Парламент сәгате - 2017
11.02.2017
6.02 - 11.02 көннәрендә сыйныфларда "Татарстан - 2030" дигән темага Парламент сәгатьләре үтте.
-
Кышкы фестиваль - 2017
10.02.2017
10нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары физкультура укытучылары Демидов Е.М. һәм Хамидуллин Р.Р. җитәкчелегендә ГТО кысаларында узган Кышкы фестивальдә катнаштылар.
-
Әлифба бәйрәме - 2017 06.02.2017

6 февраль көнне 1нче сыйныфта Әлифба бәйрәме үткәрелде.
Кадерле 1 нче сыйныф укучылары! Сезне укый-яза белүчеләр рәтенә басуыгыз белән тәбрик итәбез! Тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз. Бары тик “4” һәм “5” ле билгеләренә генә укуыгызны телибез!










