Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 88 учащихся / 88 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Яфраказык хәзерләдек 18.06.2014

17 июнь көнне мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүчеләр авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән яфраказык хәзерләргә бардылар. Көн дәвамында барлык коллектив членнары да бик тырышып эшләделәр. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар. Яфраказык хәзерләү буенча мәктәпкә йөкләнгән план үтәлде.
-
Лагерьда әтиләр көне 14.06.2014

15 июнь-Халыкара әтиләр көне. Шул уңайдан лагерьга йөрүче балалар һәм аларның әтиләре белән футбол турниры оештырылды. Балалар әтиләренең портретларын ясадылар. “Әти-безнең терәгебез” дигән темага әңгәмә үткәрелде.
-
Сабан туе –хезмәт туе 09.06.2014

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабан туе карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Дәртле һәм күңелле Сабан туе бәйрәме тормышыбызга ямь өсти, игелекле гамәлләргә рухландыра. 8 июнь көнне Кошман авыл җирлегендә дә Сабан туе гөрләп узды. Авыл халкын, кайткан кунакларны котларга район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы да килгән иде.Мәйдан иртәдән үк гөрләде. Уеннарның ниндие генә юк: көянтә чиләк белән су ташу, аркан тартышу, биек баганага менү, капчык сугышы... Сабан туен оештыруда мәктәп коллективы да зур тырышлык күрсәтте.Һәр кеше үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарды.
Кошманда Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды.
-
"Кояшкай" лагере эшли башлады
09.06.2014
Җәйге каникуллар башланды. Каникуллар башлану белән мәктәптә "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры да эшли башлады. Бу лагерьның максаты балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, әхлакый культраны тәрбияләүне дәвам итү. Лагерьга 25 бала йөри. Күңелле яллар сезгә, балалар.
-
Балаларны яклау көнендә 03.06.2014

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары 2 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көненә багышланган активистлар слётында катнаштылар. Слётта 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан “Юность России” Бөтенроссия фотоконкурсында эше “Иң яхшы 10 эш” номинациясенә кергән өчен Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Балалар тантаналы сбордан соң төрле милли уеннарда катнаштылар, ял иттеләр.
-
Сугыш ветераны янында 31.05.2014

8 нче сыйныф кызлары Хәмидуллина Әдилә, Гарифуллина Чулпан 4 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Саттарова Гүзәл белән берлектә авылыбызда яшәүче бердәнбер исән калган сугыш ветераны Җиһаншин Хәсән ага янына бардылар. Олы яшенә карамыйча, безнең белән аралашып, сөйләшеп утырды ул.
Хәсән абыйның яшьлеге сугыш чорларына туры килә. Күпне күрергә туры килә аңа. Сугыш хатирәләрен дә еламыйча сөйли алмады ул безгә.
Ә балаларның сораулары шактый җыелган икән. Бер- бер артлы “Сугыш дусларыгызны хәтерлисезме?”, “Сезне сугышта яраладылармы?”, “Нинди сугыш коралы белән көрәштегез?”, “Танк күргәнегез бармы?”, “Сугышка киткәндә ничә яшь иде?” дип, Хәсән абыйга сораулар яудырдылар.
8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан
-
Уку елы тәмамланды 30.05.2014

Бүген мәктәптә соңгы уку көне. Көн дәвамында сыйныф җитәкчеләре классларда җыелышлар үткәрделәр. Аннары укучылар, укытучылар йомгаклау линейкасына җыелды. Линейкада төрле оештыру мәсьәләләре каралды , уку елы нәтиҗәләре әйтелде, актив укучыларга Грамоталар бирелде. Укытучыларга, барлык мәктәп хезмәткәрләренә, укучыларыбызга файдалы, күңелле яллар, саулык-сәламәтлек телибез.Без укучыларыбыз белән саубуллашмыйбыз, аларны мәктәп лагеренда көтеп калабыз.
-
Мәктәпкә солдатлар килде 28.05.2014

Авылыбызның бер төркем егетләре Ватан алдындагы бурычларын Россия Армиясе сафларында үтиләр. Менә алар - Габитов Илназ, Гатиятуллин Зөлфәт, Сәгъдиев Динар, Садриев Булат, Сираҗиев Фаил, Гатауллин Динарлар. Май ахырында Сәгъдиев Динар, Садриев Булат, Сираҗиев Фаил исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайттылар. Кайткан солдатларыбызның һәрберсе диярлек туган мәктәбен күреп, укытучылар, хезмәткәрләр һәм укучылар белән күрешеп, хәл белеп китәләр. Егетләребезнең, аларның ата-аналарының, туганнарының шатлыкларын без дә уртаклашабыз. Хезмәтләрен дәвам итүче солдатларыбыз белән дә куанычлы күрешүләр насыйп булсын!
-
Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” яңгырады 24.05.2014

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз…
Ул гаҗәеп моңсу сагышлы…
Шундый көн бу — олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны…Бүген, матур яз көнендә “Соңгы кыңгырау”багышланган тантаналы линейка булды. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр, соңгы тапкыр алар өчен мәктәп кыңгыравы яңгырады. Шатлыклы да,чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш башлана. 9 ел рәттән алар олы тормыш юлына үзләренең өлкән дусларын озатып калдылар, ә бүген үзләре мәктәп белән саубуллашалар. 9 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлады. Алар сыйныф җитәкчеләре Насретдинова Алия белән бу бәйрәмгә бик тырышып хәзерләнделәр. 9 нчы сыйныфларның чыгышы барыбызны да дулкынландырды. Аларга имтиханнарын яхшы тапшыруларын һәм исәнлек-саулык телибез.
-
Шатлык көне күңелле үтте 19.05.2014

Мәктәптә бүген Шатлык көне булып узды. Традиция буенча бу көнне без авылыбызның Сабан туе урынына барып, балалар белән Кече Сабан туе үткәрәбез. Быел да шул традициягә тугрылыклы калдык. Укытучылар укучылар белән төрле уеннар оештырдылар, балалар концерт номерлары күрсәттеләр. Бер җиңүче дә бүләксез калмады. Бүләкләрне спонсорыбыз, “Заман” оешмасы җитәкчесе, Җәләлиев Р.Г. мулдан алган иде. Балалар һәр бүләккә куандылар. Соңыннан укучылар ял иттеләр, аннары барыбыз да учакта пешкән тәмле уха һәм кайнар самовар чәе белән сыйландык.











