Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Яшь гвардиячеләр слеты. 09.11.2019

9 ноябрьдә Казан югары танк команда училищесында Татарстан Республикасында "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слетын ачу тантанасы булды.Бу слетта безнең укучыбыз да катнашты.
-
Җәлил укулары 08.11.2019

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, быел беренче тапкыр Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә. 8 -ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбендә әлеге бәйгенең район туры узды. Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелгән чарада мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы да катнашты. Тырыш кызыбыз 3 урынны яулады.
-
Педсовет 05.11.2019

Бүген мәктәбебездә укытучыларның беренче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет булды. Сыйныф һәм фән укытучылары отчёт бирде.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2019

-
Имтиханнарга ззерлек 30.10.2019

Бүген көзге каникулның беренче көне булуга карамастан,9 сыйныф укучылары хаман парта артында.Эйе, алар бердәм дәүләт имтиханнарыа әзерләнәләр.Математика укытучысы Алия Авхадулловна белән алар вакыт узып киткәнен дә сизмиләр.
-
Олимпиаданың мәктәп этабы тәмам 29.10.2019
Сентябрь ахыры һәм октябрь ае буенча мәктәпләрдә Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы узды.Бугене линейкада мәктәп этабында югары баллар җыючы укучыларны котладылар. -
"Юнармия" слеты 26.10.2019

26 октябрьдә "Экология, мәдәният, мәгариф "мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "Юнармия" җирле бүлекчәсенең IV слеты үткәрелде. Бу көнне районның 17 отрядыннан, мәктәп этабы олимпиадасында 1, 2, 3 урыннарны яулаган яшь армиячеләр, Россиянең Хәрби тарихын белү буенча олимпиаданың муниципаль этабында катнаштылар. Олимпиадада катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.
-
Әфганчы Фәнис Миннуллинга элмә такта. 25.10.2019
Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгәндә яу кырында ятып калган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә. Узган ел яу кырында башын салган Миннуллин Мансур истәлегенә куелса, бүген, Әфганнан исән-сау кайтып, әмма 2010 елада авырудан вафат булган, авылдашыбыз Миннуллин Фәнис яшәгән йортка истәлек элмә такта куелды. Бу чарада бик күп кунаклар,әфганчылар,авылдашлар,мәктәп коллективы катнашты. Укучылар һәм яшь армиячеләр матур чыгыш ясадылар. -
“Дети и техника” конкурсы 24.10.2019

Мәктәптән тыш “ЭКО” үзәгендә техника иҗаты көненә багышланган “Дети и техника”муниципаль конкурсы узды.Безнең мәктәптән 6 сыйныф укучылары Садриев Г.,Саттаров И., Шәрәфиева А. дан торган команда уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Мостай Кәримгә-100 яшь 24.10.2019
2019 нчы елның 20 нче октябрендә татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист Мостай Кәримнең тууына 100 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан, 23 нче октябрьдә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә, 7-8 нче сыйныф укучылары катнашында “Мостай Кәримнең тууына 100 яшь” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Резеда Мингазиз кызы укучыларны Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты, әдипнең китаплары белән таныштырды. Укучылар Мостай Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән матур җырлар тыңладылар, Хәсән Туфанның Мостай Кәримгә язган хатларыннан өзекләр тыңладылар. Кичә әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына карата викторина сорауларына җавап биреп тәмамланды.











