Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
День Победы! 06.05.2016

День Победы - самый необыкновенный праздник! В нём объеденены противоречивые чувства: радость и грусть, боль воспоминаний, гордость за наших солдат. Казалось бы, с течением времени события прошлого должны забываться. Но память сильнее времени. Она объединяет сотни тысяч людей по всей стране. Сегодня музыкально-литературное представление собрало воспитанников нашего детского сада у "костра памяти", который перенёс их в те дни большой скорби и славной Победы.
-
Нәниләрдә бәйрәм рухы! 06.05.2016

Бүген 6 май көнне 1 кечкенәләр төркеме балалары да тәрбиячеләре Рәфидә Рәфәгатовна белән Җиңү бәйрәме көнен билгеләп үттеләр. Балалар бик теләп шарлар, флаглар тотып бәйрәм рухы белән горурланып һәйкәлгә бардылар.
-
Бөек Җиңү көне якынлаша. 04.05.2016

Һәммәбез сагынып
Көттек Май килүне –
Китерә ул безгә
Иң Бөек Җиңүне!
Илебез халкы зур дулкынлану белән 9 май - Бөек Җиңү көнен каршы алырга әзерләнә. Балаларда кече яшьтән патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү ,безгә якты тормыш , бәхетле көннәр бүләк иткән әби-бабаларыбызны хөрмәтләү һәм сугыш геройлары турында күзаллауларын киңәйтү максатын күздә тотып, агымдагы атна бакчабызда “Җиңү алып килде май” темасы астында уза.
-
С праздником Весны! 01.05.2016

Уважаемые коллеги, любимые наши воспитанники и родители!
Поздравляем с 1 Мая –
Ярким праздником весны.
В свете солнечном витает
Запах листьев и травы.
Всюду музыка, веселье,
Радость, шутки, звонкий смех.
В жизни будет пусть везенье,
И сопутствует успех! -
Хезмәттәшлек дәвам итә. 28.04.2016

Бүген безгә кунакта Зур Кукмара авылы мәктәбе укучылары килделәр. Алар балаларыбызга Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштереп алып килгәннәр. Балаларыбыз аларның иҗатын игътибар белән кызыксынып карадылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткереп, укуларында уңышлар телибез.
-
Тукай әсәрләренә -рәсем күргәзмәсе! 26.04.2016

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Бакчабызда балалар катнашында Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Тукай көне! 26.04.2016

Бүген бакчабызда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм иртәсе уздырылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Г.Тукайның җырларын җырладылар, шигырләрен башкардылар. Балаларның яраткан Шүрәлесе кунакка килгәч бәйрәм тагын да җанланды. Балалар Шүрәле белән уйнап алдылар. Кичә бик күңелле узды.
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан! 25.04.2016

"Куркынычсызлык. Уттан сак бул!" атналыгы барышында балаларга кече яшьтән ут-күздән, янгын, ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга кирәклеген төшендерү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан күп кырлы эш алып барылды. "Электр җиһазлары", "Шырпы уенчык түгел!", "Ут-дус, ут-дошман" темаларына презентацияләр күрсәтелде."Янгын чыга калса нишләргә?", "Янгынны сүндерү чаралары" темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Янгын сүндерүченең хезмәте белән балаларны таныштыру өстендә эш алып барылды. Янгын сүндерүче кыю, батыр, җитез, өлгер булырга тиешлеге аңлатылды. Шушы максаттан районыбызда кул эшләре, рәсем буенча конкурс игълан ителде. Безнең бакча балалары бу конкурска кул эшләре, рәсем ясадылар.
-
Карга боткасы! 23.04.2016

Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе – һичшиксез, карга боткасыдыр. 21 нче март көнне, көн һәм төн тигезләшкән вакытта, кара каргалар хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратып кабул ителә. Халкыбызның борынгы йола – бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү, балаларда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, бакчабызда “Карга боткасы” бәйрәме узды. Әлеге бәйрәм җырлар, шигырьләр, татар халык уеннары, кошлар турындагы белемнәрне ныгыту белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасында балалар белән бергәләп өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды
-
1 кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы. 23.04.2016

I нче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Тәрбияче Файзрахманова Рәфидә Рәфәгатовна уеннарның тәрбия чарасы булуын, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясавын, психик үсешенә ярдәм итүен, кечкенәдән алынган уен күнекмәләре балаларга тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итүен ассызыклап үтте. Әти-әниләр өчен презентация күрсәтелде.Әти-әниләр белән дидактик уеннар оештырылды.










