МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Ата-аналар контроле
03.03.2021
Бүген мәктәптә укучыларның кайнар ризык белән туклану сыйфатын тикшерүче чираттагы ата-аналар контроле эшләде. Әти-әниләр укучылар өчен пешерелгән кайнар ризыкны ашап карадылар, тиешле документларны тутырдылар.
В школе сегодня работала очередной родительский контроль по организации горячего питания. Родители попробовали обед, который был приготовлен учащимся, заполнили соответствующие документы.
-
Театр на английском языке
24.02.2021
Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган республикакүләм инглиз телендәге театр коллективлары фестиваль-конкурсының муниципаль этабында, бенең мәктәпнең "Елмаю" театр коллективы да катнашты. Укучылар инглиз теле укытучысы Шакирова Илсинә Илгиз кызы җитәкчелегендә Редьярд Киплингның "Маугли" әкиятен сәхнәләштерделәр. Төп рольләрне 5 нче сыйныф укучылары Ралинә Әдиятуллина, Ясминә Кәлимуллина һәм 6 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Гирфанова башкарды.
В муниципальном этапе республиканского фестиваля- конкурса школьных театральных коллективов "School performance" из нашей школы участвовал театралный коллектив "Елмай" ("Smile"). Под руководством учителя английского языка Шакировой Ильсины Ильгизовнаы обучающиеся поставили инсценировку сказки "Маугли" английского писателя Редьярда Киплинга. В главных ролях сыграли обучающиеся 5 класса Ралина Адиятуллина, Ясмина Калимуллина и ученица 6 класса Назиля Гирфанова.
-
Туган телләр айлыгына йомгак ясалды
20.02.2021
21 нче гыйнвардан 21 нче февральгә кадәр Республикабызда игълан ителгән "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан оештырылган "Туган телләр айлыгы" кысаларында уздырылган чараларга йомгак ясалды. Айлык дәвамында укучылар төрле ярышларда катнаштылар, шагыйрьләребезнең матур шигырьләрен укыдылар. Барлык катнашучылар арасында жюри җиңүчеләрне билгеләде. "Иң пөхтә укучы" - Гирфанова Нәзилә, Сафин Иршат; "Яшь рәссам" - Гирфанова Газизә; "Иң матур шигырь сөйләүче" - Шаһиев Ибраһим, Сафина Илсинә, Шагиахметова Ильвина, Сәйфетдинова Зәринә, Адиятуллина Мәрьям, Кәлимуллина Ясминә; "Яшь каләм тибрәтүчеләр" - Гирфанова Газизә, Адиятуллина Ралинә, Галиуллин Илназ мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Диктант на английском языке
19.02.2021
18 нче һәм 19 нчы февраль көннәрендә мәктәптә үткәрелгән республикакүләм гомуми белем бирү мәктәпләре өчен инглиз телендәге диктантта 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Диктант текстларын инглиз теле укытучысы Шакирова Илсинә Илгиз кызы укыды. Диктант укучыларның инглиз телен белү дәрәҗәсен анализлау максатыннан үткәрелде. Шулай ук, әлеге диктант укучыларда инглиз телен өйрәнүгә мотивация булдыруны да күз уңында тота.
18 и 19 февраля в Республиканском общешкольном диктанте на английском языке "Just a dictation" приняли участие обучающиеся 6-х и 9 -х классов. Тксты читала учитель английского языка Шакирова Ильсина Ильгизовна. Диктант проводился с целью анализа уровня владения английским языком, а так же поддержания мотивации обучающихся к активному изучению английского языка, формирования речевой этики обучающихся.
-
Парламент дәресе узды
18.02.2021
Бүген мәктәптә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Законнар кайда туа?" дигән темага парламент дәресе узды. Әлеге дәрес Татарстан Республикасында 2021 нче елны "Туган телләр һзм халыклар бердәмлеге елы"итеп игълан итү уңаеннан оештырылды. Әлеге дәрестә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дания Әкраметдин кызы Бәдретдинова катнашты.
Сегодня в школе для учащихся 5-9 классов прошел парламентский урок на тему "Где рождаются законы?", приуроченный к Году родных языков и народного единства в Республике Татарстан. На уроке приняла участие заместитель руководителя Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Дания Акрамутдиновна Бадрутдинова.
-
Гомер бәйрәмегез котлы булсын! 13.02.2021
Район даирәсендә, мәктәп коллективында, укучылар, әти-әниләр, авыл халкы арасында тирән ихтирамга лаек булган, озак еллар "Иске Чәчкаб төп мәктәбе"ндә директор вызыйфасын башкарган физика укытучысы Айдар Габделхак улы Хәсәновның бүген гомер бәйрәме - туган көне. Гаять әхлаклы, гадел, алдынгы карашлы, киң кырлы шәхес булган коллегабызны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Башкарган эшләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сегодня отмечает свой день рождения учитель физики Айдар Абдулхакович Хасанов, долгие годы исполнявший обязанности директора МБОУ "Старочечкабской школы". Мы от всей души поздравляем коллегу с праздником! Желаем ему крепкого здоровья, душевного спокойствия, семейного счастья, творческих успехов.
-
Медицина тикшерүе уздык 12.02.2021
Бүген район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга медицина тикшерүе уздырдылар. Педиатр, теш һәм күз табибларыннан торган врачлар командасы укучыларыбызның сәламәтлек төркемнәре, физкультура дәресләрендә шөгыльләнү өчен туры килгән төркемнәрен билгеләделәр, һәр укучыга үзләренең киңәш- тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Сегодня врачи центральной районной больницы провели медосмотр учащихся. Команда врачей, состоящая из педиатра, зубного и глазного врачей, определила группы здоровья и физкултурные группы учащихся.
-
Музейда кунакта! 09.02.2021
Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячеләре "Кайбыч төбәге музее"нда оештырылган, Казан шәһәренең "Муса Җәлил музей- фатиры"ның күчерелмә күргәзмәсенә экскурсиягә бардылар. Алар анда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган "Халкыбыз каһарманы" исемле әдәби- музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар.
-
Всероссийские спортивные игры
30.01.2021
27-28 января в школе прошёл 1-й этап Всероссийских спортивных игр школьников спортивных клубов. В рамках этих игр были проведены соревнования по бадминтону, баскетболу, настольному теннису, футболу, а так же весёлые старты.
-
Итоги предметных олимпиад 29.01.2021
2020-2021 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, фән олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. Шулар арасыннан, 8 нче сыйныф укучысы Мәрьям Әдиятуллина 3 фәннән җиңү яулады. Афәрин укучылар! Котлыйбыз!
Наша школа получила благодарность, как самая результативная школа Кайбицкого муниципального района РТ, которая по результатам доли имеет больше всего участниов, чем остальные школы нашего района в муниципальном этапе Всероссийской и республиканской олимпиады школьников по итогам 2020-2021 учебного года. Победных мест- 7, призовых мест - 7! Итоги муниципального этапа Всероссийской и республиканской олимпиады школьников в 2020-2021 учебном году.