МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Соңгы кыңгырау! 25.05.2019

25 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә шатлыклы да, сагышлы да булган соңгы кыңгырау бәйрәме узды.
Соңгы кыңгырау бәйрәмен, балачак белән саубуллашу дип әйтсәк дөресрәк булыр. Һәркем үз гомерендәге әлеге мизгелне күңелендә йөртә. Чәчләренә ап-ак бантлар кадаган кызлар, аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме..алар янәшәсендә, "балам кай арада буй җиткән" дип каушап, шул ук вакытта моңсуланып калган әти-әниләр...Болар барысы да мәктәп елларының матур бер хатирәсе булып калачак.
Менә инде мәктәп тагын бер чыгарылышын олы тормыш юлына озатырга җыена.Быел алар дүртәү. Шул уңайдан оештырылган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме аерым бер җылылык, ихласлык һәм тантана шартларында үтте.
-
Куркынычсыз каникуллар 23.05.2019

"Куркынычсыз каникуллар" акциясе дәвам итә.Шул уңайдан сыйныф җитәкчеләре укучылар белән класс сәгатьләре, әңгәмәләр уздыралар.Укучыларга төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаталар,юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр.
-
Шатлык көне 18.05.2019

19 май - Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә иде. Соңгы елларда бу бәйрәмне "Шатлык көне" буларак үткәрү матур традициягә әйләнде.Укучылары быел бу бәйрәмне мәктәп янындагы яшел аланда үткәрде. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә төрле уеннар уйнап күңел ачты, җырлар башкарды, үзләре алып килгән тәм-томнар белән бергәләп сыйландылар.
-
"Синең сайлау"/"Твой выбор"профилактик чарасы 16.05.2019

Буген сыйныф җитәкчеләре террочылык,экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик чара буларак сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.7 нче сыйныфта "Бәхет ачкычы синең үз кулыңда"дигән темага лекөия-әңгәмә дә бик эчтәлекле узды.
-
"Россия суы" акциясе 15.05.2019
2019 елның 15 маенда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Экология» милли проекты кысаларында сулыкларны һәм аларның «Россия суы»ярларын чүп-чардан чистарту буенча гомумроссия акциясе үткәрә.Чара сулыклар ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны үстерү һәм Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү максатында үткәрелә.Мәктәбебез укучылары да әлеге акциядә активлыкларын күрсәтеп Мөрәле авылы территориясендә урнашкан чишмәләрне чистарттылар. -
Уважаемые коллеги! 13.05.2019

Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует вас о том, что Советом Федерации Федерального Собрания Российской Федерации проводится Всероссийский опроспедагогических работников начального общего, основного общего и среднего общего образования, целью которого является выявление мнения педагогического сообщества относительно проблемы высокой бюрократической нагрузки на учителей и мер, необходимых для снижения ее уровня.
Онлайн-голосование доступно на сайте телеканала Совета Федерации «Вместе-РФ» до 31 мая 2019 года по ссылке: http://vmeste-rf.tv/channel/vote_project/
-
Бөек Җиңүгә 74 ел 09.05.2019
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул. Дүрт күз белән зарыгып көткән көн. Күпме кайгы, югалтулар аша илгә шатлык алып килгән көн.Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмгә быел 74 ел! Шушы бәйрәм уңаеннан, б, 8 май көнне,авылыбызның мәдәния каршындагы һәйкәл янында 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. . Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып колонна белән бардылар. -
Балаларны яклау көне 03.05.2019

Район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, укучыларның гражданлык оборонасы буенча әзерлекләрен тикшерү максатыннан мәктәптә "Балаларны яклау көне" үтте. Укучылар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклый белүләре буенча теоретик һәм практик биремнәргә җавап бирделәр. Төрле ярыштыларда катнаштылар,кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр.
-
"Яхшылык классы.Безнең заман геройлары" 02.05.2019
2 нче май көнне мәктәбебездә, "Яхшылык классы. Безнең заман геройлары" Гомумроссия акциясе кысаларында һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан "Безнең заман геройлары" дип исемләнгән дәрес узды. Әлеге чараның максаты: укучыларда “Җиңү көне” бәйрәме, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы яшь патриотларның үлемсез батырлыгының бөеклеге, XXI гасыр геройлары турында күзаллау формалаштыру. Балаларда Ватанга мәхәббәт формалаштыруга, ватан - пәрвәрлек хисләрен үстерүгә, үз Ватаннары өчен җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә йогынты ясау. -
"Игелекле шимбә" акциясе 29.04.2019
Бүген фельдшер Сибгатова Ф.Ф. Һәм Шәрәфиева Л.Ә. укучыларга "Игелекле шимбә" акциясе кысаларында донорлар көне турында бай эчтәлекле мәгълүмат бирделәр. Алар укучыларыбызга донорларның кем булуы, кеше тормышын саклап калуда донорларның роле, донор булган кешегә кан яисә плазма бирү зыянлымы икәнен аңлатты. Укучыларны киләчәктә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кеше язмышына битараф булмаска, донор булудан курыкмаска өндәделәр.












