МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Встреча с инспектором 21.06.2021
Главный специалист по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних отдела опеки и попечительства муниципального казеного учреждения Илюзя Сафина сегодня провела беседу на тему "Правила дорожного движения для велосипедистов" для детей пришкольного лагеря "Чишмэкэй". Так же с детьми повторили правила о ограничениях нахождения несовершеннолетних в общественных местах в ночное время без сопровождения родителей.
-
Аттестатлар тапшырдык 19.06.2021
Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 4 укучыбыз, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр.
Сегодня 4 выпускника нашей школы - 3 девочки и 1 юноша, успешно сдав все экзамены, получили на руки аттестаты об окончании основной школы. Поздравить их с этим радостным событием пришли родители, классный руководитель, первый учитель и учителя предметники. Все они поздравили учащихся с этим событием и пожелали им успехов в дальнейшей жизни.
-
Сегодня День России! 12.06.2021
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген - Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз! Бәйрәм белән Ватандашлар!
12 июня-особенная дата в истории нашей страны. Сегодня-День России! Этот день символизирует неразрывную связь с нашей Родиной, ее историей, настоящим и будущим. Мы искренне радуемся хорошим переменам в нашей стране, гордимся тем, что являемся гражданами такой великой державы, как Россия! С праздником соотечественники!
-
"Чишмәкәй" лагере ачылды 02.06.2021
Укучылар өчен бүген "Чишмәкәй" лагере үзенең ишекләрен ачты. Быел биредә 1-2 нче сыйныф укучылары- 12 бала ял итә. Тәрбияче апалары бик күңелле ял программасы төзегәннәр. Укучылар өчен әлеге лагерьдә бик күңелле булачак!
Сегодня для школьников открыл свои двери пришкольный лагерь "Чишмәкәй". В этом году здесь отдыхают учащиеся 1-2 классов - 12 детей. Воспитательницы составили очень интересную программу отдыха. Отдых будет очень интересным и веселым!
-
Балаларны яклау көне! 01.06.2021
1 нче июнь- Халыкара балаларны яклау көне! Әлеге дата уңаеннан, район үзәге Олы Кайбыч авылындагы Мәйданда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар өчен зур бәйрәм чарасы оештырылды. Укучылар өчен төрле күңелле уеннар, конкурслар оештырылды. Ел дәвамында төрле конкурсларда җиңү яулаган, актив укучыларны бүләкләү тантанасы да булды. 7 нче сыйныф укучысы Газизә Гирфанова әлеге чарада район башлыгы кулыннан төп документын - паспорт алды. Газизә шулай ук, әлеге бәйрәм кысаларында оештырылган "Яшь фотограф" конкурсында җиңүче булып танылды.
1 июня - Международный День защиты детей! В честь этой даты на Майдане села Большие Кайбицы было организовано большое праздничное мероприятие для учащихся школ района. Для учащихся были организованы веселые игры, конкурсы. Так же наградили учащихся- победителей различных конкурсов и соревнований. На этом мероприятии ученица 7 класса Азиза Гирфанова получила из рук главы района свой главный документ - паспорт. Азиза также стала победительницей конкурса "Юный фотограф", организованного в рамках этого праздника.
-
Табигатькә чыктык 26.05.2021
2020-2021 нче уку елының соңгы көннәре килеп җитте. Табигатьтә җылы, матур яз хакимлек итә. Әлеге матурлыкны якыннанрак күрү өчен бүген без укучылар белән табигатькә ял итергә чыктык. Елдагыча "Фрол кизләве" янында милли уеннар уйнадык, учакта бәрәңге пешереп ашадык, егетләр балык тоттылар, кызлар дару үләннәре җыйдылар.
Вот и настали последние дни 2020-2021 учебного года. В природе царит теплая погода. Сегодня мы с учащимися вышли на природу. Как и в прошлом году, возле "Фрол кизләве" играли в национальные игры, варили картошку на костре, мальчики ловили рыбу, девочки собирали лекарственные травы.
-
Соңгы кыңгырау- 2021 22.05.2021
Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2020-2021 нче уку елында безнең мәктәпне 3 кыз һәм 1 егет тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Хәялиев Р.Р., район мәгариф бүлеге методисты Зиядиева Л.Р., ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары, ә 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау көне белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
Сегодня во всех школах страны в знак завершения учебного года прозвенел последний звонок. В празднике Последнего звонка приняли участие заместитель главы района Хаялиев Р. Р., методист районного отдела образования Зияиева Л. Р., учителя-ветераны, родители. Все они поздравили учащихся с успешным завершением учебного года, а учащихся 9-х классов окончанием школы. На мероприятии также состоялась церемония награждения учащихся, которые в течение года защищали честь школы и района в различных конкурсах
-
Бөек Җиңүгә 76 ел! 09.05.2021
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 76 нчы тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чара булып узды. Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 2 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.
-
22 апрель - Җир көне! 22.04.2021
Ел саен 22 нче апрель көнне Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Җир ул безнең уртак уңайлы йортыбыз. Мәктәпкәчә белем бирү төркемендә балалар өчен Җир көне үткәрелде. Максаты- экологик белемнәрне киңәйтү.
По сложившейся традиции, сегодня в дошкольной группе проведено занятие, посвященное Международному дню Земли.
-
Наши успехи 19.04.2021
В V Республиканской историко- литературной конференции учителей и школьников имени Е.А.Боратынского "Научитесь любить" Хасанова Э.Г., учитель русского языка стала обладателем Диплома II степени в номинации "Мастер класс", а её ученица Гирфанова Азиза получила сертификат участника в номинации "Я возвращуся к вам". Ученица 6 класса Гирфанова Назиля стала призером заочного этапа Филологической олимпиады для школьников 5-11 классов "Юный словесник". Наставник Хасанова Э.Г..