Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Халыкара пешекчеләр көне 21.10.2019

Бүген -21 октябрь Халыкара пешекчеләр көне. Мәктәп коллективын һәм укучыларын үзенең тәмле ризыклары белән сыйлаучы Гимиева Гөлфинә Хәлим кызын һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сиңа рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
-
Ата-аналар җыелышы
19.10.2019
Бүген мәктәбебездә 9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды.Җыелышта имтиханнарга әзерлек торышы турында сүз алып барылды. Мәктәп директоры Ф.Ф.Гиниятуллин, укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Сабирова, имтихан фәннәре укытучылары чыгыш ясады. Класс җитәкчесе А.С.Кадыйрова балаларның иминлеген саклау буенча үз фикерләрен җиткерде. Һәм бергәләп эшләргә чакырды.
-
Татарча диктант. 19.10.2019

“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узды.Бу акциягә безнең мәктәп тә кушылды. Акциядә 30 кеше катнашты. Өлкән сыйныф укучылары белән укытучылар да, авылыбыз кешеләре дә язды диктантны.
-
Бассейнда 17.10.2019

-
Туган як музеенда 16.10.2019

-
Агач утырттык 08.10.2019
Мәктәбебез укучылары һәм яшь армиячеләр “Җиңү урманы”, “Урман көне”акциясенә кушылып авылыбыз һәйкәле янында, мәктәп территорияләрендә агач үсентеләре утырттылар. -
Укытучылар көне 05.10.2019
Укытучы – дөньяны танып-белергә омтылучы балаларның керсез, пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән-газиз әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче, психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!Мәктәбебез укучылары Вилданова Динә Рәшит кызы һәм Кадыйрова Айгөл Сәлимулла кызы җитәкчелегендә ветеран һәм мәктәп укытучыларын бәйрәм белән котладылар. -
Цифрлы тапшырулар буенча сыйныф сәгате 03.10.2019
2019 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Шул уңайдан мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре уздырыла. -
Көзге ярминкә 29.09.2019
Якшәмбе көнне безнең мәктәп коллективы “Көз бүләкләре-2019”ярминкәсендә катнашты. Кайбыч халкы өчен мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә үстерелгән көзге уңыш тәгъдим ителде. Укытучыларның,укучыларның һәм әлбәттә әти-әниләребезнең хезмәтен район җитәкчелегеннән торган комиссия югары бәяләде.Төп мәктәпләр арасында безнең мәктәп беренче урынны яулады. -
Әлифба китабы белән танышу. 27.09.2019
Мәктәбебездә 1 - 3нче сыйныфлар өчен Әлифба китаплары белән танышу кичәсе узды.Кичәне башлангыч сыйныф укытучылары һәм китапханә мөдире уздырды.Укучылар төрле елларда басылган әлифба китаплары белән таныштылар.Р.Миңнуллинның “Хәрефләр әлифбасы” китабыннан матур шигырьләр укыдылар.











