Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Основная общеобразовательная школа им. Фасиля Ахметова c. Каркаусь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422116, с. Каркаусь, Кукморский район, Республика Татарстан, ул. Ленина, д. 99 |
| Телефон: | +7(843)-643-21-35 |
| E-Mail: | Skark.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ООШ им. Фасиля Ахметова с. Каркаусь" |
| Руководитель: | Гаязов Раиль Райнурович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 41 ученик |
| У нас учат: | 12 учителей |
Новости
Өлкәннәр һәм укытучылар көне!
Опубликовано: 08.10.2025Беренче октябрь - Өлкәннәр коне! Бу көнне мактауларга, хөрмәткә, ихтирамга лаеклы күп авырлыклар күргән, сынаулар кичергән өлкән буын вәкилләрен һәр мәктәптә хөрмәтләп каршы алдылар.
Бишенче октябрь, Укытучылар көне! Хөрмәтле, яраткан укытучыларыбыз! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш Сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын! Җырлаучылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Мәктәп укучылары һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концертны тамашачылар җылы кабул итте. Шулай ук чарада катнашучыларны, кунакларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәйнуллина Алсу Ирек кызы бәйрәм белән котлады, үзенең матур, җылы теләкләрен шигырь аша безгә җиткерде.
К списку новостей

















