Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
“Тынычлык күгәрчене” 22.09.2019
Кошман мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе булып узды. Бөтен дөньяда тынычлыкны саклау максатыннан уздырылган акциядә укучыларыбыз актив катнаштылар. Алар шарларга бәйләп, шатланып очырган ак күгәрченнәр, җир йөзенә тынычлык теләп, зәңгәр күккә юл алды. Әлеге кәгазь күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда армый-талмый эшләгән әби-бабайларның исемнәре язылган иде. Күкләребез һәрчак аяз булсын! -
"Милләтләр кроссы-2019" 21.09.2019
«Милләтләр кроссы-2019» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2019» республика массакүләм ярышлары түбәндәге максатларда үткәрелде: - хезмәт ияләрен, укучы яшьләрне һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү; - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; - физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру.«Милләтләр кроссы-2019» 21нче сентябрьдә безнең мәктәптә дә үткәрелде. Укучылар,укытучылар бу кросста актив катнаштылар. -
Мәдәни көндәлек тапшыру 20.09.2019
Мәктәбебездә Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Ә проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. -
Гомуми ата-аналар җыелышы 16.09.2019

Бүген мәктәбебездә 2019-2020нче уку елының беренче гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта яңа уку елына ата-аналар комитеты сайланды.5 сыйныф җитәкчесе Насретдинова Алия Авхадулла кызы “Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”дигән темага доклад укыды.Җыелышка район үзәк хастаханәсенең участок педитры Мингазов Идрис Бахтиёрович чакырулы иде.Ул узенең чыгышында грипп авыруларының килеп чыгышы һәм аннан ничек саклану юллары турында сөйләде.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәмидуллина М.С.һәм мәктәп директоры Гиниятуллин Ф.Ф. мәктәптәге тәрбия һәм уку буенча уңышлар турында сөйләделәр.Кайбер проблемаларга тукталдылар.Ата-аналарны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
Гөлләр күчерәбез. 14.09.2019
Гөлләребез җәен мәктәп бакчасын бизәсәләр,кышын сыйныф булмәләрендә ямь бирәләр.Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, укучылар яран гөлләрен тәрәз төбенә куяр өчен чүлмәкләргә күчерәләр. -
Гриппка каршы прививка. 13.09.2019
Көннәр суыткан саен салкын тиюләр көчәя.Грипп афәте дә ерак йөрми.Татарсанда гриппка каршы вакцинацияләү бара.Авылыбыз фельдшерлары укучыларга,укытучыларга ,мәктәп хезмәткәрләренә грипптан прививка ясадылар. -
Сәламәт булыйк! 12.09.2019
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл,-ди,халык.Шуны истә тотып,укучыларыбыз көнне иртәнге зарядкадан башлыйлар. -
Уңыш бәйрәме 12.09.2019
Бакчалардан барлык уңышлар җыелып бетте.Инде бәйрәм итсәк тә була. Әйе,бүген бездә Уңыш бәйрәме. Көн кояшлы,җылы. Агачлар ,әйтерсең , көзге матур,сары,кызыл,чуар күлмәкләрен кигәннәр. Бәйрәмебез шушы табигать кочагында узды.Бәйрәмдә ике команда ярышты.Ярышта күмердә бәрәңге пешерү,өстәл сервировкалау,көзге мода,җыр-биюләр һ.б.булды.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Балалар шат,канәгать булып калдылар. -
Тату сыйныф серләре 08.09.2019
Мәктәбебездә ата-аналар комитеты арасында оештырылучы “Тату сыйныф серләре” дип аталган республика бәйгесенең мәктәп туры узды.Бу конкурста Вилданова Ләйсән Хәбир кызы җитәкләгән 8 сыйныф әти-әниләре һәм укучылары беренче урынны алып район этабына чыктылар. -
Игелеклелек ярминкәсе 08.09.2019
“Мәрхәмәтлелек”акциясе кысаларында мәктәптә “Игелеклелек ярминкәсе”узды











